“Балаларга газиз ана телебезне өйрәтүем мине бәхетле итә”

1Самарның “Яктылык” мәктәбе укытучылары арасында тыйнаклыгы белән аеруча аерылып торган бер мөгаллимәгә күптән игътибар иткән идем инде. Тора-бара без аның белән танышып та киттек. Әзгать кызы Фәүзия Дәүләтбаева, читтән күренгәнчә, чыннан да, бик тыйнак, ипле, тыныч холыклы ханым булып чыкты. Тавышы да йомшак кына яңгырый, күзләре дә нурлы, йөзе дә мөлаем аның, кешеләр белән елмаеп кына аралаша. Ә татар телендә ничек матур итеп сөйләшкәнен ишетсәгез икән! Гәрчә башкача булу мөмкин дә түгелдер, Фәүзия ханым – татар теле укытучысы бит!

Язмам герое Елховка районының Тупли авылында туып-үскән. Мәктәптән соң Самар шәһәрендә сәүдә училищесын тәмамлаган.

— Мәктәп директорыбыз Гата улы Әнвәр Зилитдинов, акыллы кеше, тәҗрибәле мөгаллим буларак, ул вакытта ук минем укытучылык сәләтемне күреп алгандыр инде, чөнки өлкән сыйныфларда укыган чагымда ул мине һәрвакыт шушы һөнәрне сайларга өндәп торды. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында миңа, Самарга китеп, сәүдә өлкәсендә белем алырга туры килде, — дип сөйли Фәүзия апа.

Шулай да, Әнвәр әфәнденең теләге тормышка ашырылмыйча калмый. Училищены тәмамлагач, Фәүзия ханым кияүгә чыга, һәм яшь гаилә ире Илдус туып-үскән Мулла авылында төпләнә. Биредәге мәктәптә татар теле укытучысы Дания апа Алиәкбәрова лаеклы ялга киткәч, аның урынына кеше кирәк була. Һәм директор Зарифулла улы Юныс Зөлкәрнаев, Фәүзия ханымның саф татар сөйләмен ошатыпмы, аның татар телен яратуын, татар әдәбияты белән кызыксынуын белепме, бу вазифаны аңа тәкъдим итә.

— Юныс абый: “Борчылма, укырга керерсең, без сиңа ярдәм итәрбез, барысы да яхшы булыр”, — дип үгетләгәч, ирем, каенатам белән каенанам да әлеге тәкъдимне хуплагач, тәвәккәлләп, ризалаштым. Шулай, 1994 елда бер уйламаган җирдән укытучы эшенә керештем. Әлбәттә инде, педагогик белем алдым. Камышлы училищесында, аннары Казанда да укып кайттым, — ди Фәүзия ханым.

Мулла авылында 14 ел 5 – 9 сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын укыта милләттәшебез. Ә зур кызы 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Дәүләтбаевлар Самарга күченәләр.

— Мулла авылында мәктәп тугыз еллык кына. Алисәгә укуын дәвам итәргә кирәк иде, шуңа күрә шәһәргә килеп урнаштык та инде. Биредә, иң беренче булып, “Яктылык” мәктәбенә килдек, чөнки балаларыбызны татар мохитендә укытырга теләдек. Рәхмәт яусын, безне яхшы каршы алып, укырга кабул иттеләр. Шулай итеп, Алисәбез — унынчы, кече кызыбыз Алсинә беренче сыйныфка керделәр.

Фәүзия ханым ире һәм кызлары белән

Фәүзия ханым ире һәм кызлары белән

Ә минем укытучы икәнлегемне белеп алгач, директор Хәридә ханым Дашкина миңа шунда ук эш тәкъдим итте. Мин моңа шатланып ризалаштым, чөнки үземне мәктәп тормышыннан башка күз алдыма да китерә алмый идем инде, кызларыма да күз-колак булырмын, дип уйладым.

Шулай итеп, “Яктылык”тагы хезмәт юлым 2008 елда озынайтылган көн төркеме тәрбиячесеннән башланып китте, — дип сөйли язмам герое.

Биредә хезмәт итү дәверендә Фәүзия Дәүләтбаева һөнәри сыйфатларын, профессиональлеген үстерү ниятеннән Самар дәүләт университетында социаль педагог һөнәрен үзләштерә, Казан федераль университетында укып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын ала.

