Ватанны саклаучылар көне белән!

kotlayХөрмәтле ватандашлар! Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмне ничек кенә атамасыннар, безнең тарихның барлык чорларында ул илнең һәр ир кешесенең изге бурычны үтәү бәйрәме булып саналды. Бурычка тугры калу вакытка һәм вакыйга масштаблылыгына бәйле булды. Нинди генә шартларда да ил гражданнарына авырлыкларны җиңеп чыгу бурычы йөкләнде. Без гомерен куркыныч астына куеп, Ватанны саклаган шәхесләр алдында мәңге бурычлы. Хәрбиләр ясый торган кыю адымнар барлык дәверләргә символ һәм үрнәк булып тора.

Мобилизацияләнгән ир-егетләр туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр, дигән ышаныч белдерәбез. Алларына куелган бурычларны намус белән үтәп, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде алар. Барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык телим. Дөньялар тыныч, тормышларыбыз мул, рухыбыз нык, көннәребез имин булсын иде.


И.Г.ШӘКҮРОВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Сызран шәһәренең Үзәк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВка!

DSC_0600Хөрмәтле Илгизәр хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Сез динебезне көчәйтүгә, мөселманнарның иманнарын ныгытуга зур өлеш кертәсез, дини-агарту эшләрендә актив катнашасыз. Милләтебез алдында торган төрле проблемаларны үз йөрәгегез аша үткәреп, халкыбызны милли йокыдан уяту, битарафлыктан, рухи зәгыйфьлектән һәм дини наданлыктан коткару кебек күпкырлы һәм зур күләмле эшләр эчендә кайныйсыз. Моның өчен никадәр рухи көч, түземлек, сабырлык, куйган максатка ирешү өчен ихтыяр көче, белем һәм зыялылык кирәк. Хәерле хезмәтегез, күпкырлы эшчәнлегегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын! 

41392-buket-buket-251-roza-miks-v-korzineКиләчәктә дә изге максатларыгызны уңай тормышка ашыру өчен без Сезгә галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыздан исәнлек-саулык, бәрәкәтләр һәм  кылган изгелекләрегез өчен милләттәшләребезнең рәхмәтенә сөенеп яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.