Юмартлыгының чиге юк, риясыз күңеленә барысы да сыя…

1 Дания Тулова

Дания Тулова

Үзең укыган мәктәпкә
Ярдәм иттең иң элек.
Мәдрәсәгә күп булыштың,
Гөрләп эшләсен, диеп.
Күңел төпкелләрең тирән,
Изгелектә уйларың.
Тик бәхет китерсен сиңа
Һәр туачак таңнарың.
Хәер-сәдака өләшеп,
Киңәя торсын колачың.
Һәрчак чәчәккә күмелсен
Ярдәмчел киң кочагың.
Син кылган изгелекләрне
Бармак җитми санарга.
Синдәй кешеләр барында
Гали үсә, яңара!

Шушы матур шигъри юлларны Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Саимә апа Морзаханова үзенең авылдашы – Дания Әсхәт кызы Туловага (кыз фамилиясе – Хәсәншина) багышлап язган.

Әлеге шигырьнең һәр сүзенә мөһер сугарлык! Чыннан да, Дания ханымның игелекле гамәлләрен дә, аның күркәм сыйфатларын да санап бетерерлек түгел. Гали авылының һәр кешесе язмам герое турында бары тик җылы хисләр белән, рәхмәт белдереп сөйли.

Хәйриячелек инде күптән Дания Тулованың — яшәү рәвешенә, ә “мәрхәмәтлек кыл” сүзләре аның тормыш шигаренә (девиз) әйләнгән. Гомумән, миһербанлы милләттәшебез, бихисап изге эшләр башкарып, олы хөрмәткә, мактауга, соклануга лаек булып гомер кичерә. Акча-малын, шәригать кушканча, хәерле нәрсәләргә кулланудан ләззәт алып, сөенеп, Аллаһы ризалыгы өчен башкаларга ярдәм итә ул.

???????????????????????????????

Дания Тулова

Дания исеме гарәпчәдән “танылган, күренекле, данлы” дип тәрҗемә ителә. Әйе, шәфкатьлелеге, мәрхәмәтлелеге белән дан тота Дания апа. Кешегә хас булган асыл сыйфатларның берсе — юмартлык аның канына сеңгән. Димәк, ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре исемлегендә. “…әүвәл юмартлар Җәннәткә керсеннәр…”, — дип әйткән бит Раббыбыз. Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.: “Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган Җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр…”, — дигән.

Әйтергә кирәк, Дания Тулова никадәр юмарт булса, шулкадәр тыйнак та. “Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен” дигән гыйбарәне истә тотып яши ул. Кылган игелекләре хакында сөйләргә яратмый. Аның сокланырлык күркәм эшләре турында без башкалардан ишетеп кенә беләбез.

Менә үзе белән әңгәмә оештырырга теләгәч тә, милләттәшебез ипле генә итеп сүзне башкага борырга тырышты. Шуңа күрә мин аны яхшы белгән кешеләргә, авылдашларына мөрәҗәгать итәргә булдым. Алар да: “Әйе, Дания ханым искиткеч тыйнак ул, әмма үрнәк йөзеннән аның турында, игелекле гамәлләре хакында башкалар да белсә, яхшы булыр иде”, — диделәр.

Газиз әнисе - Нәҗибә ханым

Газиз әнисе — Нәҗибә ханым

Дания апа 1959 елда Әсхәт һәм Нәҗибә Хәсәншиннар гаиләсендә туа. Гали авылының гүзәл табигате кочагында иркәләнеп, саф чишмә суларын эчеп, затлы нәселдә төпле тәрбия алып үсә ул.

Мәктәпне тәмамлагач, кыз Куйбышев шәһәренә укырга китә, биредә заводта да эшләп ала. Ә 1978 елда гомерлек мәхәббәтен – Рөстәм исемле җитез, уңган, булдыклы егетне очрата. 1981 елда өйләнешеп, яшьләр Түбән Варта (Нижневартовск) шәһәренә юл алалар. Анда аларның кызлары Алия туа. Биредә яшәгәндә Рөстәм эшләгән дә, укырга да өлгергән әле.

