Нәселләре белән уңганнар!

1 Бәһрәмия ханым кызлары Дания, Наилә һәм Алсу белән

Бәһрәмия ханым кызлары Дания, Наилә һәм Алсу белән

Авылының асыл хатын-кызы

Уңган-булган, эшчән, тырыш халык яшәгән авыллар гөрләп торалар, алга баралар, гел үсештә һәм аларның киләчәге дә якты. Похвистнево районында урнашкан Гали авылы нәкъ шундый уңышлы авыллардан санала. Биредә гомер итүче булдыклы, эшлекле, хезмәт сөючән кешеләр туган җирләренең данын еракларга тараталар. Монда күбесе зурдан-зур теплицаларда үстерелгән яшелчәләрен, үзләре асрап суйган мал-туарның хәләл итен сатып көн күрә. Гомумән, Галинең хатын-кызлары аш-суга уңган, ир-атлары исә оста куллы.

Бу авылның йөзен чагылдырып, саклап яшәүче шундый күркәм кешеләрнең берсе — 77 яшьлек Бәһрәмия Зәйнетдин кызы Латыйпова үзе дә булдыклы, өч кызын – Дания, Наилә, Алсуны да ул шундый ук уңган-булган итеп, эш белән тәрбияләп үстергән.

“Бәһрәмия ханым бер дә тик тормый. Ә аш-суга оста инде, исләрең китәр! Әлеге көндә дә гел пешеренә, тортларга кадәр ясый ул.

Үзе дә бик тә уңган, чая, җитез, матур тормыш корган хатын, балаларын да тәртип-әдәпкә өйрәткән, үзләрендә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән.

Күңеле дә киң Бәһрәмия ханымның, барысына да ярдәм итәргә тырыша, туганнарын, күршеләрен бик якын күрә”, — дигән сүзләр белән тасвирлыйлар авылдашлары язмам героен.

Бәһрәмия апага балачагыннан тормыш нужасын күреп үсәргә туры килгән. Гаиләдә алар алты бала булганнар.

- Инәкәй белән колхоз кырларына чөгендер алырга да йөрдем, Самарга күкәй сатарга да бара идем. Яшьтән авыр эшләр эшләргә туры килде инде, нишлисең бит. Аның каравы барысына да өйрәндек, хезмәттән беркайчан да курыкмадым, гомер буе тормыш дилбегәсен нык тотып яшәдем. Бик күп сынаулар аша үтәргә туры килсә дә, Аллаһыга мең шөкер, сынмадым-сыгылмадым, — дип сөйли милләттәшебез.

Ә бит, чыннан да, Бәһрәмия апа кыенлыкларны күп күргән. Ире Мидхәт 37 яшендә дөнья куйгач, 36 яшьлек хатын өч кызын берүзе үстергән. Сәламәтлек ягыннан да күп авырлыклар кичергән, юл һәлакәте дә читләп узмаган аны. Һәм дә инде, әлбәттә, газиз балаларын аякка бастырыр, аларны кеше арасында ким-хур итмәс өчен күп һәм катлаулы хезмәт куярга туры килгән аңа.

Бәһрәмия апа җәйләрен колхозда чөгендердә эшләсә, кышларын Куйбышев баш киемнәре фабрикасының Галидәге филиалында тегү теккән.  

- Фуражкалар, җиңсез күлмәкләр, буркалар җитештерә идек. Цехтан тыш, мин әле өемдә дә тегү белән шөгыльләндем. Салкыннарда машиналар, тракторлар “туңмасын” өчен аларның алларын капларга тышлыклар тектем. Бу авыр эшне башкарырга кызларым бик нык булышалар иде.

Аларны аякка бастырыр, олы тормыш юлына чыгарып җибәрер өчен тырышырга туры килде инде. Икешәр сыер асрадым, орлык суганы (Галидә аны чәмчүк дип атыйлар – авт. искәрмәсе) үстереп саттым.  Автобуста, поезда Чиләбе өлкәсенең Златоуст, Южноуральск шәһәрләре, Башкортостанның Учалы, Белорецк шәһәрләре базарларына йөрдем. Ел саен 4 – 5шәр тонна чәмчүк чыга иде.

