Бәрмәгез таш белән якыннарга,
Тик бәрегез «тәмле аш» белән.
Күңелләрдә булыр шатлык һәм тынычлык,
Мәхәббәтне саклап калалсаң.
Авыр сүзләр әйтмә, түз әз генә,
Үтеп китәр күңелең ярсуы.
Кояш чыккан кебек күк йөзендә,
Югалтмассың кадерле кешеңне.
Уйламыйча әйткән сүзләр
Очып китә коштай кайларга?
Кошны тотып алып булыр…
Сүзне булмый тотып алырга.
Ә якыннар, алар — игелекле,
Кирәккәндә килә ярдәмгә.
Хәлләреңне сорап, аралашып,
Җиңеләйтә борчу-сагышыңны.
Киңәш бирми чит булганнар,
Үзләренең дә бар уй-моңы.
«Ярар, сабырлыкта булыйк,
Үтәр көннәр, килер яхшылык».
Элеккечә тыныч, дус яшәр өчен
Кирәгер шул сынау үтәргә.
Якыннар бит якынаерлар да,
Ләкин шикләну булыр күңелдә.
Бәрешмикче ташлар белән,
Әйтмик авыр сүзләр дә.
Аяз булсын күкләребез,
Кадерен белеп яшәргә.
Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.
Тольятти шәһәре — Иске Ярмәк авылы.
Просмотров: 708
Молодец!!! УМНИЦА!!!! Такие правильные слова и важные вещи сказаны. Напоминание нам о правильном понимании ценностей жизненных, человечности, доброте!!! Жизнь коротка и прожить её надо достойно!!!