Мөгаллим истәлегенә

FuB2Pwn4DkYПедагог һәм мәшһүр укытучы Юныс Зәбих улы Зөлкәрнәев үткән елның 8 апрелендә 88 яшендә вафат булган иде. Ул 1935 елның 12 ноябрендә Куйбышев өлкәсенең Яңа Буян (хәзерге Елховка) районы, Мулла авылында колхозчы гаиләсендә туган.

1947 елда туган авылындагы башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлагач, укуын Тупли авылы җидееллык мәктәбендә дәвам итә. 1955 елда Камышлы татар педагогия училищесын тәмамлагач, 1958 елга кадәр Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә хезмәт итә. Аннан кайту белән Мулла авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять (обществоведение) фәннәрен укыта башлый. Шул ук вакытта, читтән торып, Куйбышев дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый.

1965 — 1999 елларда Юныс Зәбихович Мулла авылы мәктәбе директоры булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы — 43 ел.

Гомере буе Юныс Зәбихович туган ягы тарихын өйрәнде, Мулла авылы тарихы буенча җыйган язмалары тарихчы Шамил Галимовның 2009 елда басылып чыккан «Мулла авылы тарихи очерклары» китабын язганда авторга ярдәм иткән иде.

Аның күпсанлы Мактау кәгазьләре арасында ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы, «Хезмәт ветераны» медале, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе дә бар. Самара өлкәсе Мәгариф министрлыгы Зөлкәрнәевны күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләкләгән.

Юныс Зәбих улы тәрбияләгән укучылар илебезнең төрле почмакларында авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләренең төрле тармакларында эшлиләр, мөгаллимнәрен тыйнак һәм игелекле, үз эшен яхшы белүче профессионал, таләпчән һәм оста җитәкче иде дип искә алалар.

Юныс Зәбиховичның күңелендә лирика да булган. Соңгы елларына кадәр эчтәлекле шигырьләр язды, гармунда уйнады, умартачылык белән шөгыльләнде. Якташлары, укучылары, “Бердәмлек” өлкә татар газетасы белән тыгыз бәйләнештә булып, һәр нәрсәгә үз позициясен әйтеп бирә белгән лаеклы гражданин иде ул. Барыбызга да аның тормыш юлы үрнәк булып калсын.

Әмир ХАСЬЯНОВ.

«Бердәмлек»

Просмотров: 762

Комментирование запрещено