Сабир бабайның сабырлыгы

NcajQ3TdosE1941 елның 22 июне. Халык Сабан туенда ял итә. Шушы көндә канга туймас фашист этләре безнең илгә басып керәләр. Аяусыз сугыш башлана. Бу хәбәр бөтен халыкны кайгыга сала. Безнең авылны да читләп үтми ул кайгы. 176 кеше фронтка китә, 98е яу кырында ятып кала. Бүгенге көндә бер генә исән ветераныбыз да юк. Бу язмам сугыш кырыннан исан-сау кайтып, матур, үрнәк гомер иткән Сабир Ярулла улы Сафиуллин турында.

Сабир Ярулла һәм Гыйльмафа Сафиулиннар гаиләсендә дөньяга килә. 4 малай, ике кыз була аларның гаиләсендә. Колхозлашу елларында юкка рәнҗетелә бу кешеләр. Мал-мөлкәтсез калган гаиләгә бик кыен була. Шулай да, өй күтәреп, әкрен генә тормышларын җайлап җибәрәләр. Ике кызлары кияүгә чыга, ике өлкән уллары читкә китеп шахтада эшлиләр. Ярулла ага авырып китә һәм бик иртә вафат була.

Яшьли кул арасына керергә туры килә Сабирга. Шулай да мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укый. Үзе ясаган чаңгыда, тимераякта шуа. Тәртипле, сабыр егет булып үсеп җитә, клубта пьесалар әзерләп сәхнәгә куя, һәрьяклап килгән актив егет булып урта мәктәпне тәмамлый.
1940 елның көзендә Сабирны армиягә алалар. Читада хезмәт иткәндә командирыннан әнисенә Рәхмәт хатлары гына килеп тора. Ә 1941 елның августында егетләрне сугышка җибәрәләр.

Солдатларны вагонга төяп алып китәләр. Байтак кына барганнан соң поезд Польша станцияләренең берсендә туктый. Кинәт кенә килеп чыккан фашист самолетлары аларны бомбага тота. Сабир белән сабакташы Әсгать Мөхәммәтҗанов, вагоннан сикереп төшеп, урманга таба йөгерәләр. Шартлаудан исән калган солдатлар якындагы армиягә килеп кушылалар. Озак та үтми, Сабир яралана. Госпитальдән чыккач, яралары төзәлсен өчен, авылына кайтарып җибәрәләр. Бераз хәл кергәч, 1942 елда ул тагын сугышка китә, кабат яралана, савыгып, тагын сафка баса.

Соңгы ярасын Белгород өлкәсендә ала. Аяусыз сугышта безнең солдатлар кырыла гына, чөнки беренче елларда көчләр тигез булмый әле. Чигенү приказын ишетми калган Сабир янында бомба шартлый, һәм солдат, хәлсезләнеп, җиргә ава. Атыш тынып торган арада аны эзләп килгән иптәшләреннән документларын алып китүләрен, ә үзен калдыруларын үтенә, үлем сәгате килгән инде, дип уйлый. Сабир иртәнгә кадәр аңсыз ята. Иртән немецлар килеп, яралыны төрткәлиләр, типкәлиләр дә, ул күзләрен ача. Кулы белән үзенә таба ымлап, атыгыз мине, дип аңлата. Ләкин немецлар атмыйлар, кызылармиячеләрне тере килеш кулга алырга, җәзалап үтерергә дигән фәрман бар икән. Безнең исән калган солдатларны барысын да җыеп алып, ниндидер чоланга шыплап тутыралар. Кич белән тагын шартлаулар ишетелә башлый. Яралы солдатлар өстенә чолан ишелеп төшә, такталар астында авыр яралылар һәлак була, билгеле… Ләкин Сабирның гомере бетмәгән әле. Дошманнар киткәч, авыл халкы бу мәет базын килеп карый. Бер хатын Сабирның кыймылдавын күреп ала. Ул аны тирәнрәк чокырга төшереп яткыра, су эчерә һәм бер алма бирә, өстен салам белән каплый. “Без немецлар кулында, үлгән булып ят”, — дип калдыра яралыны бу хатын. Икенче көнне немецлар кабат бөтен җирне тентеп чыгалар һәм аңсыз Сабирны табып алалар. Аңына килгәндә янында бер кызны гына күрә. Ул миһербанлы бала да солдатка су бирә. Сабир аңардан нинди число икәнен сорый һәм үзенең 10 көн буе аңсыз ятуын аңлый. Ярасы сызлаганга түзмичә, авырткан җирен капшап караса, бер аягы юк икән. Шуннан соң немецлар яралыларны машинага төяп алып китәләр, күпме барганнарын белми, машинаны бушатканда гына аңына килә. Шулай итеп ул тоткынга эләгә. Ничек кенә җәзаламыйлар аларны! Көн дә ачлыктан интегеп, үлем көтеп ята ул. Шулай да вакыт-вакыт өмет чаткысы кабынып ала күңелендә. Яшәргә, ничек тә булса исән калырга!

