Гаилә — ул ил терәге!

cxvPKA4eLZQ19 апрельдә Камышлы район үзәгендә урнашкан китапханәдә Рәсәй күләмендә үткәрелеп килүче «Гаилә елы-2024“ дигән мәдәни чара узды.

Район авылларыннан килгән 7 гаилә төрле бәйгеләрдә катнашып, шигырьләр сөйләделәр, сәхнә әсәрләре күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Ахырдан һәр гаилә төрле номинациядә Мактау кәгазьләре  һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

WjSvGUP3BfEvaHjgHte2Uk

Иске Ярмәк авылын бу бәйгедә  Кәримовлар  гаиләсе тәкъдим итте. 

Ccy62g7gyHg XUx-h_92nEk

Яна Ярмәк авылыннан Хәмидуллиналар гаиләсе катнашты.

Бу бәйгене авыл  китапханәчеләре оештырды. Аларга гаиләләребез исеменнән зур рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә.

ROGxw3HJ-hQ gqH6BeenzOc vazs4xBVLfQ 1Rei7He7hSk vQXS-dKWAB8 cxvPKA4eLZQ

Иске Ярмәктән Рамил КӘРИМОВ,  Яңа Ярмәктән Рузалия ГАФУРОВА.

 Камышлы районы.

Просмотров: 708

Комментирование запрещено