Тора-бара, 90нчы елларда, Туловлар үз бизнесларын булдыралар. Рөстәм Американың Нью-Йорк шәһәрендә дә компаниясен ача.

Эшне күбесенчә ире алып бара. Ә Дания, үзенең ныклы терәге, саклаучысы-яклаучысы булган хәләл җефетенә тулысынча ышанып, аңа һәрвакыт ярдәмгә килеп, гаилә учагының җылысын саклый, өй хуҗалыгы белән шөгыльләнә, кызлары Алияне тәрбияли.

95нче елда алар Түбән Вартадан Мәскәүгә күченәләр, ә Америкага эш буенча барып-кайтып кына йөриләр. Кызлары Алия исә Лос-Анджелес шәһәрендә яшәп укый.

Рөстәм белән Дания, миһербанлы, киң күңелле кешеләр буларак, хәләл малларыннан өлеш чыгарып, хәйрия эшләре белән шөгыльләнәләр, туганнарына да, чит-ят кешеләргә дә булышалар алар.

Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, кадерләп, бик матур тормыш алып барганда, кызганыч ки, бу гаиләнең бәхет күген кара болыт каплый. Рөстәм авырый башлый, Лос-Анджелес шәһәрендә дә дәвалана ул. Күңеле яхшыга өметләнсә дә, аек акыл белән тәкъдире җитүен аңлаган ир хатынын бизнес серләренә төшендереп калдырырга тырыша.

Бик иртә, дәрт-дәрманны җигеп, гөрләтеп тормыш көтәр, яшьнәп яшәр чагында, 44 яшендә, якты дөньядан китеп бара Рөстәм. Аның вафатына быел 20 ел тула. 23 ел бергә яшәгән булалар Туловлар.

Нишлисең бит, язмышлардан узмыш юк шул. Дания ханым Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынауны, Раббыбыз кушканча, сабырлык белән кабул итеп, яшәешен дәвам итә.

Татар җанлы Дания апаның күңеле милләттәшләренә, үз халкы мохитенә тартыла, һәм ул, Мәскәүдән күченеп, рухи мәркәзебез – Казанда төпләнергә була.

Иренең эшен үз кулларына алып, аны үстерү өчен зур тырышлык куя һәм бүгенге көндә уңышлы эшмәкәр хатын-кызлар исемлегенә керә Дания ханым.

Әлбәттә инде, бизнесны тәвәккәл, башлы, хезмәт сөючән, булдыклы, үҗәт кешеләр генә алып бара алалар. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә Дания апага бу сыйфатларны мул итеп биргән. Һәм милләттәшебезнең башкаларга карата кылган игелекле гамәлләре, юмарт булганы өчендер инде Раббыбыз аны Үз ярдәменнән ташламый.

Һичшиксез, кешедәге сыйфатларны, иң беренче чиратта, әти-әнисе, әби-бабалары тәрбияли. “Үскәнендә ни күрсә – очканында шул булыр”, дип юкка гына әйтмәгән бит инде татар халкы.

Әйткәнемчә, Дания ханым – затлы нәсел җимеше. Аның борынгы бабалары (предки) да гыйлемле, халык арасында абруйлы, хөрмәтле кешеләр булганнар. Әти-әнисен дә төпле, бик ярдәмчел, тырыш кешеләр буларак тасвирлыйлар.

Әсхәт белән Нәҗибә Хәсәншиннардан йорт аша гына яшәгән Саимә Морзаханова алар турында түбәндәгеләрне сөйләде:

“Әсхәт абый да, Нәҗибә апа да балачактан нужа күреп үскәннәр.

Әсхәт абый биш яшеннән апасы Сәгыйдә белән ятим калган. 1933 ел – иң авыр, ачлык-ялангачлык чоры. Көн күрүе кыен булган.

Әсхәт беренче сыйныфны да тәмамлый алмаган, чөнки аның моңа мөмкинчелеге булмаган. Ашамлык, кием, ягулык юк. Ятимлекнең ачысын үзе генә белгәндер инде. Ә кырыс сугыш хәлне тагын да авырайткан.

