Юрист Дилфүзә Әсәнова: “Никах килешүе гаилә иминлеген сакларга ярдәм итәчәк”

1Тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да матур булган татар хатын-кызлары бигрәк сокландыра да инде!

Самара шәһәрендә яшәүче Рөстәм кызы Дилфүзә Әсәнова нәкъ шундый ханымнар исемлегенә керә. Нәзакәтле, ягымлы, мөлаем, елмаючан, йомшак кына сөйләшүче асыл татар хатын-кызы ул. Ә эчке дөньясының байлылыгына исләрең китәр! Үзе гыйлемле, зыялы, милли җанлы, диндәшләре, милләттәшләре, ана телебез, динебез өчен янып-көеп яшәүче шәхес. Һәрнәрсәгә үз карашы бар.

Дилфүзә Пенза өлкәсенең Татар Кынадысы (Татарский Канадей) авылында туып-үскән. Саратов шәһәрендә юридик академияне тәмамлап, бүгенге көндә үз һөнәре буенча эшли.

Милләттәшебезнең төрле темаларга кагылышлы төпле, акыллы фикерләрен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

- Дилфүзә, ни өчен юрист һөнәрен үзләштерергә булдыгыз?

- Мин кечкенәдән дөреслекне яраттым. Юкка рәнҗетелгәннәрне гел яклый идем. Гаделлек эзләү, гаделлек өчен көрәшү – миңа балачактан хас булган сыйфатлар. Шуңа күрә, һөнәр сайлау вакыты килеп җиткәч, хокук белгече булырга карар кылдым да инде.  

- Шәһәребездә гаиләләргә ярдәм күрсәтүче “Берләшү” үзәген булдырып, аны җитәкләп киләсез. Оешмагызның максатлары һәм эшчәнлеге турында сөйләп үтсәгез иде.

- Мин гаилә, аналык, аталык һәм балачакны саклау өлкәсендә юридик хезмәт күрсәтеп киләм. Эш барышында шуны аңладым ки, гаиләдә барлыкка килгән проблемаларны хәл итәр өчен юристка үз хезмәтенә төрле белгечләрне – психолог яисә психиатр, педагог, хәтта дин әһелләрен дә җәлеп итәргә кирәк. “Берләшү” үзәге нәкъ шушы максаттан чыгып булдырылды да инде.

Оешмабызда югары профессиональюрист, психолог, педагоглар халыкка тиешле ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук бездә гаилә клубы эшләп килә. Биредә төрле яшьтәге, төрле караштагы кешеләр, гомуми традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә берләшеп, гаилә хәлләренә, буыннар бәйләнешен ныгытуга кагылышлы мәсьәләләрне, проблемаларны чишү җаен эзлиләр, фикерләре, тәҗрибәләре белән уртаклашалар, киңәшәләр.

Гомумән, без эшне судка кадәр җиткермәскә тырышабыз. Гаиләдә туган низагларны тынычюлбелән хәл итү – минем принципиаль позициям. Ә конфликтлар төрле була: аерылышу һәм бу очракта баланың әтисеме яисә әнисеме янында калуы турында бәхәсләшү, милек, мирас бүлешү һәм башкалар. Алимент түләү дә үткен мәсьәлә булып тора.

Кайчак безгә ярдәм сорап килгән мөселманнар өчен дин әһелләренең фикере мөһим булып тора. Бу очракта Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәтенә, имамнарга мөрәҗәгать итәбез.

Дөресен генә әйткәндә, аерылырга теләүче парлар өчен, иң беренче чиратта, юрист та түгел, ә психолог ярдәме кирәк. Кайберәүләр чынлап аерылышырга да теләмиләр, кызган чакларында хәләл җефетенә үч итеп яисә аны куркытырга теләп кенә шундый карарга киләләр. Шуңа күрә без башта үзләре белән сөйләшү алып барабыз, гаиләне саклап калырга, бер-берсен гафу итәргә үгетлибез.

Әгәр дә инде эш судка кадәр барып җитте икән, бу әле проблема тулысынча хәл ителде, дигән сүз түгел. Суд карарын кулга алгач та, күп мәсьәләләрнең очына чыгарга туры килә. Мәсәлән, приставлар белән эш итү, суд карарларының үтәлүен күзәтүдә тоту һәм башкалар.

