Тормышыбызга матурлык өстәүче мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан 20 ел буе Самараның Управленческий бистәсенең «Чайка» мәдәният йорты директоры булып эшләүче Гүзәлия Мөнип кызы Сафина белән таныштырабыз.
Гомерен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган героебыз бала чагында ук хореография белән мавыккан. Гаилә 1981 елда Управленческий бистәсенә күченгәч, Гүзәлия «Чайка» мәдәният йортының хореография түгәрәгенә языла. Ә 1991 елдан шул ук хореография коллективы җитәкчесе вазыйфаларын үти башлый.
- 2005 елда «Чайка» мәдәният йорты директоры итеп билгеләнгәндә, мин аның бина гына түгел, мәдәни тормыш йөрәге булуын да аңлый идем инде. Мәдәният йорты кешегә иҗатын, энергиясен һәм сәләтен таныту урыны булырга тиеш ул, — дигән девиз астында яши Гүзәлия ханым.
Ярым җимерек бинаны кабул итеп алган Гүзәлия Мөниповна куркып та, аптырап та утырмый, беренче көннән үк җиң сызганып эшкә алына.
Әңгәмәне тулысынча газетабызның 29 март санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 509