Безнекеләр якынлаша башлагач, немецлар тоткыннарны ташлап качалар. Юындырып, чиста киемнәргә киендереп, ашатып, яралыларны Тихотник шәһәре госпиталенә урнаштыралар. Сугыш беткәнче шунда дәвалана Сабир. Фашистлар җиңелгәч кенә авылга хат язып исән булуын белдерә. 1945 елның октябрендә үзе дә кайтып төшә.

Күкрәк тулы медальләре, орденнары булган егет сөйгәне Мөсәвәрә исемле кызга өйләнә. Тик өйләнү һәм сугыштан сәламәт кайту куанычы озакка бармый. Куштаннар ул тоткында булган, кулак малае дип күзен дә ачырмыйлар. Ир-егет моңа бик борчыла. Бер ел буе авылда тарта-суза көн күрәләр. Икесенә дә эш юк. Газетадан белдерү күреп, Камышлыда укытучылар әзерләү курслары ачылуы турында ишетеп бара. Укуын бик яхшы билгеләргә тәмамлап кайтса да, эш бирмиләр.

Яшьләр киңәшәләр дә Мөсәвәрәнең туганнары янына Төрекмәнстанга китәләр. Икесенә дә шундук эш табыла, уллары туа. Хезмәттәшләре Сабирга оборона министрына хат язарга киңәш итәләр. Ул иптәшләренең, командирларының исемнәрен, кайда сугышканын, ниләр күргәнен язып җибәрә һәм җавап ала. Анда җирле хәрби комиссариатка барып язу, ә хастаханәдән инвалидлык алырга кирәк, диелгән була. Йөри торгач, аңа 2 төркем инвалиды бирәләр.

Тормыш җайланып китте дигәндә генә Гыйльмафа әбидән хат килә: “Балалар кайтыгыз, картайдым! Кайтмасагыз — рәнҗим”, — дип яза чарасызлыктан әнкәсе. Нишләсеннәр? Җыеналар да юлга чыгалар.

Ләкин туган авылда аларны колач җәеп каршы алучы булмый. Тагын ике ел эшсез торалар. Кич утырырга килгән иптәшләре Бөгелмәдә укытучылар институты ачылу турында хәбәр иткәч, Сабир тагын укырга китә. Ул елда Хәйдәр исемле икенче уллары дөньяга килә. 1951 елда гаилә башлыгы укуын тәмамлап авылга кайта. Ул мәктәптә география һәм биология фәннәре укыта, бөтен җанын биреп эшли. Бер-берсен хөрмәт итеп яшәү, улларының акыллы балалар булып үсеп килүе гаилә башлыгына дәрт өсти. Ул колхоздан җир сорап ала, укучылар һәм укытучылар, колхоз ярдәме белән бу җирдә җиләк- җимеш бакчасына нигез сала. Төрле-төрле карлыган, крыжовник, алма, чия агачлары утырта биология укытучысы. Авылда помидор үстерүче беренче кеше дә ул була. Үсентеләре үз гаиләсенә дә җитә, авыл халкына да тарата. Ул елларда мәктәп бакчасында кыяр, помидор, кишер, чөгендер, төрле сорттагы кәбестә, бәрәңге үсә иде. Ә аллы-гөлле чәчәкләре?! Иртә яздан караңгы көзгә кадәр укучылары белән мәш килә иде Сабир абый. Бер аяк белән иелеп эшләп кара син! Уңганнарның да уңганы иде ул. Укучылар аңардан эшкә, үз көчең белән тапкан ризык тәмен татырга өйрәнделәр.