Хәзер “Яктылык”та һәм якшәмбе мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара ул. Һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә бертуктаусыз эшли Фәүзия ханым – курсларга, семинарларга, конференцияләргә йөреп, яңа идеяләргә баеп, яңа укыту ысулларын, чараларын өйрәнеп кайта.

Шулай ук төрле бәйгеләрдә катнашып, үз эшенең уңышлы нәтиҗәләрен күрсәтә Фәүзия апа. Әйтик, ул Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсында лауреат исемен яулаган. “Ризаэддин Фәхреддин һәм хәзерге заман” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциядә өченче дәрәҗәдәге дипломга ия булган.

Ана телен үзе дә бик ярата Фәүзия ханым, укучыларында да аңа карата мәхәббәт тәрбияли.
— Мин һәрвакытта танылган шагыйрь Шәйхи Маннурның:

“Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә – безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел”, — дигән сүзләрен балаларның исләренә төшереп торам. Бу шигъри юллар дәресләремнең шигаренә (девиз) әверелде, дисәм дә ярый.

Туган тел, әти-әниең кебек, газиз бит ул, аны юкка гына ана теле дип әйтмиләр инде. Укучыларга татар теленең никадәр мөһим, кирәкле булуын, аны безгә ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырганын һәм яшь буынның шушы хәзинәне сакларга тиешлеген төшендерергә тырышам, — дип үз эше турында яратып сөйли милләттәшебез.

Фәүзия Әзгать кызы үзе җитәкләгән 9нчы сыйныф укучылары белән

Фәүзия Әзгать кызы үзе җитәкләгән 9нчы сыйныф укучылары белән

— Рус шәһәрендә яшәүче балаларга татар телен өйрәтүдә барыбер кыенлыклар туадыр инде? – дип кызыксындым аңардан.

— Әйе, телне авыррак үзләштерүчеләр дә, аны өйрәнер өчен артык тырышмаучылар, кирәксенмәүчеләр дә юк түгел. Мин, иң беренче чиратта, укучыларда татар теленә карата кызыксыну уяту өстендә эшлим. Дәресләр аңлаешлы, эмоциональ, мавыктыргыч булсын өчен аларны төрле ысуллар белән баетам, заманча технологияләр, иллюстратив материаллар кулланам. Әйтик, уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Кечерәк сыйныфларда татар мультфильмнарын күрсәткәлим. Өлкән классларда аудио һәм видеоязмалар куям. Әдәбият дәресләрендә татарча җырлап та, биеп тә алабыз без.

Фәүзия Дәүләтбаеваны Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин бүләкли

Фәүзия Дәүләтбаеваны Татарстан
Республикасының фән һәм мәгариф
министры Илсур Һадиуллин бүләкли

Милли уеннар аша да укучыларда татар теленә кызыксыну уятырга тырышам.

Кем нинди музыка коралында уйный белә, татар әсәрен өйрәнеп, өйдә видеога төшерегез, дим. Аннары бөтен сыйныф белән шушы чыгышларны карыйбыз. Балалар: “Ничек яхшы уйный!” – дип сокланалар, бер-берсен макташалар.

Гомумән, интерактив укыту ягында мин. Бу, беренче чиратта, диалоглы укыту, аның барышында укытучы һәм укучының үзара хезмәттәшлеге тормышка ашырыла.

Дәресләрне “Яз!”, “Укы!” дип кенә алып барсаң, әлбәттә инде, балалар бизәчәк. Ә үзләре белән ихластан сөйләшеп-серләшеп, кызыклы итеп аңлатып, күрсәтмә әсбаплар, заманча технологияләр кулланып эшләсәң, бу яхшы нәтиҗәләргә китерә.

“Килеп чыкмый, дисез. Менә бит, булдырасыз!” – дип укучыларны мактап, дәртләндереп тору да зур роль уйный. Алар илһамланып китәләр, тырышыбрак шөгыльләнәләр. Һәм инде балаларның: “Апа, дәресләрегезне көтеп торабыз!” – диюләре минем өчен олы шатлык булып тора! – дип хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштырды Фәүзия апа.

