На 94-м году жизни скончалась композитор София Губайдулина / Танылган композитор София Гобәйдуллина вафат

4c46e0101e0ed17a2a7832e037b23b90На 94-м году жизни скончалась выдающийся композитор София Асгатовна Губайдулина. Об этом сообщает пресс-служба мэрии Казани.

В сообщении не приводится никакой информации об обстоятельствах случившегося.

«София Асгатовна была человеком-эпохой, выдающимся композитором современности и человеком выдающихся личных качеств. Для нас она навсегда останется образцом преданности творчеству, стремления к непознанному, эталоном порядочности, честности, внимательного и бережного отношения к миру и людям», – прокомментировал это печальное событие мэр столицы Татарстана Ильсур Метшин.

София Асгатовна Губайдулина родилась в Чистополе 24 октября 1931 года в русско-татарской семье. Детство и юность будущего композитора прошли в Казани, здесь она жила с 1932 по 1954 год.

В 1954-м окончила Казанскую консерваторию по классу фортепиано, в 1959-м – Московскую консерваторию по классу композиции, а в 1963-м – аспирантуру Московской консерватории по классу композиции.

С 1960–1970-х годов активно разрабатывала новые пути в области звуковой выразительности. В конце 1960-х – начале 1970-х годов работала в Московской экспериментальной студии электронной музыки.

С 1975 года входила в композиторскую группу «Астрея». В 1980-е годы рассматривалась творческой общественностью как член так называемой «московской троицы» (совместно с Альфредом Шнитке и Эдисоном Денисовым). С 1991 года проживала в Германии.

Автор более ста симфонических произведений, сочинений для солистов, хора и оркестра, инструментальных ансамблей, музыки для театра, кино и мультфильмов. Заслуженный деятель искусств РСФСР. Почетный гражданин Казани.

tatar-inform.ru

***

Танылган композитор София Гобәйдуллина 93 яшендә вафат булды. Казан мэры Илсур Метшин кайгы уртаклашты. Бу хакта шәһәр мэриясе сайтында хәбәр иттеләр.

«София Әсгать кызы Гобәйдуллина вафат булу турында ишеттек. Бу хәбәр безне тетрәндерде. София Әсгать кызы – ул үзе бер чор иде. Заманның атаклы композиторы һәм күренекле шәхси сыйфатларга ия булган кеше. Ул безнең хәтердә иҗатка бирелгәнлек, танып беленмәгән нәрсәләрнең асылына төшенергә омтылучанлык, намуслылык, дөньяга һәм кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәт үрнәге булып калачак.

Ул дөньяны гениаль рәвештә ишетә белә һәм үзенең әлеге талантын тыңлаучылары белән бүлешә иде. Аның теле планетаның төрле почмакларында яшәүче кешеләргә аңлаешлы булды, көндәлек тормыштан югарырак күтәрелеп, яшәешнең төп мәсьәләләре турында уйланырга этәрде.

Без аңа чиксез рәхмәтле. Ул, эше бик күп булуга карамастан, яшьлеген уздырган һәм профессионал буларак формалашкан шәһәренә килеп йөрергә вакыт таба иде. Яшь музыкантларга игътибарын бирә иде.

Казан мәңгегә София Гобәйдуллинаның исеме һәм язмышы белән тыгыз бәйләнгән булачак. Шәһәребез урамнарында, аның исемен йөрткән Заманча музыка үзәгендә, казанлыларның йөрәкләрендә аның эзе һәрвакыт җылы булып калачак. Безнең өчен София Әсгать кызы мәңгегә якын кеше булып калачак, без аның истәлеген кадерләп саклаячакбыз. Ә аның талантын сөючеләргә юаныч булып София Әсгать кызының музыкасы калды», — дип белдерде Илсур Метшин.

Софья Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә дөньяга килә, ә балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Мәктәпне тәмамлап, Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укырга керә.

1969 – 1970 елларда Мәскәү эксперименталь электрон көйләр студиясендә эшләп ала, 1975 елда «Астрея» группасы белән бергә эшли. 1992 елда композитор Алманиягә – Алпен-Унтерглиде шәһәренә күченеп яши башлый.

София Гобәйдуллина киң аудиториягә кинофильмнар һәм мультфильмнар өчен язган музыкасы белән билгеле. Алар арасында «Маугли», «Человек и его птица», «Чучело», «Крейцерова соната», «Кошка, которая гуляла сама по себе» һәм башкалар.

Композитор 2023 елда «Грэмми» премиясенә дәгъва итүчеләрнең берсе булды. Аның «Гнев божий» әсәре «Иң яхшы заманча классик композиция» категориясендә номинацияләнгән иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 452

Комментирование запрещено