Асыл затлар, сезне бәйрәм белән!

1_Bouquets_Tulips_Many_474704Колач җәеп җиргә яз килә,
Бөтен табигатьне уяткан.
Күңелләргә безнең наз тула,
Шигъри юллар чыга йөрәктән.

Җир өстеннән салкын кышны куа
Март аеның җылы җилләре.
Күчмә кошлар өйгә ашкыналар,
Өзелеп сагынып туган җирләрне.

Асыл затлар, сезне бәйрәм белән
Котларга бит минем теләгем.
Балкуларын бигрәк яратабыз
Кояш кебек сезнең йөзләрнең.

Сез булганда безнең яныбызда,
Бар дөньялар кинәт яктыра.
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән
Сихри хисләр безне чакыра.

Күкрәккә сыймый башлый йөрәк,
Йөгереп килә Маугли еланга.
Һәрвакытта матур булыгыз сез,
Бирешмәгез үткән елларга!

Һаваларда очабыз без,
Күкнең җиде катында.
Картаерга ашыкмыйм мин,
Язам хисләр хакында.

Кан басымы арта, аң чуала,
Бергә тибә башлый йөрәкләр.
Бер-береңне шашып яратканда,
Иң кадерле безгә — сөйгән яр.

Күзләреңә батып үләр булып,
Төкәләм мин ачык йөзеңә.
Кояш белән җир тоташкан сыман,
Сөйрисең син мине үзеңә.

Аякларым сиңа үзе бара,
Кулларым да түзми – кагыла.
Әйтерсең лә, бездә әләм һава
Оҗмахларга бергә юл таба.

Чәчләр-чәчкә шулчак бәйләнәләр,
Очрашалар кайнар иреннәр.
Әйтегезче, дуслар, бу дөньяда
Мәхәббәттән татлы нәрсә бар?

Рөстәм Әнәс улы НУРТДИНОВ.

Әбдеки авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 749

Один комментарий

  1. Очень романтичное стихотворение, спасибо Рустам Анасович за доставленное удовольствие от вашей поэзии!