«Ведь песни Ильгама Шакирова — не просто песни, для многих они — голос эпохи, память, связанная с событиями, людьми в их жизни»
Перед началом концерта гостей поприветствовала основатель “Калеб”, заместитель руководителя исполкома Казани по социальным вопросам Гузель Сагитова.
«Для нашего поколения это очень волнительное событие, потому что выступать в историческом здании театра Камала — это и большое счастье, и ответственность. В первые годы “Калеб” проводил свои мероприятия в Малом зале, и эта сцена тогда нам казалась очень большой. Ильгам Шакиров для “Калеб” человек очень близкий, 10 лет назад мы в Филармонии организовали его 80-летие, тогда в честь него были написаны стихи. Сегодня мы снова услышим стихи, посвященные ему».
Требуется большая смелость, чтобы поставить рядом испытанные временем песни с совершенно новыми. Тем более, эти новые композиции созданы авторами, объединенными в команды посредством жребия — тоже интересно. Но молодые творцы пошли на такой шаг, браво! Это уже не просто собрать свои бонусы, исполняя в обновленном виде песни, успевшие прочно укрепиться в сердцах людей. Это не “Узгэреш жиле”, не тот случай, когда артисты делят между собой ретро-песни. Написать что-то свое, и представить на суд зрителя одновременно с известными композициями — действительно смелый, отважный шаг.
Безусловно, когда слушаеш знаменитые «Идел буе каеннары», «Җиз кыңгырау моңнары», «Син сазыңны уйнадың» Ильгама абый, ты качаешься на волнах знакомой песни. Когда звучит песня новая, в одних из них эти волны куда-то исчезают, и ты будто со стуком падаешь на сухой берег, а в других — волна продолжает ласково качать.
Со сцены прозвучали песни в исполнении Филюса Кагирова, Алины Шарипзяновой, Артура Исламова, Эльзы Исламовой, Илюсы Хузиной, Азата Каримова, Алины Каримовой, Ильгиза Мухутдинова, Гульназ Закировой, Айгуль Гардисламовой, Алсу Файзуллиной, Динара Шарафутдинова, Элины Сафиной, Рустама Хусаинова. Должен был выступить и Алмас Хусаинов, но он поехал петь на “Новой волне” в Москве. А юный Рустам Хусаинов оказался не его сыном, как я поначалу подумала, а просто однофамильцем. И тоже тенором.
“Мы увидели Рустама на одном из конкурсов на “Шаян ТВ” и представили здесь как молодое поколение “Калеб”. Этот уникальный ребенок растет на репертуаре Ильгама Шакирова. Песню “Не улетай, соловей” они спели трио вместе с Филюсом Кагировым, Ильгизом Мухутдиновым”, — рассказала о юном даровании куратор проектов “Калеб” Лилия Гараева.
Песни исполнялись в сопровождении оркестра Тинчуринского театра. Руководитель — Ильяс Камал.
Прозвучала также одна из любимых моих песен из созданных “Калеб” — “Егет жыры” (“Песня джигита”) в исполнении Азата Каримова (слова Гелюсы Батталовой, музыка Ильдара Камалова).
Песня “Ак калфак” в исполнении Татьяны Ефремовой, как и сама певица и вовсе стали чем-то новым для зрителя. Интересно, что сказал бы сам Ильгам абый, услышав “Ак калфак” в женском исполнении? Это невозможно описать никакими словами, можно только слушать. Переход к следующей песне — легкой, ритмичной «Композитор егеткә» (“Композитору”) от Ильмира Низамова и Йолдыз Миннуллиной, тоже получился интересным. Судя по названию, песня, конечно, посвящена самому Эльмиру.
Затаив дыхание, я слушала песни «Җиз кыңгырау моңнары» в исполнении Филюса Кагирова и «Син сазыңны уйнадың» в исполнении Алины Шарипзяновой. Вспоминала своего покойного отца, как он пел эти песни. Думаю, многие в зале пережили подобные чувства. Ведь песни Ильгама Шакирова — не просто песни, для многих они — голос эпохи, память, связанная с событиями, людьми в их жизни.
«Нет уж, как же он похож?! Ильгама Шакирова не может заменить никакой ИИ. Ильгам абый — он неповторимый»
Если основой концерта стали песни, олицетворяющие две эпохи, два века, то связывали их между собой стихи — посвящения Ильгаму Шакирову, созданные под влиянием личности легендарного певца, а также голос самого Ильгама абый, который “оживили” при помощи искусственного интеллекта (куда уж без него, это же модно), и, конечно, шутливые тексты ведущих.
Свои стихи со сцены прочитали Лилия Гибадуллина, Гелюса Батталова, Эльвира Хадиева, Йолдыз Миннуллина, Рифат Салах, Булат Ибрагим. Их стихи были пронизаны духом Ильгама Шакирова, но в то же время — что-то очень свое, личное. И прекрасно, что читали их сами авторы — каждый из этих поэтов способен держать залы. Приобщить зрителя к настоящей поэзии — это тоже похвальный поступок организаторов.
