«Самар татарлары» мәгълүмат медиа-порталы редакторы Римма Равил кызы НУРЕТДИНОВАга!

d7eff34a8326b7b5f4d0ccd8f1af5ef1Хөрмәтле Римма ханым!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте исемемнән туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Сез эш сөючәнлегегез, үткен каләмегез белән абруй казандыгыз. Сез җитәкләгән “Самар татарлары” сайтын белмәүче кеше сирәктер.  Татар халкы, сайттагы мәкаләләрне укып, төрле яктан хәбәрдар.    

Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар, ныклы сәламәтлек насыйп итсен.

И.Г.ШӘКУРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1930

Комментирование запрещено