Мәктәп бакчасында эшләгәндә туйганчы кыяр-помидор ашау, җиләк-җимештән авыз итү балалар өчен зур шатлык иде. Җимешләр өлгергәч, Сабир абый авыл халкына хәбәр итә. Әби-апалар җимешләрне җыеп саталар. Шул акча һәм базга салынган яшелчәләр кышын балаларны мәктәп ашханәсендә ашату өчен тотыла иде. Сабир абыйдан күреп, районның башка хуҗалыклары да җимеш бакчалары, яшелчә үстерә башлыйлар.

Ул гына да түгел, авылда беренчеләрдән булып умарта оялары да ясап, умарта тота иде. Ә гаиләсе — аның уң кулы да, сул кулы да. Бергәләшеп барысын да булдырдылар — мал-туар да, кош-корт та асрадылар. 5 балаларына да эш җитә, барысына да тигез итеп бүленгән…

Берзаман Яңа Ярмәккә Белгород өлкәсенең Новотаволжанка авылыннан хат килеп төшә, аны безнең кебек укучы балалар язган. 9 май митингыннан соң балалар сугыш елларында күмелгән геройларга чәчәк куярга, каберләрен чистартырга дип зиратка килгәннәр. Шунда Куйбышев өлкәсе, Яңа Ярмәк авылыннан сугышка киткән Сафиуллин Сабир Ярулла улы Польшаны азат иткәндә һәлак булды, дип язылган кабер табалар һәм, каберен чистарттык дип, Яңа Ярмәккә хәбәр итәләр. Укучы балалар барысы да исем-фамилияләрен дә ахырда язганнар. Безнең мәктәп дуслашып китә Новотаволжанка укучылары белән. Күп еллар хатлар алышып торалар.
Сабир абый бу хатны алгач ниләр кичерде икән, анысын белмибез.

“Сабир абыйның дәресләренә тагын бер генә керәсе иде, — дип сагына әбием. — Йомшак күңелле, бала җанлы иде укытучыбыз”. Бигрәк тә аның хезмәт дәресләрен искә алалар апа-абыйлар. Нәрсәләр генә ясарга өйрәтмәгән ул хезмәт дәресләрендә – урындык-өстәлләр, сыерчык оялары, эскәмияләр һәм башка әйберләр. Яшәү ямен, эшнең тәмен белеп яшәгән укытучы балаларны да шуңа өндәгән. Үлем белән күзгә-күз очрашкан кеше генә тормышны шулай ярата беләдер.

Төпчекләре урта мәктәпне тәмамлаган 1976 елда йөрәк өянәгеннән вафат була Сабир Ярулла улы. Үзе үлсә дә, матур хезмәте халык күңелендә саклана. Авылдашлары аны гел искә ала, онытмый. Балалар тынычлыкта яшәсен, дип кан койган, безне тормыш ямен, дөнья матурлыгын күрергә, илебезне яратырга өйрәткән сугыш ветераннарын онытырга хакыбыз юк. Алар безнең күңелдә мәңге сакланыр.

aMd-Z7KFAXgNcajQ3TdosE

Әбием Рузалия ГАФУРОВА истәлекләре буенча язылды.

 Айлинә ХӘМИДУЛЛИНА, Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
(❗инша бәйгедә катнаша)

Просмотров: 709

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>