Миляуша Айтуганова и Рамиль Тухватуллин презентовали Муфтию идею фильма о Марджани / Миләүшә Айтуганова һәм Рамил Төхвәтуллин Мөфтигә Мәрҗани турында фильм идеясен тәкъдим итте

DSC_9590В 6-й день месяца зульхиджа (2 июня), резиденцию ДУМ РТ посетили директор “Татаркино” Миляуша Айтуганова и известный деятель культуры Рамиль Тухватуллин. Гости презентовали Муфтию Татарстана Камилю хазрату Самигуллину и его заместителю, генеральному директору ИД “Хузур” Ришату хазрату Хамидуллину идею художественного фильма о выдающемся татарском богослове, философе, ученом и просветителе Шигабутдине Марджани «Учитель».

Муфтий поддержал значимую инициативу и выразил готовность оказать консультационное содействие в создании киноленты. Он также подчеркнул, что в числе мероприятий в рамках статуса «Казань — культурная столица Исламского мира 2026» этот проект мог бы стать одним из самых знаковых. 

Миляуша Лябибовна отметила, что в производстве полнометражного исторического фильма «Учитель» участвуют кинокомпания «Фильм Фьюжн ПРО» на базе ФГУП «Киноконцерн «Мосфильм», Министерство культуры РФ, Агентство кинематографии при Министерстве культуры Республики Узбекистан и ГБУК Республики Татарстан «Татаркино». 

По словам гостей, в основу сюжетной линии кинофильма «Учитель» лягут детство, отрочество богослова и годы его становления как ученого. Съемки фильма на территории Республики Татарстан запланированы на июль, в Бухаре и Самарканде – на октябрь 2025 года.

Муфтий Камиль хазрат поделился с авторами проекта сведениями о жизнедеятельности и трудах Ш.Марджани. Так, он рассказал, что Шигабутдин хазрат был одновременно силен духовно и физически, сообщил, что его научно-богословское наследие широко изучено и высоко ценится в исламских странах, рекомендовал ознакомиться с трудами зарубежных специалистов о великом татарском ученом.

Гости также подчеркнули символичность в том, что в 2025 году статус культурной столицы исламского мира носит город Самарканд в Узбекистане, а в 2026 году этот статус переходит городу Казань.

dumrt.ru

***

Зөлхиҗә аеның 6 нчы көнендә (2 июнь) «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова һәм танылган мәдәният эшлеклесе Рамил Төхфәтуллин Диния нәзарәтендә булды. Кунаклар Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм аның урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллинга күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турындагы нәфис фильм идеясен тәкъдим итте. Мөфти бу башлангычны хуплады һәм фильмны төшерүдә консультацион ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Ул шулай ук «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларындагы чаралар арасында бу проект иң әһәмиятлеләренең берсе була алыр иде дигән фикердә торуын әйтте.

Миләүшә Ләбиб кызы сүзләренчә, “Укытучы” дигән тулы метражлы кинотасманы төшерүдә «Мосфильм» киноконцерны» базасында «Фильм Фьюжн ПРО», РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.

Кунаклар хәбәр иткәнчә, “Укытучы” кинофильмының сюжет нигезенә дин галименең балачагы, үсмер чагы һәм аның галим буларак формалашу еллары ятачак. Фильм Татарстанда – 2025 елның июлендә, Бохарада һәм Сәмәркандта октябрьдә төшерелер дип көтелә.

Мөфти Камил хәзрәт проект авторлары белән Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы, эшчәнлеге һәм хезмәтләре турында мәгълүматлар белән уртаклашты. Ул Шиһабетдин хәзрәтнең бер үк вакытта рухи һәм физик яктан көчле булуын, аның фәнни-дини мирасының ислам илләрендә киң өйрәнелүен һәм югары бәяләнүен әйтте, чит ил галимнәренең бөек татар галиме турындагы хезмәтләре белән танышырга тәкъдим итте.

Кунаклар шулай ук 2025 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын Үзбәкстандагы Сәмәрканд шәһәре йөртүенең символик булуын ассызыкладылар, ә 2026 елда бу статус Казан шәһәренә күчәчәк.

dumrt.ru

Просмотров: 364

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>