Яхшылыгың белән үрнәк син

02CpjhzhOH015 мартта Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре Рәшидә Рәшит кызы Хәмидуллинага 55 яшь тула. Шушы уңайдан аны юбилее белән котлап, күңелебездә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсебез килә. 

Рәшидәбез — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Һәр елны җәен аның йорты кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә. Эштә дә Рәшидәбез чәчәкләр үстереп, хезмәттәшләренә һәм килгән кунакларның туган көннәренә бүләк итеп, шатландырып тора.

Һәрвакыт матурлыкка омтылган тынгысыз ханым аш-суга да бик оста, бигрәк тә телеңне йотарлык камыр ризыклары пешерә ул. «Һәрвакытта да хәрәкәттә булуы — үзе бәхет», дип саный.

Хезмәттәшебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын. Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, тормыш иптәшең Фәнүл белән балаларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. 

Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, ярдәм итәргә әзер торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.

Гомер уза – 55 ел
Узып киткән кай ара?
Әй, Рәшидә, бүген борылып,
Үткәннәреңә кара.

Камышлыда тугансың
Дүрт балалы гаиләдә.
Мең тугыз йөз җетмешнең
Яз ае - мартында.

Самарага китеп бардың,
Укып, мәктәп бетергәч.
Ярты ел эшләдең Кләүледә,
Практикага җибәргәч.

Җиде ай очрашкач, кияүгә
Чыктың син Фәнүлеңә.
Яңа тормыш башлыйм,- диден,
Шундый егет булганда.

Өйрәтте тормыш, өйрәтте,
Үзгәрде бит Рәшидә.
Тәмле-тәмле ризыклар
Пешереп куя өстәлгә.

Мең шөкер, балалары да
Бик акыллы булдылар:
Укыйлар да, эшлиләр дә,
Тормышлар да корырлар.

Кызың белән улларына
Син — бик кадерле әни.
Фәнүленә терәк булып,
Хөрмәтле хатын булып яши.

Бөтенесе шулкадәрле
Якын итәләр сине.
Шулай бергәләп-берләшеп,
Һәрчак эшләсәк иде.

Безгәме, дип, шундый бәхет,
Ышанып та бетмибез.
Киң күңелле булуыңа
Мең рәхмәтләр әйтәбез.

Рәшидәбез, иртән-иртүк
Бер дә тик утырмыйсың.
Җәй сыман чәчәкләргә
Тәрәз төбен күмәсең.

Бар җиргә дә өлгереп,
Ярдәм кулы сузасың.
Хәл белешеп, килергә дә
Һәрвакыт җаен табасың.

Ярмәк авылына кайтып,
Бик матур йорт алдыгыз.
Аның да тирә-ягын
Чәчәкләргә күмдегез.

Шөкер итеп Аллаһыга,
Юбилеең җитте менә.
Хезмәттәшләр исеменнән
Барсы өчен рәхмәтебезне
Кабул итеп ал гына.

02CpjhzhOH0A3pnW8vgmWQ aVEThKC2h-0Изге теләкләр белән Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 582

Комментирование запрещено