Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)

35f50d6b6af278ddfaa72ad1d0d148191нче бүлек

- Сәрвиназ, сеңелем, дәресләрең тәмамлану белән өйгә йөгер. Әнкәйне озакка ялгыз калдыру килешмәс, диде апасы.

— Ярар апам, борчылма, бары да әйбәт булыр, диде кыз. Чынлап та, дәресләр беткәч тә өйгә йөгерде, әнисен ашатты, чәй эчерде.

Апасы Гөлфәниягә инде егерме ике яшь, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Ә Сәрвиназга – уналты гына, тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Шуңа күрә мәктәпкә дә бергәләшеп йөриләр.

Ә әниләренең вакыты күп хәзер, Нәфисә өчен дөнья мәшәкатьләре артта калды, үлем көтеп ята ул. Табиблар гомеренең санаулы көннәре генә калганын үзенә үк әйттеләр инде. Шуңа күрә, кызлары мәктәптә булганда, тормышын барлап ятудан башка эше юк.

Еш кына 1956 елның язы исенә төшә. Күмәк хуҗалыклар гөрләп торган вакыт. Нәфисә кыр станында Вәсилә апасы белән пешекче булып эшлиләр. Пешкән чиядәй өлгергән кыз яңа гына армиядән кайткан уңган булган, төскә чибәр, телгә оста тракторчы егеткә гашыйк булганын сизми дә калды. Гали кызны бик тиз үзенә каратты. Аны тагын бер кат күрү өчен кыз аш вакыты җиткәнен түземсезләнеп көтә.

Ул вакытларда язгы чәчү вакытында да, печән өстендә дә авылга кайтып куну гадәте юк иде бит. Колхозчылар куыш эчендә ятып йоклыйлар да таң ату белән эшкә тотыналар. Язның бу тыныч, җылы кичендә дә шулай булды. Караңгы төшеп, күзләр бәйләнә башлагач, игенчеләр ялга туктадылар. Көлешә-шаярыша баганага беркетелгән юынгычтан су чәчрәтә-чәчрәтә юынып алгач, кичке ашка керештеләр. Бертуганы Вәсилә тәлинкәләргә аш салып тора, Нәфисә йөгерә-йөгерә эшчеләргә таратып йөри. Кыз Гали алдына аш китереп куярга өлгермәде, егет кызга күтәрелеп карады гына ут кебек янып торган күзләре кызны өтеп алгандай булды. Егет күзләрендә ниндидер сер, соклану күреп, Нәфисә тәмам каушады. Тынлыкны Вәсилә апасы:

— Нәфисә, акыллым, чәй кайнап чыкты бит инде, читкәрәк этеп куй әле, — дигән сүзләрне ишетмәде бугай.

Гали, сикереп торып, учакка таба йомылды.

– Рәхмәт, — диде кыз күзләрен җиргә төбәп һәм башкача аңа күтәрелеп карарга кыймады.

Кичке аш тәмамлангач, игенчеләр чирәм өстенә сузылып яттылар: кем тәмәке көйрәтте, кем дөнья хәлләрен сөйли башлады. Бераздан каравылчы Сәгъди абзый:

— Гали, гармуныңны сыздырып җибәр әле, мондый матур кичне йоклап ятып булмый бит инде! – дип әйтеп салды. Егет озак кыстатып тормады, тальянын кулларына алып, өздереп уйнап җибәрде һәм үзе үк җырлый да башлады:

Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрли,
Энҗе лә, мәрҗән кызларның кул бавы
Авыр ла сөйгәннәрнең булмавы…

Галинең йөрәккә үтеп керердәй моңлы тавышына әрәмәдәге сандугачлар да кушылып сайрап җибәрделәр бугай. Җыр тынгач, авылдашлар беравык дәшми тордылар. Каен агачына сөялеп тыңлаган Нәфисә шушы тавышка уралып, биеккә, бик биеккә очып киткәндәй булды, җиргә төшәсе дә килмәде. Сәгъди абзый гына тынлыкны ярып:

— Ярый, рәхмәт, энем! Булдырасың! Ярар, ял итегез. Ә мин карт сөякләремне бераз яздырып килим әле, — дип, тракторлар янына китеп барды.