Укучы уңышы – укытучының тырыш эшенә бәя бит ул. Менә бу мөгаллимә укыткан малайлар, кызлар да, шәһәребездә, өлкәбездә һәм башка төбәкләрдә узган татар бәйгеләрендә, конференцияләрдә, татар теле фәненнән олимпиадаларда катнашып, зур уңышлар яулап киләләр.

— Фәүзия апа, белем бирүне тәрбиядән башка күз алдына да китереп булмый. Укучыларыгызга нинди үгет-нәсыйхәтләрегезне җиткерәсез? – дип мөрәҗәгать иттем әңгәмәдәшемә.

— Әйе, дөрес әйтәсез, мин үзем җитәкләгән 9нчы класста да, башка сыйныфларда да тәрбиягә зур игътибар бирәм. Гомумән, укыту һәм тәрбия эшләре бер-берсенә үрелеп барырга тиеш.

Олыларны – олы, кечеләрне кече итәргә, ярдәмчел булырга өйрәтәм.

6 7SONY DSC

Мәктәбебездә “Алга” волонтерлар отряды нәкъ тәрбия бирү максатыннан булдырылды да инде. Башта аны Әлфия ханым Мамышева җитәкләде. Хәзер бу эшне мин дәвам итәм. 9нчы сыйныфым белән шәһәр буенча төрледән-төрле акцияләрдә актив катнашып киләбез. Яңа елда, кушылып, инвалид балаларга бүләкләр сатып алабыз. Кайбер укучыларым хәтта үзләренең сәдакага җыйган акчаларын да китереп бирәләр.

Волонтерларыбыз “Яктылык”ка килгән кунакларны каршы алып, озаталар, мәктәптәге хуҗалык эшләрендә булышалар, шәһәребездә татар чараларын, дини бәйрәмнәрне, мәҗлесләрне оештыруга үз өлешләрен кертәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен шәмнәр дә ясадык без.

Гомумән, кайда ярдәм кирәк, волонтерларыбыз шунда ашыгалар. Беркайчан да каршы килгәннәре юк. Ата-аналарына аерым рәхмәт, һәрвакыт безнең белән бергә алар, гел булышып торалар.

Күптән түгел Самар шәһәренең мәгариф департаменты “Алга” отрядын “Без һәрвакыт изгелек юлыннан барабыз” исемле стендлар презентациясе бәйгесендә “Иң яхшы сәнгатьчә гәүдәләнеш” (Лучшее художественное воплощение) номинациясендә җиңгән өчен диплом белән бүләкләде.

Волонтерлык эшчәнлеге балаларда ярдәмчеллек, җаваплылык, мәрхәмәтлек сыйфатларын, хезмәт сөючәнлек тәрбияли, кеше хәленә керә белергә өйрәтә.

— Укучыларыгыз арасында төрле милләт вәкилләре бар. Алар татар телен ничек үзләштерәләр? Үзара мөнәсәбәтләре ничек?

— Белсәгез иде, бездә укучы үзбәкләр, кыргызлар, казахлар татар телен теләп өйрәнәләр! Олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйлар, призлы урыннар алалар.
Үзара дуслар, бернинди каршылыклар юк, бер-берсе белән аралашалар, ярдәмләшәләр.

— Дәрестән тыш чаралар да уздырасыздыр?

— Әйе, даими рәвештә бөек татар язучыларына, шагыйрьләренә, танылган якташларыбызга багышланган кичәләр үткәреп торам.

Укучыларым шулай ук мәктәп чараларын да калдырмыйлар, актив катнашып киләләр.

— Сезнеңчә, татар телен тиешле дәрәҗәдә мәктәп кысаларында гына үзләштереп буламы, әллә күп нәрсә гаиләдән торамы?

— Гаиләдән башларга кирәк! Телгә мәхәббәт ана сөте белән керергә тиеш, балага аны сабый чактан өйрәтә башлау зарур. Һәм инде аның белән туган телдә һәрвакыт аралашу кирәк. Телне кечкенәдән өйрәнеп үскән кеше саф татарча сөйләшәчәк.

Бала күп вакытын әти-әнисе, әби-бабасы белән уздыра. Ә без, укытучылар, укучыларга телне дәрес кысаларында гына өйрәтәбез, алар белән мәктәптә генә татарча аралашабыз. Бигрәк тә татар теле атнасына барлыгы – ике, ә әдәбият бер сәгать кенә укытыла бит. Телне яхшы белер өчен исә даими практика кирәк. Өйрәнеп кенә калырга түгел, ә, рус телендә сөйләшкән кебек, һәрвакыт татар телендә дә сөйләшү мөһим. Чөнки практика булмаса, тел онытыла ул. Өстәвенә, рус мохитендә яшибез бит әле.

