“Саксофон – ир-атлар инструменты” дигән стереотип яшәп килсә дә, миңа калса, ул хатын-кызларга да бик тә килешә! Бу музыка коралында уйнаучы Эльвина да минем фикерем белән тулысынча риза. “Саксофон – нәфис күңелле хатын-кызларның нечкә хисләрен күрсәтеп, аңлатып бирә алучы инструмент ул”, — ди язмам герое.
20 яшьлек Эльвина Марат кызы Хәлимуллина – Самарның Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге “Идел” татар эстрада халык ансамбле музыканты. “Идел”дә инде бик күп еллар синтезаторда уйнаучы, шәһәребезнең шактый татарларына таныш булган Лилия Хәлимуллина-Абдуллинаның кызы ул. Аңа нәкъ әнисе тылсымлы музыка дөньясына юл ачкан да инде.
Эльвина сигез ел музыка мәктәбендә укыган. Анда башта — флейтада, аннары саксофонда уйнарга өйрәнгән.
Быел ул Самарның Д.Г. Шаталов исемендәге музыка училищесын тәмамлаган. Биредә, саксофоннан тыш, кларнетта да уйнаган. Өстәмә инструмент буларак фортепианоны үзләштергән.
- Ни өчен нәкъ саксофонны сайлап алдың. Ул сиңа нәрсәсе белән ошады? – дип кызыксындым Эльвинадан.
- Беренчедән, бу — бик матур инструмент. Икенчедән, аңардан авазлар җиңел чыга, көйләр аһәңле, үзенчәлекле, күңелләргә үтеп керерлек итеп яңгырый. Аннары, саксофонның мөмкинлекләре бик киң. Бу коралда классик музыка да, эстрада әсәрләре дә, джаз, фолк, блюз да башкарырга була.
- Ә синең күңелеңә кайсы стиль якынрак?
- Классик әсәрләрне училищеда укыганда бик күп уйнадым, хәзер эстрада белән джазга өстенлек бирәм.
- Саксофонда уйнарга өйрәнү авыр булдымы?
- Теләсә кайсы музыка коралында уйнарга өйрәнү ансат түгел инде ул. Беренче вакытларда, әлбәттә, авыррак булды. Гәрчә, әйтик, флейта, труба кебек инструментларга караганда, саксофонда уйнау җиңелрәк.
Хәзер мин, осталыгымны тагын да үстерү, камилләштерү йөзеннән, шәхси дәресләр алам. Бер урында туктап торырга ярамый, югарыдан-югары күрсәткечләргә омтылырга кирәк.
- Музыка дөньясында уңышларга ирешер өчен нинди сыйфатлар таләп ителә дип саныйсың?
- Иң беренче чиратта, әлбәттә инде, зур теләк булу мөһим. Тырышлык, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, үҗәтлекһәм үз-үзеңә ышаныч та кирәк.
- Саксофонда уйнарга теләсә кем өйрәнә аламы?
- Әлеге дә баягы, һаман да шул теләк кирәк. Әлбәттә, әз генә булса да, моң сәләте дә таләп ителә. Музыкаль грамотаны үзләштерергә һәм бертуктаусыз, тырышып, күп итеп шөгыльләнергә дә шөгыльләнергә. Чөнки иң баштан яхшы нигез салсаң, аннары бу уңышлы нәтиҗәләргә китерәчәк.
- “Моң җаннан ярала” дигән гыйбарә белән килешәсеңме?
- Әйе, һичшиксез, шулай! Бу турыда шагыйрә Нәҗибә Сафина үзенең бер шигырендә бигрәк хак, күркәм сүзләр язган:
“Баш ватмасын галимнәр дә,
Гадиләр дә аңласын:
Җанны — моңнан, моңныҗаннан
Аерырга калмасын”.
Саксофонда мин онытылып, бөтен йөрәгемне биреп уйныйм. Моң күңел түремнән агыла. Син тамашачыларга әйтерсең лә ниндидер бер тирән эчтәлекле хикәя сөйлисең, саксофон авазлары аша хис-тойгыларыңны җиткерәсең. Һәм, әйтергә кирәк, алар ихласлылыкны бик яхшы сизәләр.
- Кәефең начар булса, бу саксофон яңгырашында чагыламы?
- Тамашачы алдына чыкканда артистлар, музыкантлар начар кәефне дә, бөтен проблемаларын, мәшәкатьләрен дә сәхнә артында калдырырга тиеш. Кешеләр бит безнең сытык чырайга карарга түгел, ә ләззәт, шатлык алырга киләләр. Һәм, йөрәгеңдә ут янса да, сиңа, моны белгертмичә, тамашачыларга ачык йөз күрсәтергә кирәк.
