Сабыйлардан Җәннәт исе килә

1Тәртипле, әдәпле, тәрбияле кешеләр авыл күрке булып торалар. Шушындый шәхесләр исемлегенә кергән Рөстәм Гомәр улы һәм Камилә Камил кызы Шәйхетдиновлар да — Похвистнево районы Гали авылының күркәм, тырыш, үрнәккә куярлык яшь гаиләләренең берсе.

Яшь булсалар да, Рөстәм белән Камиләнең дүрт балалары бар инде.

23 4

- Кызыбыз белән улларыбыз – Раббыбыз биргән иң зурбүләк, алар – өйнең яме, тормышыбызның мәгънәсе, безнең өчен олы бәхет.

Сабый – Җәннәт нигъмәте ул. АңарданҖәннәт исе килә, дип юкка гына әйтмиләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. дә: «Балалар – тормыш чәчәкләре. Балалар -Җәннәт күбәләкләре», - дигән бит, — дип олуг сөенеч белдереп сөйлиләр бер-бер артлы туган балаларын өзелеп яратучы, һәрберсенә тиешле игътибар биреп үстерүче Шәйхетдиновлар. 

- Мин беркайчан да күп балалы әни булырмын дип уйламаган идем. Аллаһы Тәгалә миңа шундый дәрәҗә бүләк итте, һәм мин моңа шатланып туя алмыйм.

Эчке тойгыларымны шагыйрә Гөләра Шәрипованың шигъри юллары ачык чагылдыра:

“Иң бәхетле мизгел тормышыңда –
Сабыеңны кулларыңа алу.
Җәннәт исе килгән җимешеңне
Назлап кына күкрәгеңә салу”, — дип елмаеп, куанып сөйли 31 яшьлек Камилә.

5

Беренче баласын 21 яшендә тапкан ул. Олы уллары Самирга быел 11 яшь тулачак. Кызлары Ясминәгә – 10, Исламга 9 яшь булачак. Ә иң кечкенәләре Данияр әле ике яшен тутырмаган.

Шәйхетдиновлар нарасыйларын бергәләшеп үстерәләр. Капитан званиесендә полициядә хезмәт итүче Рөстәмнең (Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы) вакыты тыгыз булуга карамастан, ул да кызы белән улларына тиешлечә игътибар бирә.

- Ирем эш кешесе булгач, әлбәттә, балаларыбыз күбрәк вакытны минем белән уздыралар. Әмма ул да аларны тәрбияләүдә актив катнаша, миңа һәрвакыт ярдәм итә. Малайлар гел әтиләре янында бөтереләләр, аңа йорт эшләрендә булышалар. Рөстәм үзләрен хезмәткә өйрәтә.

Ясминә инде күбрәк минем янымда. Бергәләп ашарга пешерәбез, өйләр җыештырабыз, савыт-сабаны да юыша ул, кечкенә энесен дә карый. Хәер, улларыбыз да Данияргә күз-колак булып торалар.

Әлхәмдүлилләһ, балаларыбыз мәктәптә яхшы укыйлар, тырышалар, өй эшләрен үзләре эшлиләр. Малайлар грек-рим көрәше белән шөгыльләнәләр. Кызыбыз бию түгәрәгенә йөри, — дип сөйли Камилә.

- Хәләл җефетең өметләреңне аклыймы? – дип кызыксындым аңардан.

— Аллаһыга шөкер, Рөстәм мине бәхетле итә, яхшы мөнәсәбәт күрсәтеп яши.

Аның белән аралаша башлагач, шунда ук йөрәгемә ятты ул. Төпле гаиләдән булуын белә идем. Бианам Кәүсәрия безне математикадан укытты, зыялы, саф калебле, пакь күңелле кеше, балаларына да лаеклы тәрбия биргән.

Рөстәм кыю ир-ат булса да, күңеле йомшак аның, бик ярдәмчел, кешелекле, миһербанлы, ышанычлы, максатка омтылучан. Гаиләсен саклап-яклап яши, безнең терәгебез, таянычыбыз. Балаларыбызга яхшы үрнәк күрсәтә.