— Хезмәтегез нәрсәсе белән күңелегезгә якын?

— Иң беренче чиратта, балаларга газиз ана телебезне өйрәтүем мине бәхетле итә. Татар теле – шундый бай, шундый матур, шундый аһәңле бит ул! Танылган шагыйрь Наҗар Нәҗми язганча:

“Туган җирең кебек, назлы,
Җырдай моңлы татар теле!”

Ана телемне үзем дә бик сөям, укучыларыма да аны ләззәтләнеп өйрәтәм.

Самарда, рус шәһәрендә, “Яктылык” мәктәбе булганга һәм биредә эшләгәнемә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Милләттәшләрем белән бергә хезмәт итәм, авыз тутырып татарча сөйләшә алам. Нинди олы шатлык бит бу!

Эшемне, дөрестән дә, бик яратам мин. Укучыларымны үз балаларымдай күрәм, уңышларына әниләрчә куанам, проблемалары барлыкка килсә, әниләрчә көенәм.

— Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Мөгаллимә укучыларга үрнәк күрсәтергә тиеш, шуңа күрә, иң беренче чиратта, тәрбияле, күркәм холыклы булу кирәк. Әлбәттә инде, балаларны, хезмәтеңне чын күңелдән сөю әһәмиятле урын алып тора.

— Укытучыга балалар хөрмәтен ничек яуларга?

— Алар белән чын күңелдән сөйләшергә кирәк. “Аны эшләгез, моны эшләгез!” – дип боерып, тавыш күтәреп түгел, ипләп кенә өндәп, аңлатып эш итү мөһим.

Үзем җитәкләгән 9нчы сыйныф укучыларына да мин: “Нинди проблемаларыгыз бар, килегез, сөйләгез, бергә хәл итәргә тырышырбыз”, — дим. Һәм аларның минем белән киңәшүләренә, серләшүләренә бик куанам, димәк, үземә ышаныч белдерәләр.

“Сез ничегрәк уйлыйсыз?”, “Менә болай итсәк, ничегрәк булыр икән?” — дип, киңәшеп, фикерләре белән санашып эшләү дә уңай нәтиҗәләргә китерә. Аларның үз уйлары, фикерләре булырга тиеш.

Укучылар белән уртак тел табар өчен шулай ук замана белән бергә атларга, аларның мавыгулары белән кызыксынырга да кирәк.

— Коллективыгызда нинди мөнәсәбәтләр хөкем сөрә?

— Бердәм булып, киңәшләшеп, рәхәтләнеп эшлибез, әлхәмдүлилләһ. Директорыбыз Радик әфәнде Газизовка рәхмәт. Аның оста һәм зирәк җитәкчелеге астында бер йодрыктай берләшеп, уртак эш башкарабыз.

— Фәүзия апа, сез якшәмбе мәктәбендә дә татар теле дәресләрен алып барасыз бит әле?

— Әйе, Нурзидә ханым Фәйзуллина лаеклы ялга киткәч, аның эшен мин дәвам иттем.

Якшәмбе мәктәбенә олылар да, кечеләр дә – татар телен өйрәнергә теләгән кешеләр йөри. Хәтта рус милләте вәкилләре дә бар. Кемнеңдер нәселендә татарлар булган. Ә кемдер, безнең тел белән кызыксынып китеп, аны үзләштерергә карар кылган.

Без якшәмбе мәктәбе укучылары белән татарча шигырьләр өйрәнәбез, әкиятләрне сәхнәләштерәбез, төрле конкурсларда да катнашалар алар. Барысы да бик теләп, тырышып укыйлар.

Программа ике елга каралган. Дәресләр якшәмбе көнне “Яктылык”та уза.

— Тормышта сезнең өчен кемнәр үрнәк булып торды?

— Бүгенге көндә дә минем өчен әнием Наҗия үрнәк булып тора. Ул безне беркайчан да ачуланмады, күз карашы белән тыңлата иде.