Еракларга чыгып киткән чакларда балаларымны әти-әнием, туганнарым караштылар. Әле дә ярый, әткәй белән инәкәй янәшәдә генә яшиләр иде. Ирем вафат булганнан соң, бер ел дигәндә, әтием дә үлде. Әнием 89 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Соңгы елларда аны үзем карадым.

Кызганыч ки, алты баладан без Рәсимә сеңелем белән икәү генә калдык, калганнары гүр ияләре булдылар, — дип сөйли Бәһрәмия апа.

Акыллы, зыялы, тәртипле, җаваплы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тырыш, эшчән кеше буларак, авылдашлары арасында хөрмәт һәм абруй казанган ул. Шуңа күрә 1967 елда аны район Советына депутат итеп сайлаганнар. Һәм өстенә нинди генә вазифа алмасын, милләттәшебез аны җиренә җиткереп, намус белән башкарган. Шуңа күрә Бәһрәмия апа бүгенге көндә дә Гали халкы арасында хөрмәтле, абруйлы, мактаулы ханым булып яши бирә.

Тәүфыйклы балалар тәрбияләгән ана буларак та аны үрнәккә куярлык.

- Наилә кызым миңа: “Әй, әнием, безне эшләтеп үстердең дә инде”, — ди. Шулай инде, авыл баласы кечкенәдән хезмәттә. Бигрәк тә аталары булмагач, тырышырга туры килде бәбкәйләремә. Эш кушкач, иренебрәк торсалар: “Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнгәнегез – үзегез өчен, балакайларым”, — дия идем үзләренә. Гәрчә алар мине күз карашымнан ук аңлыйлар иде.

Әлхәмдүлилләһ, лаеклы кешеләр булып җитлектеләр, битемә кызыллык китермәделәр, гел ярдәм итеп торалар, кадер-хөрмәттә яшәтәләр һәм үзләренә шундый тәрбия биргәнем өчен рәхмәтләрен белдерәләр. Аллаһыга шөкер, өч киявем — Рәшит, Рәфыйк, Равил дә уңганнар, бик әйбәтләр, рәхмәт яугыры, мине үз әниләредәй күрәләр, — ди Бәһрәмия апа.

Милләттәшебез – затлы нәсел дәвамчысы. Әтисе, әнисе ягыннан әбиләре шундый уңган булганнар аның. Әткәсенең атасы кәсепчелек иткән. Ике бабасы да — муллалар.

- Сәлахетдин бабам писер (писарь) булган, авыл советында эшләгән. Писер Сәлахетдин дип йөрткәннәр аны.

Инәкәем Кәримә ягыннан барысы да диярлек оста тегүчеләр, хәтта шигырь язучылар да бар.

Камалетдин бабам миңа кечкенәдән догалар өйрәтте. Гомумән, дини мохиттә тәрбияләндем мин. Аллаһыга шөкер, намазларны калдырмыйм.

Үз гомеремә бик күп авырлыклар кичерергә туры килсә дә, Аллаһы Тәгалә биргәненә канәгать булып, бәхет тоеп, исән-сау булуыма, туган һәр көнгә, бала-оныкларыма куанып, Раббыбызга барысы өчен дә шөкерана кылып яшим, — дип тәмамлады сүзен Бәһрәмия ханым.

Милләттәшебезнең кызлары һәм кияүләре – Дания белән Рәшит Латыйповлар, Наилә һәм Рәфыйк Кыяметдиновлар, Алсу белән Равил Сафиуллиннар менә инде бик күп еллар кәсепчелек белән шөгыльләнәләр.

“Җимеш бәлешләрен әнием өйрәткәнчә пешерәм”

Рәфыйк һәм Наилә Кыяметдиновлар

Рәфыйк һәм Наилә Кыяметдиновлар

Наилә һәм Рәфыйк Кыяметдиновлар баштагы мәлләрдә яшелчә, ит сатканнар. Помидор, кыяр үстерер өчен — зур теплицалары, күпләп мал асрар өчен зур абзарлары булган. Ә сигез ел элек алар Галидә кулинария ачып җибәргәннәр.

- Баштан район кулланучылар җәмгыяте (райпо) авылыбыз универсамының бер почмагын арендага биргән иде. Шунда кулинария ачып эшли башладык, — дип сөйләп китте Наилә ханым. — Ә өч ел элек безгә әлеге бинаны сатып алырга тәкъдим иттеләр. Бер бүлегендә ирем хуҗалык кирәк-яраклары сата, икенче бүлегендә кулинария эшли. Ә бер бүлмәне арендага бирдем, анда Вайлдберриз пункты урнашты, халыкка товарларны үзем биреп җибәрәм.

