17 майда Гали авылы Мәдәният йортында чираттагы “Халкым минем” фестивале үтте
Похвистнево районында милли татар мәдәниятен саклау һәм торгызу буенча зур эш алып барыла. 18 ел буе район күләмендә үткәрелеп килгән “Халкым минем” фестивале 2022 елдан «Похвистнево районында халык мәдәниятен үстерү» максатчан программасына керә һәм өлкә фестивале кысаларында үткәрелә башлый.
Вакытында әлеге фестивальнең инициаторы һәм оештыручысы Похвистнево районы “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, акыллы һәм энергиясе ташып торган Расих Мөҗәһит улы Латыйпов иде. Кызганычка, ул инде безнең арабызда юк. Милли җанлы кеше үз тирәсенә педагогларны, мәдәният хезмәткәрләрен, җәмәгатьчелекне туплый алды һәм шуның белән җәмгыятебезне олы дәрәҗәгә күтәрде.
Быелгы фестивальнең тематикасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде, әлбәттә. Гомумән, 2025 ел — Россия өчен үзенчәлекле ел. Ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында уза. Бу ике изге дата юлыбызны яктыртып тора, дөньяда тынычлык урнаштыру мөһимлеген искәртә.
Бүген инде Бөек Ватан сугышы батырларының оныклары, иңгә-иң куеп, нацизм белән көрәшәләр. Ата-бабаларыбыз батырлыгы хәзерге сугышта да кабатлана. Бүген без горурланып әйтә алабыз: ирләребез һәм улларыбыз – чын геройлар, җиңүчеләр буынының лаеклы варислары!
Быелгы фестивальдә Похвистнево районы иҗат коллективлары һәм Кләүле районының Назаровка авылы үзешчәннәре катнашты. Чара бердәм театральләштерелгән тамаша, яки дивертисмент формасында узды.
Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укыгыз.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 658
Добавить комментарий