Рамазан гаете мөбарәк булсын!

1-DSC_0052

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Менә инде мөбәрәк Ураза аен озатабыз. Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән Ураза гаете белән тәбриклим.

Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: «Һәр игелекле гамәл – сәдака ул». Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. 

Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар Җәмигъ мәчете коменданты Рәшит Әхмәтгазый улы КӘРИМОВка!

378d03c036b1c91216ceafab60dd138fХөрмәтле Рәшит әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Балаларыгызның игелеген күреп, хәләл җефетегез белән тигез гомер итәргә насыйп булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.