Әнисенә охшап, аш-суга оста булган Наилә апа элгәре мәктәп укучылары өчен өендә камыр ризыклары пешерә торган булган, чөнки шимбәдә балалар укыган, ә ашханә бу көнне эшләмәгән. Соңрак инде аның кулинария ачу идеясе барлыкка килгән. Хәзер хуҗабикәнең тәмледән-тәмле өчпочмакларын, бәрәңге пәрәмәчләрен, камырдагы сосискаларын, пиццаларын, венгерча эремчек шәңгәләрен һәм яңа суйган иттән ясалган пилмән, мантый кебек ярымфабрикатларын авылдашлары гына түгел, ә район үзәгендә, тирә-як авылларда яшәүчеләр дә бик теләп сатып алалар. Бәйрәм табыннары оештыручылар, дини мәҗлесләр уздыручылар җиләк-җимеш һәм ит бәлешләренә заказ бирәләр. Вак бәлешне дә бик яраталар икән. Камыр ризыкларыннан тыш, бавыр кәтлитләре, тавык пешереп, салат ясап бирергә дә сорыйлар ди. Әйе, профессиональ дәрәҗәдәге оста әзерләгән ашамлыкларның тәме дә, сыйфаты да башка була бит ул!

Наилә ханым һәм аның хезмәткәрләре кулинариядә

Наилә ханым һәм аның хезмәткәрләре кулинариядә

Сыйфат дигәннән, кулинариядә ак май, югары сортлы он, куе сөт, хәләл ит кенә кулланалар, шуңа күрә монда җитештерелгән ризыкларны халык бик теләп ала, яратып ашый һәм аларны яңадан килеп ала.

- Җимеш бәлешләрен әнием өйрәткәнчә пешерәм, шуңа күрә алар бик тәмле килеп чыгалар да. Инәкәебез аш-суга бик тә оста бит безнең. Рәхмәт яусын, безгә дә кулинария серләрен өйрәтте.

Аннары, күңел җылыңны биреп пешерергә кирәк. Камыр кәефне сизә дигән сүз дә дөрес ул, — дип уртаклаша Наилә ханым.

Аның сүзләренчә, коллективта хөкем сөргән мохит та мөһим. Аның җитәкчелеге астында өч хатын-кыз эшли.

- Гөлнара, Гөлшат апа, Гөлназ шулхәтле әйбәтләр, рәхмәт яусын үзләренә, киңәшләшеп, рәхәтләнеп эшлибез. Алар булмаса, үзем генә бу күләмдәге мәшәкатьләрне башкарып чыга алмас идем, — дип шатланып сөйли ул.

Рульдә йөрүче Наилә ханым кирәк чакта заказларны кешеләрнең өйләренә илтеп тә бирә икән.

Әлбәттә инде, нинди генә уңган булсаң да, янәшәңдә ныклы терәк юк икән, тормышта зур уңышларга ирешүе авырга туры килер иде. Наилә ханымның янында шушындый ышанычлы таянычы – сөекле хәләл җефете Рәфыйк бар. Бергә гомер итүләренә 30 ел булган инде. Ике бала үстергәннәр алар. Ләйсәннәре Равил исемле акыллы егеткә кияүгә чыккан, алар Свердлау өлкәсендә яшиләр, уллары Әмиргә биш яшь тулган. Икенче кызлары Әлфия Самарда төзелеш көллиятендә белем ала.

әфыйк әфәнде, Наилә ханым, кызлары Ләйсән, Әлфия, кияүләре Равил

Рәфыйк әфәнде, Наилә ханым, кызлары Ләйсән, Әлфия, кияүләре Равил

- Өйләнешкәч, кечкенә өйгә килеп кердек, бернәрсәбез дә юк иде диярлек. Шулай, тырышып-тырмашып, әкрен генә барысын да булдырдык, әлхәмдүлилләһ. Инәкәй дә, туганнар да бик булыштылар. Ирем өйне үз куллары белән салды, бар нәрсәне үзе эшли ул. Аллаһыга шөкер, хәзер бөтен әйберебез дә бар. Раббыбыз исәнлек-саулыктан аермасын.

