Казанышлары өчен — Татарстан Республикасы бүләге

fPOxQexxOBIКазанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара. Аның эшендә Самар өлкәсеннән 45 делегат катнаша. Читать полностью

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Рәшид улы САБИРОВка!

e2e5248fe59dda3487f433be1f07631bf2c3c535d8e78ae740f08c286e33Хөрмәтле Радик әфәнде!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сезне Татарстан Республикасы һәм илебез күләмендәге та­тарларның ихтирамын яула­ган шәхес буларак беләбез һәм хөр­мәт итәбез. Мил­ләтебезне, телебезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.

Ильяс Гомәр улы Шәкүров, 

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Риф Рәфыйк улы МАННАНОВка!

БукетСезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.