Хөрмәтле Фәрит әфәнде!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм.
Без Сезне Самар татарлары тормышы үзәгендә кайнаучы журналист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе буларак беләбез, хөрмәт итәбез. Киләчәктә дә бу хезмәтегез дәвамлы булып, динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 1981
Туган кенегез белән, Фәрит әфәнде!!! Ходай тәгалә исәннек саулык, озын гомер, таза тормыш насыйп итсен.