Кичә «Яктылык» мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Зур тырышлык белән әзерләнгән чара барлык әниләр, әбиләр өчен чын бүләк булды. Тамашаны оештыруда катнашкан барлык укытучыларга, укучыларга, мәктәп администрациясенә бөтен кунаклар исеменнән зур рәхмәт.
Шулай ук, мәктәптә «Сезгә, сөеклеләрем» акциясе узды. Теләге булган һәркем котлау открыткасын әзерләүдә катнаша алды һәм бәйрәм концертында әниләргә тапшырды.
«Бердәмлек».
Просмотров: 702