Хөрмәтле Ркаил әфәнде!
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр һәрвакыт Сезнең игътибарыгызны үзенә җәлеп итә, Сез аларның берсенә дә битараф түгелсез, мөмкинлегегез булган саен аларга матбугат аша үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерә киләсез. Барлык тырышлыкларыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы, милләтебезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән оешманың президенты И.Г.Шәкүров.