Изгелек җирдә ятмый

БезымянныйӨлкә Диния назәрәте каршында эшләп килүче «Ихсан» волонтерлар берләшмәсе чагыштырмача күптән түгел генә оешкан булса да, изге эшләре белән күпләребезгә таныш. Равил Фазлетдинов җитәкчелегендәге оешма ел саен төрле авылларда ифтар мәҗлесләре уздырып килә. “Ихсан” активистлары инициативасы һәм ярдәме белән узган елда беренче тапкыр бик масштаблы Өлкә ифтары узган иде.

Оешма планнары быел да зурдан — һәр елдагыча өлкә буйлап күчмә ифтарлар үткәреләчәк. Моннан тыш, быел Россиягә кушылган Донецк Республикасында да 15 мартта мәҗлес уздырырга ниятлиләр.

Изге эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, сәдакаларны 8-927-688-09-94 (Илгиз Галиевич) номерына бәйле банк картасына җибәрә аласыз.

qr7n2bEzhkA

«Бердәмлек».

Просмотров: 467

Комментирование запрещено