Яшәү яме биреп күңелләргә,
Гөрләвекләр ага урамда,
Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә,
Тургай җырын җырлый тугайда.
Киек казлар кайта тезелешеп,
Сыерчыклар кайта авылга,
Елга буйларында тал яшәрә,
Сандугачлар кайта талына.
Сандугачым кайтты талларына,
Кәккүк килеп кунды каршыма,
Шундый матур гүзәллеккә карап,
Яшәргә, дип йөрәк талпына.
Эх, яшисе иде бу дөньяда,
Шушы матурлыкка сокланып,
Тыңлар идем кошлар тавышын мин,
Хәйран калып, туктап, тын калып.
Аллаһыга мең-мең рәхмәт әйтәм,
Шушы матурлыкны биргәнгә,
Гүзәллекне күреп, бу дөньяда
Кеше булып җирдә йөргәнгә.
Минәсма ХӘЙРУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 704