- Эльвина, “Идел” ансамблендәге иҗат юлың ничегрәк башланып китте?
- Биредә мин тумыштан, дисәң дә ярый (елмая). Әнкәй мине кечкенәдән репетицияләргә, концертларга үзе белән алып бара иде. Төркемдәге иҗат юлым исә бер 10 яшьләремдә җырчы буларак башланып китте. Аннары блокфлейтада уйнадым. Соңрак инде саксофонга күчтем.
Гомумән, “Идел” эшчәнлегендә гаиләбез белән катнашабыз без. Әнкәй – синтезаторда, бертуган сеңелем Алсу, минем кебек, саксофонда уйный. Икетуган абыем Салават җырлый. Ул – ансамбльнең популяр җырчысы Миләүшә Хәлимуллина-Минибаеваның улы.
- Саксофонда нинди татар җырларын башкарасың?
- “Күбәләк”, “Чияләр”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Кил син”, “Тала, тала”. Хәзер Хәния Фәрхинең “Әлдермешкә кайтам әле” җырын өйрәнеп маташам.
- Авыл тамашачылары алдында да чыгыш ясаганың бар икән. Алар саксофонны ничек кабул итәләр?
- Кызыксыну күрсәтәләр. Әмма Мидхәт абыйның гармуннарын ярата төшәләр (көлә). Чынлап әйткәндә, авыл халкына, әлбәттә инде, гармун көе якын. Бигрәк тә Мидхәт абый Әминовның искиткеч таланты беркайчан да берсен дә битараф калдырмый. Осталарның остасы, югары дәрәҗәле артист ул. Иҗади юлымдагы ярдәме, киңәшләре өчен Мидхәт абыйга рәхмәтлемен.
- “Идел”дәге кайсы чыгышың аеруча истә калды?
- Бер концертта “Кил син” җырын әнкәем һәм сеңелем белән бергәләп башкарган идек. Синтезатор белән ике саксофонның бердәм яңгырашы бик матур килеп чыкты.
- Татар көйләрен уйнаганда нинди хисләр кичерәсең?
- Туган моңнар миндә шатлык, горурлык хисләре уята. Татар көйләрен аеруча яратып башкарам, алар йөрәгемә бик якын. Халкыбызның мәдәнияте бик бай, үзенчәлекле, күркәм.
- Эльвина, син Казанда “Мәйдан” татар музыкальтелеканалындагы “Кунак Бит Шоу” тапшыруында чыгыш ясагансың икән?
- Әйе, минем өчен бик тә мөһим бу вакыйга быел булды.
Бервакыт Самарда узган бер тантанага Казан артистлары килгән иде. Алар арасында танылган яшь җырчы Илшат Хәмәдиев та бар иде. Без аның белән танышып, сөйләшеп киттек. Һәм ул миңа шушы чарада үзе белән бергә чыгыш ясарга тәкъдим итте. Әлбәттә инде, бу минем өчен көтелмәгән олы сөенеч булды!
Ә соңрак Илшат мине “Мәйдан” телеканалының “Кунак Бит Шоу” тапшыруында бергәләп катнашырга чакырды. Ул җырлады, мин саксофонда уйнадым. Андагы хисләремне сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел. Ә әткәй-әнкәемнең минем өчен ничек куанганнарын күрсәгез икән! Бу вакыйгадан алган тирән тәэсирләр әле дә күңелем түрендә саклана.
- Тормышта синең өчен кем үрнәк булып тора?
- Әти-әнием! Алар — дөньядагы иң якын, иң газиз кешеләрем.
Әткәем-әнкәемнең үзара мөгамәләсе дә, безгә, балаларына, карата мөнәсәбәтләре дә искиткеч. Бер-берсен хөрмәт итеп, кайгыртып, ярдәмләшеп яшиләр алар. Безнең башлангычларыбызны хуплап, һәрвакыт булышалар. Әткәй-әнкәемнән бернәрсәне дә яшермим, алар һәрвакыт мине аңлыйлар, акыллы киңәшләрен бирәләр, дөрес юлга юнәлтәләр.
Әтием белән әниемә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен. Тормышта минем өчен алардан да яхшырак үрнәк юк!
- Киләчәккә план-ниятләрең нинди?
- Мин үземне музыкадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ул тормышымда бик тә мөһим роль уйный. Ә саксофон – минем җан дустым. Шуңа күрә киләчәгемне музыка белән бәйлим. Зур сәхнәгә чыгарга хыялланам.
- Теләкләрең чынга ашсын, Эльвина!
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 3 (44), 2024 ел.
Просмотров: 661
Пингбек: “Саксофон – минем җан дустым” | Всемирный конгресс татар