Бүген Тупли авылы мәктәбендә 37 ел буе ана теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, Татарстан Мәгариф министрлыгының “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә һәм өлкә мәгариф министрлыгының күпсанлы Мактау һәм Рәхмәт хатларына ия булган Алия Аләветдин кызы Саләхетдинова-Шәкүрова (1930-2016) тууына 95 яшь. Шушы уңаеннан сезнең игътибарыгызга гомеренең күп өлешен татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы Нуретдинов (1928-2018) тарафыннан язылган мәкаләне (“Бердәмлек”, 2000 ел, №15) тәкъдим итәбез. Читать полностью


