Мәрдегали кызы Гөлфия Таҗетдинова белән Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбендә узган өлкә татар теле олимпиадасында таныштык без. Тыйнак, мөлаем, нурлы йөзле, озын күлмәк кигән, яулык бәйләгән бу ханым шунда ук игътибарымны җәлеп итте. Сүз кушкач, аның Камышлы районының Яңа Усман авылыннан килүе ачыкланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ул укучыларын олимпиадада катнашырга алып килгән икән. Без аның белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп киттек, яшь арабыз бер ел гына булгач, бик тиз уртак тел дә таптык. Йомшак тавышлы, зыялы, сүзен салмак кына, үлчәп кенә сөйләүче Гөлфия ханым белән аралашканда чын укытучы нәкъ шундый булырга тиеш, дип уйлап куйдым. Үзе дини, мәдрәсәдә гыйлем алган, шәригать кануннарын үтәп яши.
Милләттәшебез менә инде 22 ел буена балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли, аның бай, аһәңле булуын, ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген төшендерә. Шулай ук ул күп еллар рус теле һәм әдәбияты дәресләрен дә алып бара.
Оренбург өлкәсенең Северный районында урнашкан Бакай авылында туып-үскән Гөлфия, мәктәптән соң Самар дәүләт педагогика университетының милли бүлегендә белем алып, рус һәм татар телләрен укытырга хокуклы белгеч булып чыга. Тормышын Яңа Усман егете белән бәйләп, иренең туган авылында төпләнгәч, мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаша. Ә тора-бара рус теле дәресләрен дә алып бара башлый.
Гөлфия даими рәвештә һөнәри сыйфатларын, профессиональлеген үстерү өстендә эшли, Казан федераль университетында укып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын ала.
- Бу һөнәр турында балачактан хыялландым мин. Күрше-тирә балаларны тезеп утырта идем дә, кулыма күрсәткеч таяк (указка) тотып, имеш дәрес алып бара идем, — дип елмая әңгәмәдәшем.
Бертуган апасының, әтисе белән әнисенең сеңелләренең укытучы булулары да аңа тәэсир итмичә калмагандыр.
- Телебез әти, әни, дип татарча ачылды, авыз тутырып татарча сөйләшеп үстек без. Мәктәптә дә мин татар теле дәресләрен аеруча яраттым. Ана телебез бит ул, җанга газиз, күңелгә якын. Татар теле укытучысы булуыма шатланып туя алмыйм. Балаларда туган телебезгә кызыксыну уятыр, мәхәббәт тәрбияләр өчен бар көчемне куеп эшлим.
Тик шунысы кызганыч — татар теле һәм әдәбияты дәресләренә икесенә бергә атнасына бары тик бер сәгать кенә каралган. Тиешле күләмдә белем бирер өчен бу ифрат та әз. 10 – 11нче сыйныфларда исә татар теле бөтенләй укытылмый, — дип уртаклаша Гөлфия.
- Ә укучылар ана телен ничек үзләштерәләр? – дип кызыксындым аңардан.
- Төрлесе төрлечә. Гаиләләрендә татарча аралашкан балалар җиңел өйрәнәләр, алар белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәсең. Ә менә өйләрендә туган тел яңгырамый икән, мондый укучыларга төшенүе авыр инде. Аннары, кайберәүләр кызыксынып, тырышлык куеп укыйлар. Кайсыберләре исә татар телен кирәксенмиләр. Ә бит теләк булуы бик мөһим. Менә, мәсәлән, мәктәпне тәмамлаган бер укучым – чеп-чи урыс кызы татар телендә шундый яхшы сөйләшә иде, исләрең китәр! Без аның белән гел татарча аралаша идек. Миңа матур итеп, татар телендә Гөлфия апай, дип эндәшә иде ул. Теләк булгач, булдырасың, дип әйтәсем килә. Татар балалары да туган телләрен шулай ук кирәксенсеннәр иде. Ә моның өчен эшне, әлбәттә, гаиләдән башларга. Балада сабый чактан, бишектән үк ана теленә мәхәббәт тәрбияләү мөһим. Ул татарча яхшы белсен өчен гаиләдә һәрвакыт туган тел яңгырарга тиеш. Бигрәк тә бала күп вакытын әти-әнисе, әби-бабасы белән уздыра бит. Ә без — укытучылар укучыларга телне дәрес кысаларында гына укытабыз. Бигрәк тә бер сәгать эчендә аларга нәрсә генә өйрәтеп өлгерик икән дип аптырыйбыз.
Хәзер хәтта авыл балаларының да рус теленә күчүе, әлбәттә, күңелне борчый.
- Укучыларыгызда татар теленә кызыксыну уятыр өчен нинди ысуллар кулланасыз?
- Моның өчен дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Аларны заманча технологияләр, иллюстратив материаллар белән баетам. Кечерәк сыйныфларда татар мультфильмнарын күрсәткәлим. Өлкән классларда аудио һәм видеоязмалар кулланам.
Менә татар язучыларының, шагыйрьләренең әсәрләрен дә укысалар иде дә бит, әмма бездә әдәбият дәреслекләре юк шул. Бу бер зур проблема булып тора.
- Ата-аналар балаларының татар телен өйрәнүләрен телиләрме?
- Теләмиләр, дип әйтеп булмый, чөнки бу очракта алар тиешле гариза язарлар иде. “Балабыз татарча белми бит, русча гына сөйләшә”, — дип борчылучылар да бар, әмма никтер үзләре нарасыйлары белән ана телендә аралашмыйлар.
