Әссәләмү галәйкүм, хөрмәтле кардәшләр.
Самара өлкәсендә сакланып калган иң борынгы мәчетләрнең берсе булган Камышлы районының Татар Байтуганы авылындагы мәчетне төзекләндерү эшләре башланды.
Элегрәк булган янгын да аңа шактый гына зыян салган булып чыкты. Мәчетнең нигезләрен һәм дивар бүрәнәләрен ныгытып, бинаны тулаем калай белән төрергә ниятләп торабыз, иншә Аллаһы. Билгеле, бу эшләрне башкару өчен үзебезнең генә мөмкинчелегебез юк. Шуңа күрә бу изге эшебезгә мөмкин кадәр ярдәм итүегезне сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык.
Ярдәмнәрегезне 8-917-152-33-79 телефон номерына бәйле картага “Ремонт мечети Байтуган” билгесен куеп җибәрә аласыз.
Сезнең ярдәмегезгә өметләнеп, Татар Байтуганы мәхәлләсе халкы.
Просмотров: 448