Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз.
Без Сезне Самара өлкәсе татарларының ихтирамын яулаган шәхес буларак беләбез, хөрмәт итәбез. Төзелеш тармагында яулаган зур казанышларыгызга милләтебезнең иҗтимагый, рухи тормышында актив эшләвегез дә өстәлә. Сез күп еллар татар газеталарына, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә, “Яктылык” мәктәбенә, мәчетләргә һәм башка милли җәмгыятьләргә зур ярдәм күрсәттегез һәм хәзер дә күрсәтәсез.
Киләчәктә дә бу хезмәтегез дәвамлы булып, динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 1351