Рамазан — балалар өчен дә шатлык

EhH86KpnQxgСамараның «Яктылык» мәктәбендә балалар һәм ата-аналар өчен ифтар мәҗлесе узды.

Изге Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр кояш баегач су һәм җимеш белән авыз ачалар. Менә Самараның татар мәктәбе укучыларының ата-аналары, балалары, татар милли гореф-гадәтләрен өйрәнү белән беррәттән, ислам дине кагыйдәләре белән дә танышсыннар өчен массакүләм ифтар мәҗлесе үткәрергә ният иттеләр.

Мәктәп ифтарында катнашучылар өчен дин темасына багышланган конкурслар үткәрелде, дини шигырьләр һәм җырлар яңгырады

Авыз ачканнан соң кунакларны хуш исле пылау, чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.

Әлеге материалны тулысынча газетабызның 15 мартта басылып чыккан санында укый аласыз.

e1B4PjFRVmgEhH86KpnQxg y2bfpUWmKA4

 Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 461

Комментирование запрещено