Иң беренче чиратта, кешеләрдә милли үзаңны үстерү өстендә эшләргә кирәктер. Ә бүгенге көндә, кызганычка, үзләре дә туган телләрен кирәксенмәүче һәм инде тиешенчә аны балаларына да өйрәтмәүче татарлар күп. Ә бит тел бетсә, халык бетә.
- Хезмәтеңдә тәрбия мәcьәләләре нинди урын алып тора?
- Мин һәр дәрестә әз генә булса да тәрбия турында сөйләп китәм. Сыйныф җитәкчесе буларак та моңа зур игътибар бирәм. Төрле мисаллар китереп, лаеклы кешеләрне үрнәккә куеп, укучыларымда рухый-әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, — дигән бит бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин.
Балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненеңәһәмияте зур. Шуңа күрә дингә нигезләнгән тәрбияви әңгәмәләр дә үткәрәм.
- Укытучыга нинди сыйфатларга ия булу мөһим?
- Үз фәнен яхшы белергә, киң күңелле, сабыр, балаларга карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга, бөтен укучыларын бертигез күрергә тиеш.
Шулай ук укучыларга ачык йөз күрсәтергә кирәк. Эчең тулы ут янса да, мәктәп бусагасын атлап кергәч, йөзеңдә елмаю балкысын. Балалар безнең начар кәефне күрергә тиеш түгел.
- Хезмәтеңнән канәгатьме?
- Сүз дә юк! Үземне башка һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм. Балаларны өзелеп сөям бит мин. Бигрәк тә укучыларың: “Апа, без сезне яратабыз”, — дип торганда ничек канәгать булмыйсың ди инде! Пандемия вакытында читтән торып укытканда үзләрен бик сагына идем.
Аннары, балаларга газиз ана телебезне өйрәтүем зур ләззәт китерә. Ә инде алар аны теләп, яратып үзләштерәләр икән, бу — минем өчен олы бәхет.
- Татар теленең киләчәген ничек күзаллыйсың?
- Барысы да бары тик үзебездән генә тора! Ана телендә аралашсак, аны балаларыбызга, оныкларыбызга өйрәтсәк, милли үзаңны үстерү өстендә эшләсәк, киләчәге булыр, Аллаһы теләсә.
- Коллективыгызда нинди мөнәсәбәтләр хөкем сөрә?
- Оста һәм зирәк җитәкче булган директорыбыз Гүзәл Камил кызы Маннапованың кул астында бердәм булып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлибез. Мәктәпкә урнашкач, беренче мәлләрдә хезмәттәшләрем миңа бик булыштылар. Хәзер дә гел хуплап торалар. Барысына да бик рәхмәтлемен.
- Гөлфия, гаиләң турында да әйтеп үтсәң иде.
- Ирем Ришат белән 24 ел бергә гомер итәбез. Каенатам Рәшит, каенанам Мәдхия белән бер йортта яшибез. Мөнәсәбәтләребез бик әйбәт, зур, тату гаилә без. Әлхәмдүлилләһ, үз әтием Мәрдегали белән әнием Әлфия дә исән-саулар. Безгә лаеклы тәрбия биргәннәре өчен мин үзләренә бик рәхмәтле.
Ирдән уңдым мин, Раббыма мең шөкер, һәр адымда аның ярдәмен тоеп яшим. Без аның белән гел бергә, бөтен эшне бергәләп эшлибез. Ул да дин юлында, бергә авылыбыз мәдрәсәсендә белем алдык.
Ике малай үстердек. 23 яшьлек Рөстәм безнең белән тора, авылда нефть оешмасында эшли. Кече улыбыз Рифатка 20 яшь, ул Самарда инженер хезмәтен башкара.
- Балаларыгыз татар телен беләме?
- Әйе, сабый чактан татарча сөйләшеп үстеләр алар. Гомумән, гаиләбездә ана теле генә яңгырый. Балалар бакчасына йөргән чакларында русча сөйләшергә маташканнар иде. “Мин мама түгел, мин – әни”, — дип бер әйтүем җитте үзләренә.
- Синең өчен кемнәр үрнәк булып тора?
- Мине дини мохиттә тәрбияләгән, үгет-нәсыйхәтләрен күңелгә сеңдергән әби-бабайларым, тормыш кыйммәтләрен аңлатып үстергән әти-әнием, тирән белем биргән укытучыларым, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче хезмәттәшләрем.
- Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?
- Миһербанлы, кызганучан, арттан сөйләп йөрмичә, күзгә карап, турыдан-туры әйтүчеләрне якын күрәм.
- Тормышыңны яңадан башларга туры килсә, берәр нәрсәне үзгәртер идеңме?
- Юк, бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Аллаһы Тәгалә биргәненә канәгать булып, бәхетле гомер кичерәм. Иртән ашкынып яраткан эшемә барам, кичен ашкынып газиз гаиләм янына кайтам, әлхәмдүлилләһ.
- Тәҗрибәле мөгаллимә буларак, яшь укытучыларга нинди киңәшләреңне җиткерер идең?
- Түземле булыгыз, авырлыклардан курыкмагыз, дияр идем. Һәр хезмәтнең үз катлаулыклары бар. Чыдамлы булмасаң, эштә дә, тормыш көткәндә дә кыенга туры киләчәк. Татар халкы юкка гына: “Сабыр төбе – сары алтын”, — дип әйтмәгән бит инде.
Балаларны яратып, хезмәтләрен тырышып башкарырга киңәш итәр идем. Шулай булганда, укучылар да мәхәббәт белән җавап бирер, эшләре дә үзләренә ләззәт китерер.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 1 (46), 2025 ел.
Просмотров: 475