Самараның Революционная урамындагы Кулинария кибетенә үткән ел ахырында илле ел тулып узган иде. Хезмәткәрләренең күпчелеге һәм генераль директоры хатын- кызлар булганлыктан, юбилейны 8 Март тирәсендәрәк уздырырыга карар кылдылар…
Предприятие Советлар Союзы гөрләп торган 1974 елда ачылган иде. Ул вакытта мин дә шул тирәдә яшәгәнлектән, эштән кайтышлый кереп чыккалый идем. Советлар чорында шәһәр кулинарияләре ассортименты да, рецептлары да стандарт буенча “югарыда” раслана иде. Хәтерләвемчә, Революция урамындагы кафе бинасы зурлыгы белән башкалардан аерылып тора иде. Ә хәзер инде яртысын “Магнит” били. Аның каравы, кулинариянең фасады матур итеп ремонтланган, элеккеге пыяла веранданы кирпеч белән төрү хисабына бераз алгарак та атлаган. Шуңа күрә урын җитәрлек, бераз кечерәйгән булса да, җыйнак, кергән кешегә капкалап алырга өстәлләр дә бар, кофемашина да урынлы. Ә витриналарында ниләр генә юк! Төрледән-төрле тортлар һәм пирожныйлар, печенье һәм пирожкилар… Өйдә пешеренәсең килмәсә – әзер ит, тавык, балык, гарнирлар һәм салатлар сатып алырга була. Туңдырылган пилмән һәм мантыларны да халык шундук алып бетерә. Кайчан кермә — чират. Элек төшке аш вакытында кулинария бер сәгатькә ябыла иде. Хәзер алай түгел, приоритетта — сатып алучы мәнфәгатьләре. Предприятие җитәкчеләре елдан-ел ризык ассортиментын киңәйтү өстендә генә түгел, сыйфатын күтәрү өстендә дә армый-талмый эшлиләр. Ашамлыкларның тәме дә, сыйфаты да бик югары, бәяләре дә “тешләми”. Заказ буенча да эшлиләр, клиентка ошаган тортның бер кисәген кисеп бирергә дә кыенсынмыйлар.
1998 елдан бирле предприятиенең генераль директоры — Равилә Гомәр кызы Кыямова, ә баш акционеры – Ильяс Гомәр улы Шәкүров. Коллективны юбилей белән башта ул котлады:
– Советлар Союзы таркалгач, илдә приватизация башланды, – дип сөйләде Ильяс Шәкүров яңа бизнес башлаулары турында. – Беренче елларда бик кыен иде – илебез түбәнгә тәгәрәгәндә керем алу турында түгел, ничек итеп су өстендә калу турында уйларга кирәк иде. Тора-бара барысы да җайланды, без Самараның иң күркәм предприятиесенә әверелдек. Күпмилләтле коллективыбыз бик дус, хезмәткәрләребез тотрыклы хезмәт хакы алып эшлиләр. Ә ашамлыклар сыйфатына килгәндә, директор үзе дә, мин дә кулыбызны оешма пульсында тотабыз, һәр яңа партияне үзебез татып карыйбыз.
– Безнең оригиналь ашамлыкларда химикатлар, консервантлар һәм тәм көчәйткечләр юк, тик табигый продуктлар гына кулланабыз, — дип сөйли Мәскәү университетының “Коммерция” бүлеген тәмамлаган Равилә ханым Кыямова. – Шуның белән алдырабыз да. Кулинариябез бүген мең төрле кулинар һәм кондитер продуктлары эшләп чыгара. Эшли торган халык кулинариядән ит һәм балык, салат һәм гарнирлар сатып ала. Бәйрәм өстәленә исә торт һәм печенье, өч һәм ике катлы пироглар, өчпочмак һәм кыстыбыйлар гел әзер. Милләттәшләребез генә түгел, башкалар да татар халкының традицион ризыкларын яраталар, татарлар кайчакта торт өстенә татар телендә котлаулар язауыбызны соралалар. Бигрәк тә «Светлана», «Прага», «Самарочка» тортларына ихтыяҗ зур. Кайбер оешмалар зур-зур тортларга заказ бирәләр. Соңгы зур тортыбызның авырлыгы утыз килограмм чамасы булгандыр. Шулай ук күрәгә, эремчек, йөзем бәлешләре, рулетлар һәм күпереп пешкән булочкаларны ярата халык.