Әсхәт абый бик чибәр кеше, аның күзләре дә көлеп тора иде. Әти-әнисез үскәнгә, күңеле тулып ташыгандыр инде, ул моңланып җырларга ярата иде.

Нәҗибә апа Яңа Мансур авылында туып-үскән. Җиде сыйныфны тәмамлагач, вербовка буенча Куйбышев шәһәренә эшкә киткән. Сугыш вакытында траншеялар казу кебек авыр эшләрне башкарган ул. Ә туган авылына әйләнеп кайткач, почтага урнашкан. Кырларда печән дә чапкан, колхозда да көч түккән.

Өйләнешкәч, Әсхәт һәм Нәҗибә Хәсәншиннар Сәгыйдә апалары белән 12 ел бергә яшәгәннәр. Аннан соң, үзләренә йорт сатып алып, башка чыкканнар. Аралары ерак булмаганга, гел күрешеп, аралашып торганнар.

Дания-ханым (уңда) һәм аның  сеңелесе Наҗия

Дания-ханым (уңда) һәм аның сеңелесе Наҗия

Яшь гаиләдә аллы-артлы балалар туган: Дания, Минәхсән, Наҗия, Рәфкать.

Әсхәт абый гомере буе фермада терлекчелектә эшләгән. Ә Нәҗибә апа колхоз кырларында чөгендер үстергән.

Авылыбыз колхозы районда алдынгылар сафында булды. Бездә җитештерелгән агач кашыклар Германиягә кадәр җибәрелә иде, тегү һөнәрханәбез дә тирә-якта дан тотты. Нәҗибә апа башкалар белән бергә тырышып эшләде: кашыклар да ясады, җәймәләр дә текте, ә җәен кырларда бил бөкте. Намуслы хезмәте өчен ул бик күп мактаунамәләргә, бүләкләргә лаек булды. Ә инде Әсхәт абыйның медальләре санап бетергесез!

Әсхәт әфәнде 1992 елда вафат булды. Хәләл җефете белән алар 36 ел бергә гомер иткәннәр.
Раббыбызга шөкер, бүгенге көндә 90 яшьлек Нәҗибә ханым, гыйбадәтләрен үтәп, бәхетле картлыгы өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, тәүфыйклы балалары, оныклары булуына сөенеп яши.

Әнисе һәм туганнары белән

Әнисе һәм туганнары белән

Дания сеңелесе Наҗияне дә, Минәхсән, Рәфкать энеләрен дә, иренең туганнарын да үзе янына, Казанга урнаштырды. Туганлык җепләре нык, бергәләшеп, ярдәмләшеп гомер итәләр алар”.

Гали авылының ветеран укытучысы Суфия апа Сәлимова язмам герое турында:

“Ул безнеке, безнең кеше!
Гамәлләренә таң калам,
Юмартлыгының чиге юк,
Күңел киңлегенә сокланам!” – дигән шигъри юллар язган. Аңардан да мин авылдашы турында сораштырдым.

“Дания миннән бер яшькә генә кече, бергә үстек, бергә кич чыгып йөрдек.

Энем Хәйдәр белән бер сыйныфта укыдылар алар. Кара бөдрә чәчле, чибәр, нәфис кыз үзенә җәлеп итеп тора иде.

Тугызынчы класста укыганда, Хәйдәр, аягын сындырып, озак вакыт мәктәпкә йөри алмады. Шул вакытта Дания аның янына һәр көнне килеп йөрде, өй эшләрен әзерләргә булышып, укытучылар белән элемтәдә тотып, уку елын тәмамларга ярдәм итте. Аның матурлыгына гына түгел, тыйнаклыгына да сокланып кала идек.

Мәктәпне бетергәч, төрлебез төрле якка таралышып яши башладык. Берникадәр вакыт Дания турында: “Отрадный егете Рөстәмгә кияүгә чыккан”, “Мәскәүдә яши, туганнарына булыша”, “Бик бәхетле, хәлле һәм ярдәмчел икән” дигән хәбәрләр ишетелеп торды.

