Халыклар бердәмлеге көне белән! / С Днем народного единства!

4-nov11-1Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! 

Россия Федерациясе өчен чагыштырмача яңа булган бу бәйрәм бик зур тарихи һәм рухи мәгънәгә ия. Безнең халкыбыз моннан дүрт йөз ел чамасы элегрәк чит ил баскынчыларыннан Ватаныбызны коткарып калу хакына берләшә алган. Россиянең бәйрәмнәр календаренда – бердәмлек көче белән илебезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап кала алган бабаларыбызның бөек батырлыгын бөтен халык тарафыннан тану һәм ихтирам итү көне бу. Илебезнең язмышы белән эчкерсез кызыксыну, аның тарихи үткәненнән тагын бер якты сабак алу омтылышы дәлиле бу. Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык-татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле була алуыбызны искәртә. Халыклар бердәмлеге Россия Федерациясенең төп милли идеясе, аның куәте һәм иминлеге нигезе булды һәм шулай булып кала. Читать полностью

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Язкәр улы УРАЗАЕВка!

KSF_3848Хөрмәтле Фәрит әфәнде! 

Өлкәбездә эшләп килүче «Туган тел» татар оешмасы, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе исемнәреннән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез – милләттебезгә тугрылыклы хезмәт итүче. Җир шары буйлап таралган милләттәшләребез өчен шактый күп эшләр башкарасыз. 

Сезгә, батыр йөрәкле фидакарь милләттәшебезгә, киләчәктә дә яңа уңышлар,  хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телим.

 

Ихтирам белән И.Г.ШӘКҮРОВ, 

Самара өлкә «Туган тел» татар оешмасы Президенты,

Самара өлкә татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе.