Роль женщины и семейных ценностей обсудят на KazanForum / KazanForum 2024 икътисади форумында сәясәттә хатын-кызның роле турында сөйләшәчәкләр

Безымянный8Президенты Ассоциации женщин Африки и Международного форума БРИКС примут участие в «женском треке» экономического форума KazanForum, где обсудят вопросы роли женщины в политике, традиционных семейных ценностей в развитии экономики, сообщает оргкомитет форума.

Международный экономический форум России и стран Организации исламского сотрудничества «Россия – исламский мир: KazanForum» пройдет в Казани 14-19 мая.
«Трек «Женский взгляд» на ХV международном экономическом форуме «Россия – исламский мир: KazanForum» соберет на своей площадке известных зарубежных спикеров из почти 80 стран мира. В треке планируют принять участие президент Международного форума стран БРИКС Пурнима Ананд (Индия), президент Ассоциации женщин Африки, мэр города Афанлум Мейанге Эпсе Ноа Мраи Анжель (Камерун)», — говорится в сообщении.
Ожидается, что в течение трех дней, с 15 по 17 мая, эксперты обсудят такие темы, как «Роль женщины в политике», «Традиционные семейные духовные ценности — ресурс развития экономики», «История успеха: личный опыт», «Исламская мода: национальные мотивы и аксессуары», «Женщины за здоровое общество: передовые идеи, проекты, технологии, объединяющие страны».
В организации трека принимают участие Евразийский женский форум, Союз женщин России, объединение женщин-депутатов «Мэрхэмэт – Милосердие» в парламенте Татарстана. Площадку «Женского взгляда» ежегодно готовят по-особенному. К примеру, в 2023 году стенды были декорированы живыми цветами. А на KazanForum-2024 павильон превратят в зал библиотеки, что символично, ведь Россия признана одной из самых читающих стран мира.
Также в рамках форума пройдет конференция «Роль всемирного культурного наследия ЮНЕСКО в устойчивом развитии регионов», заседание группы стратегического видения «Россия – исламский мир», международная выставка «Russia Halal Expo 2024″, международная торговая ярмарка Kazan Halal Market.
Международный экономический форум России и стран ОИС «Россия – исламский мир: KazanForum» проводится в столице Татарстана с 2009 года и является площадкой для укрепления торгово-экономических, научно-технических, социальных и культурных связей России и стран Организации исламского сотрудничества. Указом президента РФ с 2023 года форум получил федеральный статус. Оргкомитет форума возглавляет вице-премьер РФ Марат Хуснуллин.
ria.ru

***

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV Халыкара икътисади форумында «Хатын-кыз карашы» трегы үз мәйданчыгына дөньяның 80гә якын иленнән танылган чит ил спикерларын җыячак.

Тректа БРИКС илләре Халыкара форумы президенты Пурнима Ананд (Һиндстан), Африка Хатын-кызлары ассоциациясе президенты, Афанлум шәһәре мэры Мейанге Эпсе Ноа Мари Анжель (Камерун), Kanzi Raghda Taryam брендына (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) нигез салучы һәм аның креатив директоры, Samira Maatouk Samira Maatouk йорты (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре — Ливан) хуҗасы һәм рәисе һ.б. катнашырга ниятли.

Экспертлар өч көн дәвамында, 17-18 майда, «Хатын-кызның сәясәттәге роле», «Традицион рухи гаилә кыйммәтләре – икътисадны үстерү ресурсы», «Уңыш тарихы: шәхси тәҗрибә», «Ислам модасы: милли мотивлар һәм аксессуарлар», «Хатын-кыз сәламәт җәмгыять өчен: алдынгы идеяләр, проектлар, технологияләр, берләштерүче илләр» кебек темалар хакында фикер алышачак. Трекны оештыруда Евразия хатын-кызлар форумы, Россия Хатын-кызлар берлеге, Татарстан Дәүләт Советындагы «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.

Шулай ук форум кысаларында «ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле» конференциясе, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы, «Russia Halal Expo 2024» Халыкара инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе, Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе була.

KazanForum 2024 икътисади форумы 14-19 майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үтә. Анда катнашу өчен чараның рәсми сайтында теркәлергә кирәк. 2023 елда РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә KazanForum ел саен ТР башкаласында узачак.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, форумда 80нән артык илнең вәкилләре катнашырга теләк белдергән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 663

Комментирование запрещено