Шул заманда ук, авылыбызның Түбән оч мәчете төзелгән вакытта, мәхәлләнең акчасы бетеп, эшләр туктала гына, дигәндә, алар ире Рөстәм белән зур акчалар бирделәр. Мәхәллә картлары, бик шатланып, төзү эшләрен дәвам иттеләр. Ә мәчет ачу тантанасында бу мәрхәмәтле затларга догалар кылып, үзләренә бүләккә Коръән биргәннәр иде. Рөстәм аны бик сөенеп кабул иткән, изге китапны кадерләп саклап тоткан икән. Әле аннары, инде ире үлгәч, Дания Түбән оч мәчетен тулысынча төзекләндерүгә матди ярдәм күрсәтте. Гыйбадәтханәбез сокланып туймаслык булып, Казанның затлы мәчетләренә охшап калды.

Инде шул вакытлардан алып, бүгенге көнгә кадәр Дания ханым, авылыбызның, гомумән, татар халкының җәмәгать тормышына башы белән чумып, мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләргә булыша, чишмәләр торгызуга күп көч куя.

Шуны әйтәсем килә, юмартлык сыйфаты Даниягә һавадан төшмәгән, ул якташыбызның нәселеннән килә. Мин, авылдашым үтенече буенча, аларның нәсел-ыру шәҗәрәсен төзедем. Аның ата-бабалары дини, гыйлемле, ихтирамлы кешеләр булганнар.

Әйтик, Әсхәт абыйның атасы — Гайҗан бабай гарәп графикасын, фарсы телләрен белгән. Ә аның хатыны Зәрига күренекле муллалар тәрбияләгән затлы нәселдән булган. Алар матур гаилә корганнар, күршеләренә, туганнарына карата бик ярдәмчел, намуслы, гади, эшчән, пөхтә кешеләр булып авылдашлары хәтерендә калганнар.

Әсхәт абый белән Нәҗибә апа турында да җылы сүзләр генә ишетергә туры килә.

Аларның күршесе, мәрхүм Әминә апа Гыйсмәтуллина: “Әсхәт сабыр, ярдәмчел, эчкерчез кеше иде. Бик матур яшәделәр алар. Хатынын шулхәтле яратты, хөрмәт итте, сокланмыйча мөмкин түгел инде!

Нәҗибә дә — бик уңган, чиста-пөхтә һәм гадел хатын. Уллары-кызларына лаеклы тәрбия бирделәр алар. Бөтен балалары да эшчән, булышучан, тәртипле булып үстеләр.

Без күршеләрем белән бер гаиләдәй яшәдек. Сыенып та, ышанып та, таянып та була иде үзләренә. Өйдә тавыш-фәлән чыкса, әнием белән Әсхәтләрдә куна идек. Бер сәкегә дүрт балалары да, әнием дә, мин дә сыйдык. Мунчага да аларга йөрдек.

Бездә сыер юк иде. Сөт кирәксә, һаман да шул ук күршеләремә чабып керәм. Беркайчан да кире борып җибәрмәделәр, беркайчан да юк, дип әйтмәделәр.

Инде хәзер балалары мине зурлый. Гаетләрдә барысы да киләләр, хәер-сәдакаларын җибәреп торалар. Аллаһының рәхмәтләре яусын үзләренә” — дип, догалар кылып утыра иде.

Даниянең үзенә килгәндә исә, чын шәхесләргә генә хас булган сыйфатлар чагыла аңарда: акыллы, нык холыклы, һәрвакыт ачык йөзле, үзен гади тота, беркайчан буш сүз сөйләми, кешеләрне тыңлый-ишетә белә, күңел күзе белән күрә ала. Тыныч, ипле, төпле. Бәләкәйдән үк тыйнак, ярдәмчел, кешелекле булды ул. Беркем белән дә талашмас, каршы сүз әйтмәс иде.

Менә шундый изге күңелле кеше Дания ханым. Хәләл малыннан татар җәмәгать эшләренә дә, мәчет-мәдрәсәләргә дә, мәктәпләргә дә, картлар йортларына да, мохтаҗларга, ятимнәргә дә, үзенең гаиләсе, туганнарына да мул итеп өлеш чыгара. Юмартлыгының чиге юк, риясыз күңеленә барысы да сыя. Әмма игелекле эшләрен күрсәтеп, алар турында сөйләп йөрергә яратмый ул. Әле күбесен без, авылдашлары, белеп тә бетермибез.