Нәфисә дә Вәсилә апасы белән үз куышларына кереп яттылар. Вәсилә бик арыган иде ахрысы, башы мендәргә тию белән йокыга талды. Тик Нәфисә генә әйләнде тулганды, йокыга китә алмыйча азапланды, ә колагында Галинең йомшак, моңлы тавышы яңгырап торды. Кыз, бу серле төндә йоклый алмасын аңлап, урыныннан торып, шәлен иңенә салды да, куе әрәмәлек каплап алган Зирекле елга буена төшеп, чирәм өстендәге ташка утырды.

Бар дөнья сихри тынлыкка чумган. Күктә тулган ай йөзә. Эреле-ваклы йолдызлар бер кабына, бер сүнә. Әрәмәдән шомырт исе аңкый…

Галине дә бу төнне йокы алмады. Күктәге тулган ай да, Нәфисә кебек елмаеп, чакырып тора иде сыман. Нечкә биле тал чыбыгыдай сыгылып торган кыз күз алдыннан китми генә бит. Егет, эшчеләрне уятмас өчен, әкрен генә торды да, ниндидер сәер көчкә буйсынып, елга буена төште. Шәүлә күренгәч, кем булыр икән бу, дип уйларга да өлгермәде, аяк тавышына сискәнеп киткән кыз сикереп торып басты:

— Кем бар анда? – дип сорады ул куркынган тавыш белән.

Егет каушавын сиздермәде:

— Нәфисә, мин бу, — дип җавап кайтарды Гали һәм кыз янынарак килеп басты:

— Син дә йоклый алмыйсыңмыни, чибәр кыз?

— Әйе, төне шундый сихри, – дип пышылдады Нәфисә, күзләрен су өстендәге төн боеклардан алырга кыймыйча.

— Мине дә йокы алмый. Сине күргәннән бирле җаным каядыр талпына. Их, белсәң иде нинди гыйшык утында янганымны! Сине беренче күрүдән үк йөрәгемә ут капты бит, Нәфисә! – дип кулыннан алды. Егет, өстендәге костюмын салып, кызның иңбашына япты һәм кайнар кочагына алды. Кыз да карышмады, оялып кына башын күкрәгенә куйды. Ике яшь йөрәк серләшә торгач, төн узганы сизелмәде дә.

Менә караңгы төн чигенеп, җир йөзенә яктылык иңә башлады. Сызылып, алсу таң атты, мәрхәмәтле нурлары белән җир йөзен иркәләп сөйде, аны кошлар хоры каршы алды. Ике гашыйкка саф мәхәббәт бүләк итеп, бар җиһанны яшәү яменә күмеп, яңа көн туды…

Бүгенге төннән соң гашыйк җаннар җәйге алсу таңнарны гел бергә каршы алдылар. Ниһаять, бер карарга килеп, Сабантуйлары узгач, туй ясарга, тормыш юлын бергәләп үтәргә вәгъдәләр бирештеләр.

Чәчү эшләре тәмамлангач, Сабан туе да килеп җитте. Гали “Беренче кыр батыры” дигән исемгә лаек булды.

Колхоз рәисе Һади абый егетнең иңбашына сөлге бәйләде. Анда бик матур итеп: “Беренче кыр батырына дан!” дип чигеп язылган иде. Гали, җилкәсенә сарыкны салып, мәйданны әйләнде, эскәмияләргә утырган авыл халкы, чит җирләрдән кайткан кунаклар, дус-ишләр шаулатып кул чаптылар.

Сабан туе хөрмәтенә шәһәрдән артистлар да килгән иде. Алар авыл хезмәтчәннәренә багышлап бик матур чыгыш ясадылар. Халык соравы буенча, тальянына кушылып, Гали дә берничә җыр җырлады. Артистлар белән килгән Гөлбикә исемле кыз Гали тирәсендә бөтерелеп йөрде.

