“Татаркино” “Мулла” фильмын карарга чакыра

news_46954Фильмда сүз эшмәкәр чакыруы буенча авылга мулла булып кайткан Әсфәндияр турында бара. Авыр язмышлы егеткә иманы бетеп баручы авыл кешеләре белән очрашырга, күп кыенлыклар аша үтәргә туры килә.

“Мулла” фильмы Оренбугта узган XI Халыкара «Көнчыгыш һәм Көнбатыш. Классика һәм Авангард” дип аталган кинофестивальдә төп бүләкне яулады.

ХIV Халыкара Казан мөселман киносы фестивалендә “Тулы метражлы нәфис фильм режиссеры” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм Татарстан Президентының “Кино сәнгатендә гуманизм өчен» дигән махсус бүләгенә лаек булды.

“Мулла” нәфис фильмы 2018 елда драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән. Режиссерлары – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров. Продюсеры – Миләүшә Айтуганова. 

matbugat.ru

Просмотров: 424

Комментирование запрещено