Ике туганнарым — Мөдәррис абыем белән аның хатыны Рузалия апага, Расих абыема да бик рәхмәтлебез. Мәрхүм Расих абый өйләр салганда бик булышты. Мөдәррис абый белән Рузалия апа кулинария ачканда зур ярдәм күрсәттеләр, әле бүгенге көндә дә гел хуплап торалар. Шундый туганнар булуы – олы бәхет.

Гомумән, авылыбыз күркәм безнең, халкы миһербанлы, ярдәмчел, дус, бердәм. Шәһәрне беркайчан да яратмадым. Авыл җирендә шундый рәхәт ич!

Әлхәмдүлилләһ, тормышымнан бик канәгать мин. Әнием исән-сау, туганнарыбыз белән гөр килеп яшибез, ирем әйбәт, балаларыбыз урнашкан, эшләребез уң бара. Раббыбыз киләчәктә дә Үз ярдәменнән ташламасын, — дип Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укый Наилә Кыяметдинова.

Киләчәккә планнары белән дә уртаклашты ул:

- Эшне тагын да яхшырту турында гел уйланып йөрим. Алга таба, Аллаһы насыйп итсә, менюны киңәйтеп, салатлар ясарга, икенче ашлар пешерергә дә исәп бар. Һәрхәлдә, киләчәктә дә халык күңеленә ятарлык, яхшы сыйфатлы, тәмле ризыклар җитештерергә ниятлибез.

“Сәләттән тыш, теләк һәм тырышлык булуы мөһим”

 Равил һәм Алсу Сафиуллиннар

Равил һәм Алсу Сафиуллиннар

Алсу һәм Равил Сафиуллиннар менә инде бик күп еллар ит саталар.

25 ел буена Әлмәт шәһәре базарларына йөргәннәр алар. Күп итеп сыерлар, атлар, үгезләр асраганнар. Галидән дә, башка авыллардан да маллар алганнар, һәм Равил әфәнде аларны үзе суя торган булган. Ә сигез ел элек туган авылларында йорт сатып алып, кибет ачканнар.

- Әлхәмдүлилләһ, юл газапларыннан котылдык, беркайда да йөрмибез, үзебездә генә сатабыз. Терлекне дә алай күп итеп асрамыйбыз хәзер. Авылыбыз кешеләренә Аллаһының рәхмәте яусын – малны үстереп торалар, безгә башлата да саталар, итләтә дә тапшыралар, — дип сөенечен белдерә Алсу ханым.

Аларның кибетенә ит алырга авылдашлары гына түгел, Похвистневодан да, Богырысланнан да киләләр. Хәтта Самардан, Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кунакка кайтучы кешеләр да алып китәләр. Хуҗаларга, яңа суйган, хәләл итләрен телеңне йотарлык, дип мактап, рәхмәтләрен белдерәләр.

Уңган-булган Сафиуллиннар шулай ук үзләре җитештергән пилмән, мантый, тулма (голубцы), колбаса, казылык, тутырмалар да саталар бит әле. Ышанычлы ярдәмчеләре дә бар аларның -  Рәдифә, Раилә ханымнар, Татьянахезмәтләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар.Кибеттә сатучы булып Равил әфәнденеңапасы,ачык йөзле, татлы сүзле Рузалия ханым эшли.

- Эшкуарлык хезмәтен һәркем булдыра алмый бит. Моңа сәләт сезнең гаиләгезгә кайдан килде икән? – дип кызыксындым Алсу ападан.

- Нәселдән килгән сәләттер инде бу. Әтием ягыннан Латыйповлар гомер буе кәсеп иткәннәр. Әткәем дә, аның абыйсы Мөҗәһит тә шушы эш белән шөгыльләнгәннәр. Ике туганнарым, Мөҗәһит абыйның малайлары да -эшмәкәрләр. Кызганыч ки,Расих абыем якты дөньядан бик иртә китеп барды шул. Мөдәррис абыем Похвистневода ит эшкәртү предприятиесен җитәкли.

Мөҗәһит абый да, Мөдәррис, Расих абыйларым да безгә бик күп ярдәм иттеләр. Аларга үз гомеребезгә рәхмәтле булачакбыз.