Шуны ассызыклап үтәсем килә – аерылышканда ике як өчен дә иң хәерлесе – ул үзара аңлашу килешүе (мировое соглашение) төзү. Шуңа күрә без кешеләрне шушы карарга килергә өндибез. Чөнки гаиләдә низаг чыкты икән, бу бәхәстә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк, барысы да зыян күрә.

- Сез кешеләргә шулай ук бушлай юридик ярдәм дә күрсәтәсез икән?

- Әйе, әйтик, мин менә инде өч ел гаиләдәге җәбер-золымнан җәфа чиккәннәргә булышам. Алар арасында хатын-кызлар, ир-атлар да, картлар, балалар да бар.

Шулай ук өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә төрле мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр бирәм.

- Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм шәһәребезнең “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды белән берлектә гамәлгә ашырылган проектларыгыз да бар икән?

- Әйе, без бергәләп “Бердәм эш”, “Буыннар бәйләнеше” проектларын булдырдык.

Мәсәлән, Өлкәннәр көнендә “Ак розалар” исемле акция үткәрелде. Идел яры буенда олы яшьтәге кешеләргә чәчәкләр өләшеп йөрдек. Үзләреннән күпме изге теләкләр, рәхмәт сүзләре ишеттек! Әлеге чара төбәгебездә күркәм гадәткә әйләнеп китәр, дип ышанам.    

“Буыннар бәйләнеше” проекты кысаларында исә өлкәннәр белән очрашулар үткәреп, аларның истәлекләрен, акыллы фикерләрен, теләкләрен, тормыш һәм рухи ихтыяҗларын  язып алабыз, ягъни яшьләр олыларны яхшырак аңласыннар өчен үзенә күрә бер яңа тарих туплыйбыз.  

Россиядә гомер итүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү йөзеннән “Төрле булырга хокуклы” исемле проект өстендә дә эшлибез.

Безнең “Берләшү” үзәге шәһәребездә узган мөселман форумында катнашты. Бу да – өлкә Диния нәзарәте һәм “Болгар мирасы” фонды белән бергә оештырылган чара. Анда традицион гаилә кыйммәтләренсаклауга һәм хокукый нигезләргә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.

Форсаттан файдаланып, башлангычларымны, идеяләремне хуплаучы, җәмәгать эшләрендә, социаль проектларны гамәлгә кертүдә миңа зур ярдәм күрсәтүче мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинга, “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фондының Попечительләр шурасы рәисеГомәр Батыршинга, Тарихи мәчет советы рәисе Усман Илингинга олуг рәхмәтләремне белдерәсем килә.  

- Ә сез форумда нинди темага чыгыш ясадыгыз?

- Мин күбесенчә хокукый нигезләргә тукталдым. Никах килешүе (сүз мулла укыган никах турында бара – автор искәрмәсе) темасына аеруча басым ясадым. Чөнки, эш тәҗрибәмнән чыгып, мөселманнар арасында ир һәм хатын хокукларына, вазифаларына кагылышлы никах килешүе төзүне актуальләштерергә кирәк, дигән фикергә килдем. Ник дисәгез, бу гаилә иминлеген сакларга ярдәм итәчәк.

Форумда шундый килешү проектын булдыру турында сүз алып барылды. Әлбәттә, ул юридик көчкә ия булмаячак, чөнки закон буенча төзелгән никах килешүе бары тик милек мөнәсәбәтләрен (имущественные отношения) генә үз эченә ала. Әмма һәрхәлдә ир белән хатын вазифаларына һәм хокукларына кагылган никах килешүендәге сорауларга бирелгән җаваплар кияү белән кәләшкә бер-берсенең холкын тагын да яхшырак аңларга, карашларын, ихтыяҗларын, теләкләрен белергә булышачак. Ягъни киләчәктә гаиләне бәхетсезлектән саклап калу өчен үзенә бер профилактика чарасы булачак. Әлбәттә инде, теләгән кешеләр, никах килешүеннән тыш, юристка мөрәҗәгать итеп, милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы килешү дә төзи алачаклар.

- Дилфүзә, сез бит әле волонтерлык белән дә шөгыльләнәсез? Әлеге җәмәгать эшегез өчен “Намуслылык” дип аталган өлкә акциясе лауреаты исеменә дә лаек булгансыз икән.

- Бу эшчәнлегем шулай ук юридик хезмәтем белән бәйле. Гаиләдәге җәбер-золымнан җәфа чиккән, авыр тормыш хәлендә калган, ата-ана вазифаларын тиешлечә үтәмиләр, дип, нигезсез гаепләнгән кешеләргә булышам.