И, батыр егет, Ходай биргән талантыңны әрәм итеп авыл туфрагында казынып ятма! Син тагын да югарырак үрләр яулый аласың. Әйдә, безнең белән! Мин сиңа тормышыңны үзгәртергә ярдәм итәрмен, диде Гөлбикә, шомырттай кара күзләрен егеттән ала алмыйча.

— Юк, Гөлбикә! Рәхмәт, яхшы сүзләрең өчен! Ләкин мин синең тәкъдимеңне кабул итә алмыйм шул! Ярәшкән кызым бар, мин аны бик яратам! Без тиздән өйләнешәчәкбез, — дип, баш тартты.

Шундый туры җаваптан соң Гөлбикә уңайсызланып китте, башын иеп эндәшми торгач:

— Хуш, сандугач телле егет! – диде дә иптәшләре янына китеп барды.

…Ямьле Сабантуйлары үтеп киткәч, яшьләр шаулатып-гөрләтеп туй үткәрделәр. Галиләр нигезенә пар атларга утырып килен төште. Яшьләр, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бәхетләренә сөенешеп, матур итеп яши башладылар. Ә тугыз айдан кызлары Гөлфәния дөньяга аваз салды. Эшкә уңган Гали белән Нәфисә өч ел дигәндә өр-яңа йорт өлгертеп, башка чыктылар. Галинең өйләнмәгән энесе Илгиз төп йортта калды. Гомерләр үтә торды. Ләкин җай гына аккан тормышка әллә ни булды кинәт Галинең холкы үзгәрә башлады. Ул юк өчен дә кабынып китә, үзе гел шәһәр тормышын мактый, ә кичләрен исә күзләрен зәңгәр офыкка төбәп, тальян гармунына кушылып моңая. Аптыраган хатын ирен аңламый, өзелеп:

— Бәгырем, нишләп болай моңаясың? Бер яңалык әйтсәм, бәлки күңелең күтәрелеп китәр, мин балага уздым бит, син икенче мәртәбә әти булачаксың! Бәлки Аллаһы Тәгалә безгә малай бүләк итәр…

Бу сүзләрен ишеткәч, Галигә әллә ни булды. Кашларын җыеп, өнсез калып торгач:
— Нәрсәә? Син икенче балаңны тудырып, очар канатларымны кисмәкче буласыңмы? Төшерт балаңны, тапма! – диде усал карап.

Нәфисәнең йөрәге ярылгандай булды, йөгереп чыгып абзардагы сыерын кочаклап үксеп-үксеп елады, көтү вакыты җиткәнче тынычлана алмады. Таң аткач та күңелсез тормыш дәвам итте, шулай кыш җитте. Бөтен дөнья мамык юрганга төренде, агачларга бәс сарды. Биек тауда чыр-чу килеп чана шуучы балаларның сөенечле тавышлары бөтен су буен яңгыртып, күңелләргә шатлык өстәп торды. Тик Нәфисәнең генә күңеле боек иде. Ә беркөнне дөньясы бөтенләй караңгыланды.

Яңа ел бәйрәменә шәһәрдән дөбердәшеп артистлар килеп төште. Аларны Галиләрнең күршесендә яшәүче Хәлимә әбигә фатирга керттеләр. Араларында бер ничә ел элек авыл Сабан туена килеп киткән Гөлбикә дә бар икән. Гөлбикә, кулына чиләк тотып, коега суга чыкканда Гали төшке ашка кайтып килә иде. Кызны күргәч, үз күзләренә үзе ышанмады. Кинәт ир солтаны тракторын Гөлбикәнең юлына аркылы бастырып куйды. Кыз куркудан чырыйлап җибәрде. Галигә шул гына кирәк иде, ялт итеп корыч айгырыннан сикереп төште дә Гөлбикәгә таба атлады.

— Исәнме, Гөлбикә! Әллә минем уйларым сиңа барып ирештеме? Ничек итеп бу якларга килеп чыктың әле? – дип сорады. Кыз югалып кала торганнардан түгел икән:

— Мине көтеп яшәвеңне сизеп килдем әле менә! Гөлбикә, гөлләр хуҗасы! Син тагын да матурлангансың, сылулангансың, — дип әйтергә дә оялмады гаилә хуҗасы. Алар кичен клубта очрашырга сүз куешып, аерылыштылар.