Юк-юк та, исемә 90нчы еллар искә килеп төшә. Тоталь дефицит елларында халык ашамлыкларны талон буенча сатып алырга мәҗбүр иде бит. Шул чорда кулинариябезне саклап калу никадәр авыр булуын аңлыйсыздыр, поставкалар чикле иде. Он, май, чүпрә кебек гади компонентлар буенча килешүләр төзү өчен күп оешмаларны үземә йөреп чыгарга туры килде. Шулай, йөри-йөри, яңа партнерлар, белгечләр, эшче куллар табылды. Иң мөһиме – дефицит чорында да сатып алучыларыбызны югалтмадык, бүген дә алар безнең белән.
Кадрлар мәсьәләсен чишү иң зур казанышыбыз булгандыр. Чөнки бүген предприятиедә буыннар алмашын күзәтәбез. Яшьләрне һөнәр нечкәлекләренә өйрәтерлек осталарыбыз бар. Кулинар училище укучылары биредә практика узалар, кайберләре коллективта кала, — дип сөйләде генераль директор.
Редакциябез исеменнән шуны да билгеләп үтәсем килә, татар милли оешмалары бәйрәмнәр, дини мәҗлесләр, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырганда, өстәлләребездә, башлыча, әлеге кулинария ризыкларын күрәбез. Аларны хуҗалар хәйрия йөзеннән үзләре үк китереп бирәләр. “Бердәмлек” газетасының һәм хезмәткәрләребезнең юбилейларында да аларның күчтәнәчләре белән сыйланабыз. Аллаһының рәхмәтләре яусын, яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын иде!
…Масленников урамындагы “Прохлада” кафесында үткән 50 еллык юбилей кичәсенә предприятиенең бүгенге хезмәткәрләре генә түгел, төрле елларда эшләп киткән кешеләр дә чакырылган иде. Казанышларына карата Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылганда алкышлар тынмады. Самара шәһәре администрациясенең Мактау грамотасы белән — генераль директоры Равилә Гомәр кызы Кыямова, Рәхмәт хатлары белән директор урынбары Светлана Головлева, поварлар Оксана Дубовицкая, Александр Разумовский, Надежда Елатанцева, Валентина Малютина, склад мөдире Татьяна Спиридонова, кондитер Татьяна Дегтярева, җитештерү бүлеге мөдире Ирина Балаева һәм өлкән кассир Фәридә Йосыпова бүләкләнделәр.
Тимер юл районы администрациясе Рәхмәт хатлары белән милләттәшләребез — кондитер Гөлфия Насыйбуллина, повар Галия Стешина, сатучы Гүзәл Хансөярова, пешекче Гөлсинә Гарифуллина; АО “Эмма и К” җәмгыяте Рәхмәт хатлары белән пешекче Зөләйха Абзалова һәм элеккеге баш бухгалтер Гөлзәминә Гыйльманова бүләкләнделәр. Шулай ук һәммәсенә дә оешма кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бу коллективның никадәр дус, бер-берсенә хөрмәтле булуын күрсәтте. Чараны тагын да күңеллерәк итү өчен фокусник һәм “бармен” чакырылган иде. Соңгысы — тормышта да бармен булып эшләүче Кошки районының Җүрәй авылы егете Наил Кәлимуллин бигрәк тә күңелле номер белән чыгыш ясады. Чараны оста итеп алып барган Павел Павлов исә шушы коллективта эшләп киткән иҗат кешесе булып чыкты.
Менә шулай, көне-төне ит, балык, камыр ашлары әзерләп шәһәр халкын тукландырган “Кулинария на Революционной” хезмәткәрләре, бер көнгә генә булса да ак колпакларын салып һәм матур киемнәрен киеп, коллегалары әзерләгән мул өстәлләр артында бик күңелле ял иттеләр. Ә иртә таңнан тагын эшкә — изәргә, басарга, бизәргә һәм сыйфат планкасын югары тотарга…
Коллектив хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен 50 еллык юбилейлары һәм 8 Март бәйрәме белән котлап, уңышлар теләп калабыз. 100 еллыгын да шулай ук матур итеп каршыларга насыйп булсын иде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
«Бердәмлек».
КОНТЕКСТ:
50 лет со дня открытия!
Просмотров: 445