Самар губерна Думасының элеккеге депутаты Гомәр Зөфәр улы ВӘЛИТОВка — 70 яшь!

iХөрмәтле Гомәр әфәнде!

Өлкә «Туган тел» татар оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз уңаеннан тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Без Сезне зур тәҗрибәле сәясәтче, шулай ук кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Өлкәбез үсешенә, милләтебез иминлегенә  күпьяклы хезмәтегезне керттегез. Татар җәмәгатьчелеге берләшмәсе эшендә күрсәткән даими ярдәмегез өчен Сезгә бик рәхмәтлебез.  Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Зур бүләгебез – хөрмәтебез!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1839

Один комментарий

  1. Афәрин! Кушылабыз тәбрикләүләргә!