Ялгыз әти

8196Тол калган ирләргә багышлана

Аерылгысыз ике аккош кебек,
Һәрчак булдылар бергә.
Әткәемне ялгыз калдырып,
Китте әнкәм мәңгегә.

Хәлләреңне белер өчен,
Кайтып киләм, әнә өем дә.
Тәрәзәдә ут та күренми,
Ник сүндердең аны, әткәем?

Кабызып куйчы утларыңны, әткәй,
Әнкәм рухы кайтыр яктыга.
Тәрәздә утың күренмәсә,
Борылып китәр, зинһар, куркытма.

Беләм, әткәй, ялгыз башың
Сагыш утларында янасың
Салкын мендәреңне кочып,
Ниләр генә уйлап ятасың?

Йөрәгеңнең ачы әрнүләрен
Баса алмас җылы сүзләр дә.
Нык бул, әткәм, алчы кулымны -
Каргама тик язмышыңны.

Син ялгыз түгел, әткәем,
Балаларың — синең җимешләрең.
Безне тынычландырып яшәтә
Назлап әйткән сүзләрең.

Сакла, әткәй, әнкәм рухын,
Гел янәшәңдә булсын.
Без кайтканда тәрәзәңдә
Утың гел янып торсын.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 486

Комментирование запрещено