Әйе, Дания кебек шәхесләр турында туктамыйча сөйләргә була. Авылыбызны нык күтәрде ул. Аның күңел киңлегенә сокланам мин”, — дип сөйләде Суфия апа.

Гали авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, ветеран мөгаллимә Кәүсәрия Шәйхетдинова:

“Дания — йомшак күңелле, бик тә ярдәмчел кеше, ә инде тыйнаклыгына исләрең китәр!

Аның әти-әнисе дә шундыйлар. Берәрсенә булышырга кирәксә, Әсхәт абый, бөтен эшен ташлап, ярдәмгә чаба торган булган. Әйе, үзләрендәге күркәм сыйфатларны дүрт балаларында да тәрбияли алганнар алар.

Татар җанлы Дания ханым ана телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә мөкиббән, халкы белән горурлана. Кызында да шундый ук хисләр тәрбияләгән, хәзер ике оныгының күңеленә дә милли мирасыбызга мәхәббәт сеңдерә.

Даниянең күркәм холкын башкаларга үрнәккә куярлык. Оялчан, кешелекле, миһербанлы, беркайчан да беркемне тәнкыйтьләмәс, һәрвакыт түземлек күрсәтер. Аның белән аралашуы бик рәхәт, үзеннән илһам, көч, куәт аласың.

Тыйнак кына яши, киенүе дә шундый, үзен күрсәтеп йөрергә яратмый.

Җирдә мәш килә инде ул. Бакчасында ниләр генә үстерми, агачларның да нинди генә төре юк анда! Яшелчәләр, җиләк-җимешләрдән кышкыга төрле кайнатмалар, салатлар әзерләп куя. Уңган кеше һәрьяклап булдыра инде ул, дип әйтәсем килә.

Дания туып-үскән авылы өчен җан атып яши, аны бик ярата, якын күрә, язмышы, киләчәге өчен ихластан борчыла. Балалар күп булсын, авыл яшәсен иде, дип тели ул. Шалтыраткач, һәрвакыт Галидәге хәлләр, мәктәп тормышы, кешеләр турында җентекләп сораштыра.

Ә инде аның авылыбыз үсешенә керткән өлеше бәяләп бетермәслек! 2010 елда беренче Бөтенроссия авыл Сабан туе бездә уздырылды бит. Аңа ничек итеп әзерләнгәнебезне күз алдына китереп буладыр. Елга буйларын чистартырга, агачлар утыртырга, мәртәбәле кунаклар өчен мул табыннар корырга, гомумән, санап бетермәслек зур-зур эшләр башкарырга туры килде. Дания ханым Тулова да, әлбәттә, бу хезмәттән читтә калмады, матди яктан зур булышлык күрсәтте. Моның өчен өлкәбез губернаторы Владимир Артяков тарафыннан Мактаунамә белән дә бүләкләнде ул.

Үз акчасына өч катлы мәктәбебезгә капиталь ремонт ясатты. Диварлардагы штукатурканы кирпечкә кадәр куптарганнар иде бит, галәмәт булды ул ремонт! Идәннәрне, түшәмнәрне яңадан ясадылар. Бинаның тышкы ягы да яңартылды, җылытылды. Утүткәргечләрне, сигнализация системасын алмаштырдылар һәм башкалар, һәм башкалар. Моңардан тыш, уку йортына бик күп җиһазлар да алып бирде бит әле Дания.

Мәктәп йортын тимер койма белән тотып, балалар мәйданчыгы ясатты, агачлар кайтартып, җимеш бакчасы булдырды, ашханәсен төзекләндереп кенә калмыйча, тулысынча яңа кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Бу эшләрдә аның энесе, төзелеш буенча бик яхшы белгеч Минәхсән иң беренче киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә булды.