Ирем миннән ун яшькә олырак, әмма без уртак тел табып яшибез. Аның акыллы сүзләренә һәрвакыт колак салам. Ул да минем фикеремне исәпкә ала, киңәшләшеп гомер итәбез, әлхәмдүлилләһ. Хәләл җефетемә рәхмәтлемен.

— Бәхетле булыр өчен ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш, дип саныйсың?

— Иң беренче чиратта, бер-береңне хөрмәт итү, сабыр булу кирәк. Юл куя белергә. Бер-береңнең сүзен тыңларга. Мәсьәләләрне уртага салып, бергәләп хәл итәргә.

— Пәйгамбәребез с.г.в.: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез”, — дип әйткән. Кызыгыз белән улларыгызга нинди үгет-нәсыйхәтләрегезне җиткерәсез?

— Олыларны хөрмәт итегез, кешегә начар сүз әйтмәгез, берсен дә рәнҗетмәгез, дип вәгазьлибез.
Туганлык җепләрен сакларга өйрәтәбез. Сез – дөньяда бер-берегезгә иң якын кешеләр, үзара ярдәмләшеп, хөрмәтләшеп, яратышып, тату яшәргә, бер-берегезне сакларга, якларга кирәк, дип тукып торабыз.

-  Акыллы балалар тәрбияләүнең сере нидә?

— Аларны яратырга, үзләренә җитәрлек игътибар бирергә кирәк. Шул очракта алар бәхетле дә, тәртипле дә, тәүфыйклы да булачак. Мәхәббәттән күп нәрсә тора, балаларга сөюеңне  күрсәтеп тору мөһим.

— Нарасыйларыгызны тәрбияләүдә кемнәр булыша?

— Әниләребез Кәүсәрия белән Зөлфирә бик тә ярдәм итәләр.

Кәүсәрия әнием белән бер авылда яшәгәч, балалар күбрәк аның янында инде. Ул аларга догалар, намаз уку тәртибен өйрәтә, математика буенча өй эшләрендә булыша, әлеге фәннең нечкәлекләренә төшендерә.

Минем әнием Зөлфирә Балыклы авылында яши, Камышлыда теш табибы кабинетында шәфкать туташы булып эшли. Ул да, ял көннәрендә еш кына безгә килеп, оныклары белән шөгыльләнә, бигрәк тә аларда китап укуга мәхәббәт тәрбияли.

Гали авылында торучы әтием Камил дә безгә зур ярдәм күрсәтә.

Без аларга бик рәхмәтлебез. Әби-бабайлар тәрбиясен алып үскән бала — бәхетле бала ул, чөнки алар – акыл ияләре, катлаулы тормыш юлын үткән тәҗрибәле кешеләр, һәр сүзләре алтын бөртегенә тиң.

Кызыбыз белән улларыбызның шундый бабай белән әбиләре булуына сөенеп туя алмыйбыз.

— Сез җитди, таләпчән яисә йомшак холыклы әниме?

— Йомшаклык та кирәк, таләпчәнлек күрсәтмичә дә булмый. Иң мөһиме – икесенең дә чамасын белү тиешле.

— Бала үз ризыгы белән туа, диләр. Син моның белән килешәсеңме?

— Әйе, хак сүзләр бу. Аллаһы Тәгалә Үзе биргән баланы ризыктан, ярдәменнән калдырмый.

— Балаларыгыз үскәч, аларны кем булып күз алдына китерәсез?

— Без аларның табиб булуларын телибез. Әмма моңа мәҗбүр итмәячәкбез. Үзләре карар кылырга тиеш, дип саныйбыз. Нинди генә һөнәр сайлап алсалар да, без аларны хуплаячакбыз. Иң мөһиме – үзләренә ошасын, күңелләренә ятсын.

Әлегә малайларыбыз, әтиләренә карап, полиция хезмәткәре булырга телиләр. Ә кызыбыз, Кәүсәрия әбием кебек, укытучы булачакмын, ди. Әмма бу балачак хыяллар гына бит әле, үсә төшкәч, әлбәттә, фикерләренең үзгәрүе мөмкин. Безнең өчен исә иң әһәмиятлесе шул ки, исән-сау, бәхетле булсыннар.

