Самими күзләрендә шәхес чагыла

8H3pE6L0PgwУл — яраткан әни, кадерле тормыш иптәше, үрнәк әби һәм ана. Шуның өстенә берничә буын балаларга белем һәм тәрбия биргән алыштыргысыз укытучы. Сүзебез Денис авылында туып-үскән, 33 ел гомерен мәктәпкә һәм балаларга багышлаган Нурсинә Хадый кызы Хәмәтшина турында.

Аның белән әңгәмә коруыбыз очраклы хәл түгел. Ул олылар белән дә, яшьләр белән дә уртак тел таба, үз кеше була белә. Бу сыйфат табигатьтән бирелгән бүләк тә, еллар буе туплаган тәҗрибә дә. Мәктәптән китүенә әле бер ел да үтмәгән, ә укучылары инде мәктәпне аңардан башка күз алдына китерә алмаулары турында сөйлиләр. Бу чынлап та шулай. Аның канаты астында тәрбияләнгән укучы буларак, мин шуны әйтә алам: уку сәгатьләреннән тыш, махсус түгәрәкләр оештырып, гаилә мәшакатьләрен калдырып, укучылары янына ашыга иде ул. Шул рәвешле күп кенә сәләтле балаларны иҗат юлына бастырды. Милләтен, татар әдәбиятын якын итүчеләр булып үсте аның дәвамчылары. Ә Нурсинә апаның безгә билгеле булмаган сыйфатларын әңгәмә барышында ачыкладык.

Мәкалә газетабызның 15 март санында басылып чыкты, укыгыз.

Лилия ГАЛИУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 426

Комментирование запрещено