Без сезгә бүләк итәбез бөтен дөнья гөлләрен…

одно фото6 мартта Чулпан авылы клубында “Без сезгә бүләк итәбез бөтен дөнья гөлләрен” дип аталган концерт үтте. Тамаша Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Котлау сүзләре белән Ярмәк поселениясе башлыгы М.Н.Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Барлык хатын-кызларыбызга иң шәп, талантлы җырчы егетләр матур, моңлы җырлар бүләк иттеләр. Концерт программасын Алсу Сафиуллина бик оста итеп алып барды. Бәйрәм барышында әйтелгән бик җылы котлаулар һәм теләкләр тамашачылар күңеленә хуш килде.

rOWeWkK6rwc

Чулпан авылы клубы хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 406

Комментирование запрещено