Артистлар авылда ике көн тордылар. Менә шушы ике көн Нәфисә белән Галинең тормышын челпәрәмә китерде дә инде. Ахыргы көнне Гали, койрыгы пешкән мәче төсле, өенә атылып керде дә, шкафтагы киемнәрен сыпырып алып, бөтәрләп чемоданга бәрде.

— Нишлисең, син, Гали? – дип аптырады йөкле хатын.

— Мин ирекле кош! Беркемнең дә минем хыялларымны челпәрәмә китерергә хакы юк. Очар канатларымны кисмә! Кит, юлымнан! – дип акырды шашынган ир бәндәсе, нәрсә дә онытмадым
микән дип, як ягына каранды да, чемоданын эләктереп, өйдән чыгып йөгерде. Корсагы борынына җиткән Нәфисә бөгелеп төште һәм кычкырып елап җибәрде. Нәкъ шушы вакытта Гөлфәния кайтып керде.
— Әнием, ник елыйсың тагын? Әтием белән ачуланыштыгызмы әллә? Миңа да дәшмәде, чаба-чаба китеп барды…

— Юк-юк, кызым! Берни дә юк! Мин болай гына, арыганга гына. Хәзер бераз ятып алам да, хәл кергәч, торырмын. Ә син утырып аша. Әтиең озак тормас, кайтыр ул, кызым, кайтыр, дип, кызчыгын юатырга, ә үзенең бәгыре өзелгәнен сиздермәскә тырышты.

Гөлфәния яраткан әтисен бик озак көтте, төнлә елап уянды, нәни кулларын сузып, әтием, әтием, дип саташты, кайт инде, сагындым! – дип елады балакай. Сабый бала ни булганын аңларлык түгел иде әле, көн саен өзелеп әтисен көтте. Менә хәзер ул елмаеп ишекне ачып керер дә, нәни кызчыгын күкрәгенә кысар. Аннан соң аны аркасына атландырып йөрер, качышлы уйнарлар…

Хыянәтнең нәрсә икәнлеген аңламаган бала, бөтенесенең дә әтиләре булырга тиеш, дип уйлады. Әнә бит, Ильясның да, Миләүшәнең дә әтиләре бар! Берсе дә беркая да китмәгән. Ни өчен Гөлфәниянең әтисе һаман кайтмый? Белмиме әллә аларга бик кирәк булганын? Әнисе дә хәзер елмаеп йөрми, төннәр буе елап чыга. Өйдә бушлык, күңелсезлек хөкем сөрә, тик мич астындагы чикерткәләр генә рәхәтләнеп кычкырышалар. Шуларны тыңлап ята-ята, кызчык йокыга тала. Төшләрендә дә гел әтисен күрә, сабый йөрәге нидер сизенә иде бугай.

Ләкин Гөлфәниягә сагышка батып озак йөрергә туры килмәде. Беркөн әнисе каядыр китеп, берничә көн күренми торды. Кыз әбисе белән өйдә хуҗа булып калдылар, йорт эшләрен эшләп, терлекләрне ашаттылар, берничә көннән мунча ягып җибәрделәр. Шул ук көнне капка төбенә Илгиз абыйсының машинасы килеп туктады, аннан төргәк тотып әнисе төште. Икесе дә өйгә керделәр, бик шат булып күренәләр. Әбисе йөгереп чыгып, бисмилласын әйтеп, Илгиз кулындагы ап-ак төргәкне кулына алды да караватка китереп салды һәм бавын чишеп җибәрде. Аннан алсу йөзле бер матур бәби килеп чыкты. Бәби, күзләрен челт-мелт йомгалап, Гөлфәниягә карап торды да: “Үә, үә”, — дип, кычкырып елап җибәрде.

— Менә, кызым, хәзер инде син ялгыз түгел, сеңелең бар, син апа булдың, — диде әнисе елмаеп, һәм, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, почмак якка кереп китте.