Хәзер менә гаиләдә җәбер күргән хатын-кызларга ярдәм күрсәтү юнәлешен көчәйтергә телибез.

- Сезнеңчә, имин гаилә нинди булырга тиеш?

- Башта шуны ассызыклап әйтәсем килә – тормышта идеалькешеләр булмый! Һәркемнең үз кимчелекләре бар. Иң беренче чиратта, гаиләдә үзара ихтирам хөкем сөрергә тиеш. Хөрмәт юк икән, тынычлык та булмаячак. Бер-береңә карата кайгыртучан, кызганучан, сабыр булырга, гафу итә, юл бирә белергә кирәк.

- Ә үзегез бәхетле гаиләдә үстегезме?

- Аллаһыга шөкер, татар авылында, зур һәм бик тату гаиләдә тәрбияләндем мин. Әти-әнием, әби-бабам, апам һәм сеңелем арасында көчле мәхәббәт, наз, чиксез бәхет тоеп үстем.

Гаиләбездә буыннар бәйләнеше нык булды. Уртак эш аша әти-әниебез, әби-бабабыз безгә үз осталыкларын, белемнәрен, тәҗрибәләрен тапшырдылар.

Безнең үз гореф-гадәтләребез дә бар иде. Әйтик, әнием белән берәр эш эшләгәндә татар җырларын җырлый идек. Әнкәем безгә башкарган бишек җырларын хәзер мин үз балаларыма җырлыйм.

Ә инде барыбыз бергә кичке ашка җыелып, сөйләшеп, серләшеп утыруы нинди күңелле иде! Җанга рәхәтлек, тынычлык иңә, якыннарыңның җылы сүзләреннән бөтен борчуларың юкка чыга…

Әйе, бик бәхетле гаиләдә үстем мин, балачагым ямьле үтте, әлхәмдүлилләһ.

- Шәхес буларак тәрбияләнүдә әти-әниегезнең йогынтысы нинди булды?

- Һәр кеше өчен гаилә - тормыш нигезе. Киләчәккәнигез нәкъгаиләдә салына.

Шәхес буларак формалашуыма әтием белән әнием дә, әби-бабам да бәһасез өлеш керттеләр. Аларның бар максаты барыбызга да лаеклы тәрбия, югары белем бирү, безне кеше итү иде.

Олы апам табиб һөнәрен үзләштерде, мин юристлыкка укыдым, сеңелем фармацевт белгечлеген алды. Һәм бу әти-әниебезнең тырышлыгы аркасында. Алар безнең, гыйлем алып, кешеләргә ярдәм итүебезне теләделәр, үз тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмаска өйрәттеләр.

Бабам мине гарәп алфавиты белән таныштырды. Атларга мәхәббәтем дә нәкъ аңардан күчте. Ул мине атта йөрергә өйрәтте. Әтием сәясәт, тарих турында күп сөйли иде. Әниебез белән әбиебез, әлбәттә инде, безне хатын-кыз булу серләренә төшендерделәр.

Шунысы да мөһим, алар безгә ныклы ышаныч белдерәләр, ә без шушы ышанычны тулысынча акларга тырыша идек.

Әти-әниебез, әби-бабабыз бездә үзләрендә булган барлык күркәм сыйфатларны тәрбияләргә тырыштылар. Һәм без аларга гомеребез буе рәхмәтле булачакбыз.    

- Хәләл җефетегез сезгә нинди мөнәсәбәт күрсәтеп яши, ул сезнең башлангычларыгызны хуплыймы, җәмәгать эшләрендә ярдәм итәме?

- Ирем Илгизәр белән унбер ел бергә гомер итәбез һәм, Аллаһыга мең шөкер, бәхет-сәгадәттә яшибез. Ул миңа һәрьяклап булыша. Каенатам белән каенанам да – минем өчен бик якын кешеләр, беркайчан да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Алардан һәм хәләл җефетемнән башка тормышта уңышларга ирешә алмас идем. Үзләренә рәхмәтем чиксез.

- Сез – өч бала анасы. Аларга нинди сыйфатлар сеңдерергә тырышасыз?

- Әти-әнием миненичектәрбияләде,балаларымашундый тәрбия бирәм. Эш сөючән, гыйлемгә омтылучан булырга, үз хаталарын төзәтә белергә өйрәтәм. Намуслылык, гаделлек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатларын сеңдерергә тырышам.

