“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленең солисты, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Әлфия Фәһим кызы ЙОСЫПОВА-CӨНГАТОВАга!

image103

Хөрмәтле Әлфия ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз, ягымлылыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

букет2И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1365

Комментирование запрещено