…Әнисе бәби алып кайткач, Гөлфәния апа булып йөри башлады, хәзер ул юк-бар өчен әнкәсенә бәйләнеп тормый, бишектә яткан сеңелесе йокыдан уянса, йөгереп барып, имезлеген каптыра, еласа — бишекне тирбәтә. Әнисе берәр кая чыкканда, өйдә хуҗа булып кала, сеңелесен гел тикшереп тора. Бераздан мулла һәм бабайлар чакырып, кызга Сәрвиназ дип бик матур исем куштырдылар. Әтиләре гаиләсе барлыгы турында бөтенләй онытты бугай, аңардан бернинди ярдәм дә, хәбәр дә килмәде.

Авыл тормышы үз җае белән тәгәри торды, яз артыннан көз килә торды, сизелмичә ундүрт ел гомер үтеп китте. Гали исемле ир бәндәсе Гөлбикә төркеме белән кайларда гына булмады бу чорда. Бергә яшәсәләр дә, никахка кермәделәр, Гөлбикә теләмәде бугай. Ә бервакыт, чираттагы гастроль вакытында, Гали кунакханә бүлмәсен ачып керсә, шаккатты: караватта анадан тума Гөлбикәсе чит егет куенында йоклап ята! Гали, гарьлегенә түзә алмыйча, йоклап яткан Гөлбикәне өстерәп төшерде дә яңагына сугып җибәрде. Сөяркәсе ир белән хатын арасына кысылмады, киемнәрен җыйды да бүлмәдән сызды.

– Нәрсә, себерке, хәзер ачыктан-ачык типтерәсеңме инде? – дип ярсыды Гали. Гөлбикә югалып калмады, ирне этеп җибәрде дә шәраб шешәсен кулына алып:

— Эх син, эт! Әле миңа кул күтәреп маташасыңмы? Карт килмешәк! Миңа акыл өйрәтергә син кем соң әле ул хәтле?! Әллә әтиемме, әллә абыеммы, әллә иремме? Тормышыма үзем хуҗа мин, теләсәм нишлим! Ә син – эт, адәм актыгы. Авырлы хатыныңны, кечкенә кызыңны, эх тә итми, ташлап качтың. Картлач, туйдым мин синнән! Хәзер үк минем тормышымнан югал! Бүтәнчә бөкерәйгән гәүдәң күземә күренмәсен! – дип кычкырды, зәһәр ысылдап.

Шушы сүзләрне ишеткән Галинең болай да каны тамып торган йөрәк ярасына учлап-учлап тоз сипкәндәй булдылар. Хыялындагы матур тормыш нинди ямьсез аерылышуга китерде бит, ә?

…Гали туган авылына кайтырга хурланды. Мәрхәмәтсез ул. Ата булып карт әти-әнисен һәм гаиләсен ташлап качты да, хәзер шуларның күзләренә карап, менә мин сөйрәлеп туйдым да кайттым әле, дисенме? Бер тиен акчасы булмаганлыктан, сукбай булып, вокзалларда кунып йөрде. Ачка беткәч, тальян гармунын сатып җибәрде. Чүплекләрдән шешә җыеп, тапшырып, ипи сатып алды. Исәнлеге дә бик какшады, битен сакал-мыек басты. Вокзал эте булып, күпме яшәргә була соң? Гали автобуслар мәйданчыгын җыештыручы булып эшләгән Әгъзам карт белән танышты. Фронтта булуына карамастан, бабайның исәнлеге әле шәп иде. Ул, Галине кызганып, үз өенә алып кайтты. Әкренләп Галигә хәл керде. Вагоннар бушатып, эшләп алган акчасына өс-башларын рәтләде. Тик исәнлеге шәп түгел иде. Табибка барып күренгәч, аңа: “Открытая форма туберкулёза” дигән диагноз куйдылар.

