Иҗтимагый эшкә башы белән чумган Залия

залия«Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фон¬дының яңа башкарма директоры билгеләнде

2024 ел декабрендә бу вазыйфага Залия Динмухаметова кереште. Ул бирегә ничек килүе, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, яшьләр белән берлектә эшләү, милли тормыш сыйфатын яхшырту юллары һәм Фонд алдында торган бурычлар турында сөйләде.

- Залия, сез Фондка ничек килеп кердегез?

- «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды турында мин күптән белә идем, чөнки Ильяс Шәкүров һәм Гүзәл Рамазанова җитәкчелегендәге «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте Советы әгъзасы булып торам. Бу оешмага 2002 елда, «Яшь зыялы» клубы әгъзасы буларак, Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар тәкъдиме буенча килгән идем.

Күптән түгел генә Рәшид Әнвәр улы Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле солисты да булып киттем. Сүз уңаеннан, быел ансамбль үзенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтә. Тарихчы, Туган як тарихын өйрәнү җәмгыяте советы рәисе Шамил Галимов белән дә аралашып торабыз. Татар иҗтимагый оешмасы проектлары өстендә эшли башлагач, Дилфүзә Әсәнова белән дә таныштым. Менә шулай «Болгар мирасы» фонды эшчәнлеге белән кызыксынып китеп, фикердәшләр таптым. Минем өчен яңа дөнья ачылып китте сыман, туган ягыбызга, тарихыбызга битараф булмаган кешеләр белән хезмәттәшлек итә башладым.

- Эшегездә сезгә кем ярдәм итә?

- Фондның Попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин җитәкчелегендә эшлибез. Совет әгъзалары Сергей Лапистов һәм Олег Долгов, Дилфүзә Әсәнова һәм оешманың элеккеге директоры Гүзәл Сәгадәтованың ярдәме бәяләп бетергесез. Шулай ук Самара университеты профессоры Наилә Таһирова, Россия тарихы кафедрасы мөдире Петр Кабытов белән дә танышырга насыйп булды. Мин барысына да бик рәхмәтлемен. Параллель рәвештә «Идел Болгары» мәдәни-тарихи комплексын өйрәнү өчен Ширяево авылына туристик экскурсияләр оештырабыз. Анда Болгар дәүләте ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган стелла, Канатлы барс сыны урнашкан.

- Мин сезнең башка кызыклы эшләр алып баруыгыз, төрле чаралар үткәрүегез турында да беләм.

- Әйе, тормышым күпкырлы һәм мавыктыргыч. Мин берьюлы төрле урыннарда булырга тырышам, ләкин бөтен җиргә дә өлгереп бетәргә мөмкин түгел. Ә үзем катнашкан чаралар күңелемдә тирән эз калдыралар. Мәсәлән, «Төбәкнең мәдәни-тарихи байлыгы буларак РФ халыклары традицияләренең күптөрлелеге» өлкә конференциясе; «Гаилә — бердәмлек ноктасы» фәнни-гамәли конференция; экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча өлкә яшьләре форумы; «Игелек» иҗтимагый акциясе; «Акыл фабрикасы» татар яшьләре форумы; Самара Җәмигъ мәчете ачылуга 25 ел тулу; өлкә татар массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар конференциясе кебек чаралар барысы да минем күңелемә ятышлы һәм аңлаешлы. Беләм, бер кеше ун кешегә ярдәм итәргә мөмкин, ә менә милли оешмалар аша йөзләрчә, меңнәрчә милләттәшләреңне колачлап була. Әлбәттә, эшне дөрес оештыра алсаң. Нәкъ менә шушы процесслар мине илһамландыра да. Без күп кенә чаралар уздырдык, хәвефле агымнарга каршы торырга өйрәндек һәм үсешебезне дәвам итәбез.

- Шәхсән үзегез һәм фонд алдына нинди планнар куясыз?

- Мәктәп укучылары өчен туган як тарихын өйрәнү буенча олимпиадалар, Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан ел саен үткәрелә торган «Җиңү мае», МХОдә көрәшүче хәрбиләргә ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Шулай ук Самараның Тарихи мәчете китапханәсе янында күргәзмә оештыруны планлаштырабыз. Безнең фонд та анда катнашачак. Идел Болгары тарихы, кызыл тасма булып, Идел буе җирләрен, шул исәптән Самара төбәген дә урап уза. Болгар кабиләләреннән төрле милләт кешеләре чыгуы билгеле. Тамырларыбыз бер булганлыктан, без барыбыз да, иңне-иңгә куеп, төрле телләрдә догалар укып, туган җиребезне — Россиябезне яклаячакбыз.

Әлеге Фондта эшләвемне мин зур вазыйфа итеп кабул итәм. Чөнки максатым — төрле милләт кешеләре арасында булгалаган тискәре вазгыятьне үзгәртү, яңа буын кешеләрен дуслык мохитында тәрбияләү, халкыбызның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу максатлар һәрберебез өчен дә мөһим. Әйе, планнарыбыз зурдан, уздырылачак чаралар турында хәбәр биреп торырбыз. Килегез, катнашыгыз, тарихи яктан үсәргә тырышыгыз.

 Алия ГАРИФОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 442

Комментирование запрещено