«Самар татарлары» мәгълүмат медиа-порталы редакторы Римма Равил кызы НУРЕТДИНОВАга!

d7eff34a8326b7b5f4d0ccd8f1af5ef1Хөрмәтле Римма ханым!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте исемемнән туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Сез эш сөючәнлегегез, үткен каләмегез белән абруй казандыгыз. Сез җитәкләгән “Самар татарлары” сайтын белмәүче кеше сирәктер.  Татар халкы, сайттагы мәкаләләрне укып, төрле яктан хәбәрдар.    

Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар, ныклы сәламәтлек насыйп итсен.

И.Г.ШӘКУРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Елховка районындагы Тупли авылы җирлеге башлыгы Минехәт Сәетгали улы ЗӘЙДУЛЛИНга!

img-871902226_6835793669721656Хөрмәтле Минехәт әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Тупли авылында яшәүчеләрнең көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз. Хәерле хезмәтегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын! 

Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.  Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Нәзирә Мәзгүт кызы ГЫЙЛЬМАНОВА-ШАРАПОВАга!

ahYjF1SPf5UКадерле сыйныфташым! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим!  Сиңа һәм якыннарыңа чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телим. Киләчәгең кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.

Иң изге теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.