“Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәсимә Әлимҗан кызы АЛЮШЕВАга!

44-1Хөрмәтле Рәсимә ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Язмыш Сезгә бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетегез мул, саф, самими булсын! Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.


И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Похвистнево районының Мактаулы гражданины Ирек Миргазыян улы ГАЗИЕВка!

Газеев Ирек  МиргазияновичХөрмәтле Ирек әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез Самар өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин тарафыннан «Тугрылык һәм мәхәббәт өчен» дип аталган медаль белән бүләкләнгәнсез, «Похвистнево районының мактауга лаеклы кешесе» исеменә лаек, дип табылгансыз. Озак еллар үзегез туып-үскән авылның киләчәге, анда яшәүче авылдашларыгызның көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.  Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы каршында эшләп килүче «Мин-Ниса» хатын-кызлар клубы җитәкчесе Наилә ӘБДЕЛГӘНИЕВАга!

232.970Хөрмәтле Наилә ханым!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.