Аннары, шуны да әйтеп үтәсем килә – берәр нинди эш, шул ук кәсепчелек белән шөгыльләнер өчен сәләт кенә җитәрлек түгел, минемчә, теләк һәм тырышлык булуы да бик мөһим. Гомумән, безнең Гали авылы халкы бик уңган, хезмәт сөючән бит. Теплицаларда яшелчә үстерәләр, маллар суялар да продукцияләрен шунда ук сатып та кайталар. Бер-берсенә карап эшлиләр, ялкауланып ятмыйлар, тырышып-тырмашып дөнья көтәләр, — дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

Сөбханаллаһ, Сафиуллиннарның эшләре уңышлы бара, тормышлары гөрләп тора. Алсу ханым белән Равил әфәнде 31 ел бергә гомер итәләр. Яшьтән дуслашып йөргәннәр алар. 20 яшьлек егет армиядән кайткач та, өйләнешкәннәр. Алсу ханымга әле 18 яшь кенә булган. “Без Равил белән 31 ел гына түгел, әйтерсең лә гомер буе бергә инде. Аның белән бәхетле булып яшим, Аллаһыга шөкер”, — дип елмая ул.

Равил әфәнде һәм Алсу ханым уллары Рафаэль, Расих һәм киленнәре Фәридә белән

Равил әфәнде һәм Алсу ханым уллары Рафаэль, Расих һәм киленнәре Фәридә белән

Ике бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Олы уллары Рафаэль, әти-әнисе эзеннән китеп, кәсепчелек белән шөгыльләнә. Шәһәрдә институт тәмамлагач, заводка эшкә урнашкан ул. Әмма күңеле газиз туган авылына тарткан, һәм егет, Галигә кайтып, биредә йорт алган. Күп итеп терлек асраучы Рафаэль Похвистнево мәчетендә кибет ачкан да анда ит, үзе җитештергән колбаса-казылыклар сата. Хатыны Фәридә, бер яшьлек кызы Мәдинә белән матур тормыш алып баралар. 

Сафиуллиннарның икенче уллары Расих Самарда политехника техникумында белем ала.

- Сөекле инәкәем белән төп йортта яшибез. Равилнең әти-әнисе дә бездән ерак түгел генә торалар. Алар янына көн саен барып йөрибез, хәлләрен белеп, булышып кайтабыз. Каенатам белән каенанам бик әйбәтләр, мөнәсәбәтләребез яхшы безнең, беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады.

Әлмәткә йөргән чакларыбызда балаларыбызны минем инәкәй һәм биатам белән бианам карадылар. Үзләренә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Раббыбыз киләчәктә дә шулай бергәләшеп, хәерле тормышта гомер итәргә насыйп итсен, — дип тәмамлады сүзен Алсу ханым.

Язмам геройлары турында аларның авылдашы, җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәүсәрия ханым Шәйхетдинова түбәндәге фикерләре белән уртаклашты:

“Бәһрәмия апа да, аның кызлары, кияүләре дә — авылыбызның күркәм, һәрьяклап тәртипле шәхесләре. Бик тә тырыш, хезмәт сөючән, эшлекле, булдыклы кешеләр, аларның күңелләре дә саф, калебләре да пакь.

Аллаһы Тәгалә бу бәндәләргә миһербанлык, ярдәмчеллек, кешелеклелек кебек сыйфатларны мул итеп биргән. Галидә нинди генә чаралар, бәйрәмнәр, мәҗлесләр узмасын, Рәфыйк белән Наилә, Равил белән Алсу иң беренчеләрдән булып акчалата да булышалар, хәләл ризыкларыннан да өлеш чыгаралар. Махсус хәрби операция зонасына да гел ярдәм җибәреп, мәчет-мәдрәсәләргә дә сәдакаларын биреп торалар алар.

Авылыбыз хатын-кызлары Наиләнең кулинариясенә үзләре әзерләгән ризыкларны сатуга куялар. Кемдер бавырсак пешереп, кемдер торт ясап, кемдер токмач кисеп китерә. Шул рәвешле уңганбикәләребез үзләренә аз гына булса да акча эшлиләр.

Авылыбызның асыл хатын-кызы, лаеклы балалар тәрбияләгән Бәһрәмия апа – кызлары белән дә, кияүләре белән дә горурлана ала торган Ана. Нәселләре белән уңганнар алар. Киләчәктә дә бу зур, тату гаиләгә бәхетле тормышларда авылыбыз күрке булып яшәргә язсын!”

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 1 (46), 2025 ел.       

 

Просмотров: 584

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>