Мәдәният йортын, балалар бакчасын, музеебызны яхшыртырга булышты. Мәдрәсә-мәчетләргә дә аның ярдәме гел тиеп тора, төрле чаралар оештырганда катнашмыйча калмый ул. Сәхнәләрдә чыгыш ясаучы балаларыбызга, авылыбызның “Мирас” фольклор төркеме артистларына милли киемнәр тектерер өчен тукымалар, читек-туфлиләр сатып алды. Оста куллы авылдашыбыз Флюра апа Низамова үзешчәннәребезгә күз явын алырлык костюмнар тегеп бирде.

Дания ханым үз авылын гына түгел, каената-каенанасының туган авыллары Мунчәлине дә онытмый, гомумән, Татарстанда да хәйриячелек белән шөгыльләнә. Аның ярдәмендә республиканың Югары Ослан районында урнашкан картлар йорты төзекләндерелгән, заманча җиһазландырылган.

Минтимер Шәймиев Дания Тулованы бүләкли

Минтимер Шәймиев Дания Тулованы бүләкли

Рөстәм Миңнеханов Дания ханымга җылы сүзләрен җиткерә

Рөстәм Миңнеханов Дания ханымга җылы сүзләрен җиткерә

Дания Тулова төрле елларда “Ел иганәчесе” исеменә лаек булып, аңа Татарстан Җөмһүриятенең беренче Президенты Минтимер Шәймиев та, бүгенге Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз куллары белән күкрәк билгесе белән диплом тапшырганнар.

Хәер, якташыбыз кылган игелекле эшләрнең барысын да санап бетерерлек түгел. Раббыбыз үзенә савапларын кайтарсын, изге ниятләрен тормышка ашырырга насыйп итсен иде. Без барыбыз да аңа бик рәхмәтлебез”.

Дания апаның классташы, якын иптәше Әлфия Зарипова түбәндәгеләрне сөйләп үтте:

“Дания белән без бер сыйныфта укыдык, бик тату идек, һәм шушы дуслыгыбыз бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Ул тыңлаучан бала булып үсте. Сер тотучан, үз сүзендә тора, вәгъдәсен үти, бөтен нәрсәне төптән уйлап эшли, бик шәфкатьле.

Балачактан ук бер-беребезгә ярдәм итешә идек — дәресләр әзерләгәндә дә, имтиханнар биргәндә дә, өй, йорттагы эшләрне башкарганда да.

Без дүрт иптәш, ике кызыбыз — Самарда, Дания – Казанда, мин Гали авылында яшим бит инде. Өчәү җыенып, Даниягә кунакка китәбез. Ул безгә шәһәрне күрсәтә, яхшылап кунак итеп җибәрә. Менә, Аллаһы теләсә, җәен тагын барырга дип ниятләнеп торабыз әле.

Мин сыйныфташларымның әти-әниләре белән элемтәдә торам, күрешергә, хәлләрен белергә баргалыйм. Даниянең әнисе – Нәҗибә апа белән дә, чәйләр эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз без.

Дания үзе дә искиткеч әйбәт холыклы, кызы Алия дә тәүфыйклы, тәрбияле, тырыш. Ике югары белем алган ул. Йосыф исемле акыллы егеткә кияүгә чыгып, ике малай тапты. Әниләренең күңелен күреп, хөрмәт күрсәтеп яшиләр.

Дания авылга кайткан көн минем өчен зур бәйрәм инде. Сөйләшеп, сүзләр бетмәде, серләшеп, серләр кимемәде, дигәндәй, озаклап аралашып утырсак та, һаман да безгә вакыт җитми. Яшь чаклардагы кызыклы хәлләрне барлап, көлешеп тә куябыз, тормыштагы авыр вакыйгаларны искә төшереп, елашып та алабыз.

Аллаһыга шөкер, еллар узган саен дуслыгыбыз ныгый бара, аңлашып, бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшибез.

Минем ирем юк. Балаларымның туйларын уздырганда да Дания миңа бик булышты.

Туганнарына да искиткеч мөнәсәбәт күрсәтә, үзләрен кадерли, матди яктан да, рухи яктан да хуплап, ярдәм итеп тора.

Сыйныфташым турында сөйләгәндә, хәтта тәннәрем чемердәп китә – шулкадәр әйбәт кеше, шулкадәр тугры, ышанычлы иптәш ул. Аның кебекләр тормышта сирәк очрый.