— Кайбер хатын-кызлар, үстерүе җиңел түгел, дип, бер бала белән генә чикләнеп калалар. Бу турыда ни дияр идегез?

— Алда әйтеп үткәнебезчә, һәр сабый үз ризыгы белән туа. Аллаһы Тәгалә дөньяга килгән баланы Үз ярдәменнән калдырмый.

Аннары, бер сабыйны үстерүе, киресенчә, авыррак, дип саныйм мин. Берничә бала бер-берсенә иптәш тә, күз-колак та була, бергәләп уйныйлар, бергәләп дәресләр эшлиләр алар, бер-берсенә ярдәм итәләр.

Гүзәл затларыбыз шуны истән чыгармасалар иде -  хатын-кызларга Аллаһы Тәгалә ана булу вазифасын йөкләнгән. Дин буенча без – нәселне дәвам итүчеләр. Ислам карашынча, дөньяда иң күркәм, иң мөкатдәс гамәл — сабыйлартудыруһәм иң саваплы эш — балалар тәрбияләү.

Гомумән, ана булуның әҗере зур аның.Кыямәт көнендә, мөмкинлеге булып та, үзе теләп бала тапмаган хатын-кыз сабыйтудырган хатын-кыздан түбәнрәк дәрәҗәдә була, ди. Шуңа күрә кызларга, кияүгә чыгып, бәби тудыру хәерле.

— Күп балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләме?

— Әйе, ай саен түләүләр каралган, балаларга музейларга, ял итү паркларына, зоопаркларга, күргзәмәләргә керү бушлай, шулай ук җир кишәрлеге, ташламалы ипотека кредиты бирелә һәм башка төрле юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелә.

— Камилә, син өйдә бала карап кына утырмыйсың, яраткан мавыгуларың да бар дип беләм.

— Әйе, мин — фитнес-тренер. Хатын-кызлар белән батутта тренировкалар үткәрәм. Батутта сикерү ябыгыр өчен дә, гомумән, сәламәтлек өчен дә файдалы.

Ялкын төркеме. Камилә Шәйхетдинова (сулдан уңга), Гөлнур Галимова, Гөлнара Низамова, Эльмира Хәбибуллина, Алсу Насыйрова.

«Ялкын»  төркеме. Камилә Шәйхетдинова (сулдан уңга), Гөлнур Галимова, Гөлнара Низамова, Эльмира Хәбибуллина, Алсу Насыйрова.

Шулай ук авылыбызның “Ялкын” төркемендә җырлыйм. Казанда “Кәмит Җәвит” тапшыруында булып кайттык. Анда җырлар башкардык, мәзәкләр сөйләдек.

Төрле конкурсларда, фестивальләрдә дә катнашабыз.

Киләчәктә, Аллаһы насыйп итсә, авылыбызда балалар өчен бию түгәрәге оештырырга ниятлим. Үзләренә татарча биюләр өйрәтергә телим.

Балалар белән эшләр өчен махсус белемем бар – мәктәптән соң мин Похвистнево шәһәрендәге педагогика көллиятендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм тәрбияче һөнәрләрен үзләштердем.

Мондый түгәрәкне нарасыйларга татар биюләрен өйрәтү максатыннан гына түгел, шулай ук аларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, үзләрен татар телендә аралаштыру теләгеннән оештырасым килә. Чөнки, кызганычка, хәзер татар авылларында да малайлар, кызлар күбесенчә урысча сөйләшәләр.

Аянычлы хәл инде бу, моңа йөрәк әрни. Газиз телебезне ничек булса да саклап калырга иде. Тел югалса, милләт югала бит. Ә без – бөек халык, без яшәргә тиеш! Әгәр дә телебезне саклауга, үстерүгә әз генә булса да үз өлешемне кертә алсам, мин бик шат булыр идем.

— Камилә, синеңчә, хатын-кызның бәхете нидә?

— Күп балалы ана булуда, ире белән яратышып, хөрмәтләшеп яшәүдә.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 1 (46), 2025 ел.  

Просмотров: 434

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>