Беркөнне Гали Әгъзам бабай белән бик озак сөйләшеп утырдылар. Бабай егетнең күңелендә ни барын да сорашкач:

— Син, энем, исән чагыңда якыннарыңа хат язып, хәлләрен белеш. Бәлки кире какмаслар, — дип өметләндерде. Гали, фронтовикның киңәшен тотып, авылга хат язып салды, ләкин җавап хаты килмәде…

Бу вакытта Нәфисәнең дә хәле авыраеп киткән иде шул. Ул әйтәсе сүзләрен, васыятьләрен кызларына әйтергә ашыкты:

— Балалар, менә мин ахыргы юлыма килеп тә җиттем, бугай. Сәрвиназ, елама, балам. Гөлфәния хәзер минем урыныма сиңа әни булып кала. Аның киңәшләренә колак сал, тыңла апаңны. Бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә тырышыгыз. Кызым, Гөлфәния, нигезебезне ташлама… – дип кенә әйтә алды һәм елмаеп җан бирде. Әйтерсең лә бичара ана тормыш газапларыннан котылып, мәңгелек бәхеткә ирешкән, җанына тынычлык иңгән.

— Әнкәм, бәгырем! Калдырма безне, синнән башка яши алмыйбыз бит! — дип, өзгәләнеп елады Сәрвиназ. Тик җансыз әнисе аны ишетми иде инде… Гөлфәниянең күзләре мөлдерәмә яшь булса да, сабыр гына килеп, сеңелесен кочаклап алды да икенче бүлмәгә алып чыгып китте.

Апа-әбиләр төне буе догалар укып чыктылар. Тик Сәрвиназ гына кая барып бәрелергә урын тапмады. Яңа көн тугач, Нәфисәнең гәүдәсен җирләделәр. Аны озатырга бик күп кеше җыелган иде. Урамга чыгып, җеназаны күтәреп, зиратлар ягына борыла башлагач, Сәрвиназ түзмәде, елый-елый җеназа артыннан йөгерде.

— Әнкәем! Калдырып китмә безне! Синнән башка яши алмыйм! – дип үксеп елады бала. Бер мизгелдә бөтен дөньясы соры томанга уралды сыман. Кыз колагы белән түгел, аң-зиһене аша ишетте, әлегә кадәр беркайчан да сизелмәгән көч — тукта, тукта, якын килмә, урыныңда кал! – дип кисәтте сыман. Куркудан тез буыннары йомшарды, инде егылам дигәндә генә, хәрби кием кигән егет йөгереп килеп, иңбашыннан кочып алды һәм, җитәкләп, Гөлфәниягә китереп тапшырды. Гөлфәния аңа: “Рәхмәт, Гадел!” – дип әйтергә генә өлгерде.

Әниләрен соңгы юлга озаткач, өй бушап калды сыман. Гөлфәния өлкәннәрчә сабыр булды. Ә Сәрвиназ, һәр-көнне зиратка барып, елап кайта иде.

Берничә атна вакыт үткәч, гадәттәгечә, әнисе янына кил¬гән кыз әнисенең кабере янында бер ир кешене күреп алды. Аның аркасы бераз бөкрәя төшкән, чәчләренә көмеш кунган, үзе дә ниндидер бер мескен булып күренә.

— Нәфисә, бәгырем! Туган ил туфрагы тартып кайтарды мине. Хәләл җефетем, гомерем буе сине сөеп, газап утында яшәгәнмен бит. Сезне дә газап эчендә яшәттем! Кичерегез мине, зинһар! Миңа да күп калмады бит инде. Кызганыч, яшьлектә биргән вәгъдәләремнең берсен генә дә үти алмадым, бик үкенәм… Үткән гомерне кайтарып булса, хата-ялгышларымны төзәткән булыр идем. Ләкин бик соң шул инде, бик соң! — дип, кабер өстенә ятып елады.

Сәрвиназ, куркудан артка таба чигенә башлагач, коры чыбыкка басты, һәм ул шартлап сынды. Шушы тавышка теге ир сискәнеп китте, торып басты да тавыш килгән якка борылып карады. Шул мизгелдә аларның күз карашлары очрашты. Кызны күргәч, ир бәндәсе телсез калды, аның күз алдында нәкъ Нәфисәнең яшь чагы басып тора иде…

(Дәвамы бар)

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 968

Комментирование запрещено