“Эшемне яратып эшләдем”

QUF2K8F1KhAПочтальон эше авыл кешесе өчен бик тә мөһим ул. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату — һәммәсе дә почта аларның кулы аша уза.

Почта хезмәткәрләре кышкы салкыннарда да, җәйге кызуларда да, көзге һәм язгы яңгырлы көннәрдә дә гел юлда. Авыр сумкаларын күтәреп өйдән-өйгә йөриләр, әле генә табадан төшкән газета-журналларны өләшәләр. Аларның үз хезмәтләрен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышып торабыз, рухи азык туплыйбыз. Почтальон эше моның белән генә чикләнми: пенсияләрне дә алар тарата, коммуналь түлүләрне алар үткәрәләр, өйдән чыга алмаган картларга шикәрен-чәен дә китереп бирәләр…

Почтальон сумкасы җиңел булмаса да, 30 ел буе Гали авылы халкына хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан Сәкинә Мөхәррәм кызы Гәрәева әле дә: “Уз эшемне яратып эшләдем,” — ди. Язмыш бит ул адәм баласын кайларда гына йөртми, тормышында нинди генә борылышлар китереп чыгармый! Татарстанның кечкенә генә бер авылында туып үскән кыз, Похвистнево районындагы Гали авылына килен булып төшкән кеше ул. Булачак тормыш иптәшен ул Мактама кирпеч заводында эшләгәндә очрата. Гали авылы егете Камил Мөхәммтгәрәй улы белән гаилә корып, иренең туган ягына кайтып төпләнәләр, җиң сызганып өй төзергә тотыналар. Бер-бер артлы өч балалары дөньяга килә — Радик, Гөлнара һәм Нәфис ата-ана кочагында тәгәрәшеп үсеп килгәндә, Камил авырып китә һәм гүр иясе була. Төзелеп бетмәгән өй, берсеннән- берсе кечкенә балалар белән калган хатын тормышны дәвам итәргә кайдан көч алгандыр? Сәкинә сыгылса да, сынмый, чөнки балаларны аякка бастырырга кирәк бит. Ә булышырга кеше юк, үз туганнары да ерак яшиләр шул.

Берничә ел үтеп, хатынның йөрәк яралары бераз басылгач, Рәшит Фәрзетдин улы тол хатынга сүз куша. Күренеп тора: Сәкинә уңган-булган, тәрбияле хатын. Ике ялгыз тормыш юлыннан бергәләшеп атларга карар кылалар…

Шул вакыттан бирле бик күп сулар агып киткән. Балалар тулы гаиләдә үсеп, зур тормыш юлына аяк басканнар.

— Әлхәмдулиллаһи, балаларым тәртипле булдылар, барысы да урнашкан. Радик Бөгелмә лицеенда укыды, аннан соң Казан гуманитар институтында белем алды. Бөгелмә лицеенда укытучы да, директор да булып эшләде, хәзер инде Түбән Кама лицеенда укыта. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр.

Гөлнарабыз гаиләсе белән Похвистневода яши, өч балалары. Олы оныгым Миләүшә Самарада яши инде, медик. Кече улыбыз Нәфис –хәрби хезмәттә. Бер ел элек авыр хәсрәт кичердек — киленебез вафат булды. Кечкенә кызчыгыбыз әнисез калды. Хәзерге вакытта Нәфисебез Мәскәүдә хәрби академиядә укый.

Балаларыбыз хезмәткә өйрәнеп үстеләр. Авыл җирендә башкача булмый да. Әти-әниләре көне буе эштә бит.

Мин почтага эшкә кергәндә бик борчылган идем. Балалар кечкенә иде әле. Нинди генә эшкә урнашсаң да, башта югалып каласың, булдыра алырмынмы, кешеләрнең ышанычын аклармынмы, дип борчыласың. Ул елларда газета-журналлар, хисап документлары арасында күмелеп калгандай хис итә идек үзебезне, чөнки халык газета – журналларны күп итеп яздырып ала иде.

Почта хезмәткәре эшенең нечкәлекләрен үзләре генә беләләрдер: документ эшен дә вакытында эшләргә, газета-журналларны да таратып өлгерергә кирәк, пенсия өләшкәндә бигрәк тә игътибарлы булу мөһим. Бу очракларда гаилә әгъзаларының теләктәшлегенә, ярдәменә таянырга туры килә. Шулай күмәкләшеп эшләгәндә, тормыш авырлыклары сизелмичә генә үтеп китә.

Гаиләдә дә шулай бит: Сәкинә белән Рәшит тә аңлашып, бер-берсенә ярдәм итешеп яшәмәсәләр, шушы хәтле озын гомер юлын тату гына үтә алмаган булырлар иде.

- Эштә төрлесе була бит инде, — дип искә ала Сәкинә Мөхәррәмовна. — Өйгә бик соң кайткан вакытлар да булгалады. Эшебез газета-журнал тарату белән генә чикләнми: пенсияләрне таратабыз, халыккның коммуналь хезмәт өчен квитанцияләрен һәм башка төрле түләүләрне үткәрәбезз. Андый чакларда вакыт белән исәпләшмисең бит инде. Ә абыегыз мине көтеп тормый, үз эшеннән кайту белән өй- йорт эшләрен эшләп куя. Аның хезмәте дә җиңелләрдән түгел иде — механизатор булып эшләде. Колхоз таралгач, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр ферма сакчысы вазыйфасын башкарды.

Сәкинә Мөхәррәм кызының эшен авылдашлары да хөрмәт белән искә алалар:

— Сабыр, уңган, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара, йөзендә һәрвакыт елмаю. Аның белән аралашу үзе бер рәхәт, — дип искә алалар галилеләр ачык йөзле һәм ягымлы сүзле почтальоннарын..

Димәк, Сәкинә ханымның җылы куллары авыл халкына хатлар, басма матбугат хәбәрләрен генә түгел, күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да таратып йөргән. Бүгенге көндә дә ул авылдашлары, күршеләре, туганнары белән яхшы мөгаләмәдә. Рәшит Фәрзетдин улы белән йортларында мал- туар, кош-корт асрыйлар, бакчада яшелчә үстерәләр, кунакка кайткан балаларын каршы алып, кунак итеп, якты йөз белән озатып калалар. Олыгайган көнне шулай эшли алу зур бәхет инде ул. Киләчәктә дә аларга исәнлектә-саулыкта, намазаларын укып, изге теләкләрен теләп, кешеләр белән аралашып яшәргә насыйп булсын иде.

QUF2K8F1KhA

 Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 687

Комментирование запрещено