Әнием шигырьләр иҗат итә, җыр-моңга оста. Кызларым Алисә белән Алсинәгә нәкъ аның сәләте күчкән булса кирәк. Икесе дә татар телендә матур итеп җырлыйлар. Алисәм бервакыт Кызылсу авылы клубы сәхнәсендә Илһам Шакиров белән бергә чыгыш ясаган иде! Алсинәм — Самарның танылган “Идел” ансамбле солисткасы.

Хәзер әниемә 78 яшь. Бик акыллы, позитив кеше ул. Без, бала-оныклары, газизебез янына сыенабыз, аның үгет-нәсыйхәтләрен күңелебезгә сеңдерәбез, ә аның акыллы киңәшләре алтынга тиң! Әниебез дин таләпләрен үтәп яши, минем дүрт яшьлек оныгым Сафиягә дә догалар өйрәтә.

Әтиебез дә бик яхшы, эшчән, төпле кеше иде. Кызганыч ки, ул биш ел элек вафат булды. Хөрмәтле әтиебезне бик сагынабыз.

Шулай ук Тупли мәктәбенең татар теле укытучысы Алия апа Шәкүрова да минем өчен үрнәк булып торды. Дөрес, безнең сыйныфны укытмады ул. Әмма мәктәптә аны күргән саен үзенә чын күңелемнән сокланып карап кала идем. Алия ханым һәрвакыт матур, шул ук вакытта тыйнак итеп киенеп йөри, татар әдәби телендә сөйләшә иде. Нәкъ Алия апа тәэсире астында туган телгә мәхәббәтем тагын да көчәйгәндер, дип уйлыйм.

— Укытучының ярты гомере мәктәптә уза. Ирегез моны ничек кабул итә?

— Янымда Илдусым булмаса, мин, бәлки, мөгаллимә булып та китмәс идем, хезмәтемдә уңышларга да ирешә алмас идем. Әйтеп үткәнемчә, мине Мулла авылы мәктәбенә эшкә чакыргач та, ул, син барысын да булдырачаксың, ризалаш, дип хуплады. Гомумән, бергә гомер иткән шушы 32 ел эчендә ирем миңа һәрвакыт булышты, беркайчан да хезмәтемә каршы килмәде, һәм хәзер дә шулай. Кыен чакларда да ул, авырлыгы булса, җиңеллеге дә килер, дип мине тынычландыра. Хәләл җефетемә бик рәхмәтле, аның белән бәхетле булып яшим, Аллаһыга шөкер.

Аның әтисе Сөләйман, әнисе Зәкия дә бик әйбәт, тыйнак, тәрбияле кешеләр иде. Мулла авылында янәшә генә тордык без. Гел бергә идек. Каенанам серләрен дә миңа сөйли иде. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын.

— Кызларыгыз, сезнең эздән китеп, укытучы һөнәрен сайлаганнар икән?

— Әйе, икесе дә педагогик белем алдылар. Алисә логопед булып эшли. Алсинә “Яктылык” мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Бәлки, аларга минем балаларны, хезмәтемне яратып, ләззәтләнеп башкаруым тәэсир иткәндер.

Әлхәмдүлилләһ, кызларыбыз акыллы булып үстеләр, тормышта үз юлларын табып, безгә игелек күрсәтеп, шатлык китереп яшиләр. Бу – ата-ана өчен зур бәхет.

Эчтәлекле әңгәмәбезне Фәүзия ханым: “Аллаһы Тәгаләгә мең-мең рәхмәтле мин. Юлымда ирем Илдусны очраттым. Аның белән гел бергә булып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп, бер-беребезнең кадерен белеп яшибез. Ике кызым – күз нурым, оныгым – алтын бөртегем тормышымда ямь өстенә ямь өстиләр.

Мулла авылында Юныс абыйның тәкъдименә ризалашып, укытучы булып китүем мине бу дөньяда тагын да бәхетле итте. Укучыларым лаеклы кешеләр булып җитлексеннәр һәм газиз ана телебезне кадерләп саклап, аны үз балаларына да тапшырсыннар иде, дип телим. Безгә, укытучыларга, бу зур бәхет булып тора бит”, — дигән сүзләр белән тәмамлады.

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

 «Самар татарлары» журналы, № 4 (45), 2024 ел.

 

Просмотров: 537

Комментирование запрещено