Дустыма барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, үзенә бәхетле гомерләр насыйп булсын”.

Гали авылы башлыгының урынбасары Зәйтүнә Газизуллина:

“Без Дания белән күршеләр. Мин аңардан өч яшькә олырак. Бергә уйнап үстек, кызлар булып җитешкәч, клубка бергә йөрдек.

Кечкенәдән җаваплы, тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде Дания. Гаиләдә иң олы бала буларак, өй-йорт эшләренең күбесе аның өстендә булды, сеңел-энеләрен дә карады.

Без кырда чөгендер утаган инәкәйләребезгә ярдәм итәргә бара идек. Шунда Дания минем белән ярыша-ярыша эшли һәм уздырып та китә иде әле. Хезмәт белән чыныгып үсте ул.

Аның белән хәзер дә аралашып яшибез, шалтыраташабыз. Без берничә тапкыр Казанга кунакка да бардык. Үзе авылга кайткан саен күчтәнәчләрен китермичә калмас.

Дания бик әйбәт, ипле, гадел. Сабыр кеше, безне дә түземле булырга өйрәтә.

Кызганыч, ире генә яшьли китеп барды, бик яхшы торалар иде.

Әниләре Нәҗибә апаны кадер-хөрмәттә яшәтәләр алар. Әле Дания, әле сеңел-энеләре кайтып, барысын да эшләп китәләр. Йорты шау чәчкәдә утыра. Газиз инәкәйләрен яхшылап тәрбиялиләр. Нәҗибә апаны авылдашлары да ихтирам итә. Шундый тәүфыйклы балалар үстергән, зур хәрефтән язарлык, сокланырлык Ана ул.

Дания туган җире Галинең үсешенә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга олуг өлеш кертә. Фельдшер-акушерлык пунктына ремонт ясатты, авылда юл салуда да булышты. Өйләре янган, авыр тормышлы кешеләргә, авыруларга да аның зур ярдәме тия. Вакытын да, малын да кызганмый.

Даниядәй якты күңелле, олы йөрәкле шәхесләр булганда, дөнья ямьләнеп китә. Үзенә дә, якыннарына да рәхәт, матур тормышларда яшәргә насыйп булсын”.

Менә шундый гаҗәеп шәхес буларак тасвирладылар миңа Дания апа Тулованы. Аның кебек кешеләргә карата ихтирам, соклану, рәхмәт хисләре уяна. Аллаһы Тәгалә җир йөзенә шундый бәндәләрне башкаларга үрнәк булыр өчен дә яралта торгандыр.

Дания ханым Тулова турында аның авылдашлары сөйләгән сүзләрне ишеткәч, әйтерсең лә туган ягыңны тагын да ныграк ярата башлыйсың, башкаларга тагын да ныграк ярдәм итәргә, үзеңдә мөмкин кадәр күбрәк күркәм сыйфатлар тәрбияләргә телисең.

“Туып-үскән җирем миңа шулкадәр якын, Галине бик сагынам, аннан көч алып китәм. Әнием исән вакытта, туган йортта ямь барында рәхәтләнеп кайтам әле”, — ди Дания апа үзе газиз авылы турында.

Тормышыннан да канәгать булып яши ул:

“Аллаһыга мең шөкер, эшем уңышлы, әнием исән-сау, кызым белән бер дулкында, туганнарым, дусларым белән аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Үземне бәхетле, дип саныйм.

Хыялланып яшим. Хыялсыз кеше – канатсыз кош. Хыялларым күп минем. Мәсәлән, авылдашларым бер-берсен аңларга тырышып, бердәм булып, бер-берсенә булышып, хөрмәт итеп гомер итсеннәр, һәркем булдыра алганча авылыбызны күтәрергә тырышсын иде. Менә шунда эшләребез җиңел барыр, үзебез көчле булыр идек, сүзебез дә үтәр иде”.

8 9 10

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №1 (42), 2024 ел.

Просмотров: 703

Один комментарий

  1. Аллахынын ряхмяте яусын Даниябезгя!