Флешкамы, рэпмы әллә мәхәббәтме кадерлерәк?

_ssj7fRQUIY17 ноябрьдә Самараның академия драма театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры заманча куелган спектакль күрсәтте.

Пәрдә ачылу белән спектакль, яшен тизлегендә, сәхнәгә атылып керде һәм бу кичкә күңелебезне яулады да алды. Тамашаның либретто дип аталган беренче күренешләре дә башка постановкаларга охшамаган иде: балет дисәң – балет түгел, опера дисәң – опера түгел…

Дөрес, артистлар баштан ук бу тамашаның классик спектакль булмавы турында кисәтеп куйганнар иде. Шуңа күрә без моңа әзер һәм алда ни көтәчәген шәйли идек инде. Өч кеше генә бу концепция белән килешмәде, либретто тәмамлангач та, залдан чыгып киттеләр…

Ләкин алар китү белән дөнья туктамады, Ittifaq татар рэп-төркеме иҗатына багышланган өлеше башланды. Ул яшь казанлыларның социаль челтәрләрдә барган күргәзмә тормышыннан көлде дә, тәнкыйтьләде дә. Бүгенге яшьләр ничек яши, нинди кыйммәтләрне өстен күрә, нинди принципларга таяна? Җиңел акча артыннан куган, популярлык яуларга тырышкан Z буынын буш куык кебек яшәү кая китереп җиткерер?

Флешкамы, рэпмы әллә мәхәббәтме кадерлерәк? Спектакль ахырында һәркем үз нәтиҗәләрен ясагандыр, дип уйлыйм…

Бу тамашада без чын татар рэп музыкасы белән таныштык, кызык моментларыннан көлә-көлә эчләребез катып бетте, шул ук вакытта спектакль нигезенә тирән мәгънә салынган булуы да күзгә бәреп тора иде. Барыбыз да минем кебек гаҗәеп тойгылар кичергәндер, дип уйлыйм. Чыннан да бу көнне без иҗатның яңа төре белән таныштык бугай.

Артистларның гаҗәеп уены, спектакльне озата барган заманча музыка һәм биюләр тамашачыларны әсир итте, ә актерларның юри кыланган кебек уйнауларын режиссерның алдан уйланылган алымы, дип кабул иттек.

Сәхнәдә спектакль татар телендә барса, ана телен белмәгән тамашачыга тәрҗемәче наушниклар аша тыңларга мөмкин иде. Ләкин оригиналь текст яхшырак, әлбәттә. Шуңа күрә безгә тәрҗемәче кирәк булмады. Залдагы аншлаг та халыкның кая барганын, белеп килгәнен күрсәтеп тора иде.

Тамаша ахырында сәхнәгә өлкә хөкүмәте исеменнән зур кәрҗингә урнаштырылган чәчәкләр чыгарылды, күп мактау сүзләре яңгырады.

 Фирүзә МИНӘХМӘТОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 617

Комментирование запрещено