-  Гаиләгездә үз гореф-гадәтләрегез бармы?

- Минем балачактагы гадәт безнең гаиләдә дә дәвам итә — берәр эш эшләгәндә татар җырларын җырлыйбыз.

Шулай ук мин киләчәккә хатлар язып, аларны тартмачыкта саклап тотам. Бу болай башланды — балаларым кечкенә булганда беренче тешләре кайчан чыкканын, беренче адымнарын кайчан ясаганнарын, беренче сүзләре нинди булганын язып бара идем. Аннары киләчәктә, инде алар үсеп җиткәч, үзләренә әйтергә теләгән сүзләремне яза башладым. Ә бервакыт балалар тартмачыкны табып алып, бу турыда белгәч, үзләре дә киләчәккә хатлар яза башладылар.

- Белгәнемчә, сез дә, ирегез дә шәригать кануннарын үтәп яшисез. Дингә ничек килдегез?

- Мин кечкенәдән дини мохиттә үстем. Бабам әйткән азан моңнары әле дә колагымда яңгырый. Иртән торып, аның намаз укыганын күзәтеп тора идем. Инде әйткәнемчә, бабай миңа гарәп алфавитын өйрәтте, дин турында күп сөйли иде.

Гаиләбездә мәҗлесләр гел үткәрелеп торды, ураза тоттылар, корбан чалдылар. Бәләкәй чагыбызда мәчеткә тәравих намазларына да бара идек.

Әнием Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт тәрбияләде. Аның кулында гел тәсбих булды, һәрвакыт догаларын укып торды. Нәкъ әнием миңа доганың көчен аңлау мөмкинлеген бирде. Нәкъ аның изге догалары безгә тормышта ярдәм итте, дип саныйм. “Кайда гына булсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә, Раббыбыз барысын да күреп тора. Авыр вакытларда Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итегез, шатлыклы чакларыгызда Аңа рәхмәтләр әйтеп торыгыз”, — дия иде ул.

Кызганыч ки, әнием вафат булды. Мин аның: “Үз өммәтеңә файдалы бул”, — дигән васыятен үтәп яшәргә тырышам.

Институтта беренче курста укыганда, шулай кирәклеген үзем аңлап, яулык бәйләдем, озын итәк кидем. Шуннан бирле, әлхәмдүлилләһ, йөрәгемдәге иманымны саклап яшим, намазларымны калдырмаска тырышам.

Балаларыбызга да дин нигезләрен өйрәтәбез. Әмма аларны мәҗбүриләргә ярамый. Иң хәерлесе – үзтормышың, кылгангамәлләреңбеләнүрнәк булырга кирәк.

- Кешеләрдә нинди сыйфатларга өстенлек бирәсез?

-  Эчкерсез, туры сүзле, намуслы, рухи яктан көчле, мәрхәмәтле шәхесләрне яратам. Үземнән дә шуны ук таләп итәм.

- Үзегезгә карата гадел тәнкыйтьләү сүзләрен ничек кабул итәсез?

- Гадел, файда китерә торган тәнкыйтьләү сүзләре тормышыңа, хезмәтеңә уңай үзгәрешләр кертергә булыша, дип саныйм.

- Дилфүзә, сезнеңчә, заманча татар хатын-кызы нинди булырга тиеш?

- Белемле, даими рәвештә гыйлем өстәп торырга, үсештә булырга кирәк, чөнки хатын-кыз – балалар тәрбияләүче.

Рухи яктан көчле булырга тиеш, чөнки ул – ире өчен ышанычлы тыл.

Хатын-кызга иманлы, гел догада булуы мөһим, дип саныйм. Нәкъ күңелдәге иман кешенең рухи сәламәтлеген саклый. Ә ананың баласына кылган догасы кабул була, диелә динебездә.

-  Хатын-кызның бәхете нидә? Сез бәхетлеме?

- Хатын-кызның бәхете — гаиләдә. Мин бәхетле, Аллаһыга мең шөкер. Ышанычлы терәгем — ирем, газиз балаларым, туганнарым бар.       

Тормышта үз урынымны табуым, кешеләргә, диндәшләремә, милләттәшләремә ярдәм итә алуым сөендерә.

Барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылам.   

82 4 5 6 7 9 10 3 1

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (42), 2024 ел.

 

Просмотров: 512

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>