Цитаты из разных интервью Ильгама Шакирова прозвучали голосом легендарного певца, пропущенным через искусственный интеллект. Мы не стали бы возражать, даже если бы вы так не заморачивались, ребята и девчата, поскольку мы — поколение, которое слушало голос Ильгама абый не в записи, а вживую. Если скажу, что созданный вашим ИИ голос даже близко не голос Ильгама абый, не обижайтесь, ладно?
«Нет уж, как же он похож?! Ильгама Шакирова не может заменить никакой ИИ. Ильгам абый — он неповторимый», – сказали и сами ведущие.
Кстати о ведущих — для этой роли были выбраны Эмиль Талипов из Камаловского театра и Резеда Салахова из Тинчуринского. Их диалоги стали веселой и актуальной частью концерта:
«– Вот же, участники “Калеб” посвятили гимн артистам…
- Да, будто о себе слушала. “Калеб” пишет гимн артистам театра, а ваш театр теперь выпускает спектакли о великих певцах и певицах. Спектакль про Альфию Авзалову уже посмотрели. А об Ильгаме Шакирове когда выйдет?
- Спектакли о личностях у нас ведь делает Айдар Заббаров..
- И что?
- Говорят, он к вам уходит, в театр Тинчурина. Видимо, Ильгама абый Пискунов будет играть.
- Отлично, пусть будет так!
- Как же я это переживу…
- Как-нибудь переживешь! Не надо завидовать! Мы согласны!
- Вы-то может и согласны, нам не хочется отпускать… Согласны они… Ладно, это, надеюсь, просто слухи. Вокруг талантливых людей обычно разных сплетен бывает много. Как говорил Ильгам абый — пусть говорят, вы не бойтесь, когда обсуждают, бойтесь того, что обсуждать даже не будут: “Придет время — о вас никто и не вспомнит”…
Диалог был хороший. Но только вот песня, предшествовавшая этому диалогу… как бы помягче сказать… была “так себе”. Алина Шарипзянова исполнила песню «Мин яшим сәхнәдә» (“Я живу на сцене”), написанную Эльмиром Низамовым и Луизой Янсуар для артистки Кариевского театра Алсу Файзуллиной. Песню, специально написанную для выпускницы Казанской консерватории, ныне драматической актрисы, работающей в Кариевском театре Алсу Файзуллиной исполняет Алина Шарипзянова, как ни жаль. Она пела, энергично двигая частями тела, громко, выжимая максимум из своего голоса. Видимо, показывала, как играет на сцене плохая драматическая актриса. А сама Алсу Файзуллина исполнила другую песню — написанную для нее Лилией Гибадуллиной и Гульназ Закировой “Балам” (“Дитя мое”). Она талантливая драматическая актриса с прекрасным вокалом. Но не пробивная.
«– Ух ты, какое красивое платье! А я в этом же костюме. Блестит и переливается!»
Концерт из двух отделений, не надоедая, шел долго. Битком набитый зал до конца оставался полным.
К финалу еще один диалог. Правда, этот диалог был не в финале. Почему-то организаторы решили завершить концерт выступлением Артура Исламова (вместе с Эльзой Исламовой-Заяри). Филюс Кагиров, возможно, не смог остаться… Или сейчас уже нет такого, чтобы самые популярные пели в конце? Даже не знаю. Хотя, скорее всего последней она стала из-за названия — песня “Казань” (музыка Миляуши Хайруллиной, стихи Гелюсы Батталовой).
Извините, отвлеклась, а диалог, точнее — монолог, примерно такой:
«– Ух ты, какое красивое платье! А я в этом же костюме. Блестит и переливается! Точно как наше новое здание.
– …
– Даже не думайте, новое здание мы вам не отдадим! Режиссера им отдавай, театр… Говорят, еще и к новому зданию нашему присматриваются…
– Лично я — нет. Платье красивое. Спасибо!»
***
Камал театрының Татарстан урамында урнашкан Тарихи сәхнәсендә «Калеб» яшь буын җыены тарафыннан оештырылган, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты узды. Тамашачылар арасында безнең хәбәрчеләребез дә бар иде.
«Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертының төп идеясе, нигезе – Илһам Шакиров җырларының «Калеб» яңа буын «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган җырлар белән янәшә яңгыравы.
Концерт алдыннан тамашачыларны «Калеб» яңа буын җыр җыенының оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде: «Безнең өчен бүген бик дулкынландыргыч вакыйга, чөнки Камал театрының тарихи бинасында чыгыш ясау ул – зур бәхет тә, зур җаваплылык та. «Калеб»не башлаганда, беренче елларда без Камал театрының кече сәхнәсендә чыгыш ясый идек, ул вакытта ул сәхнә безгә бик зур булып күренә иде. «Калеб» өчен Илһам абый Шакиров бик якын кеше, 10 ел элек без Филармониядә аның 80 яшьлек юбилеен оештырган идек, ул вакытта махсус аның өчен шигырьләр дә язылган иде. Бүген дә аңа атап язылган шигырьләр сәхнәдә яңгыраячак», – диде ул.
ххх
Вакыт сынавын узган җырлар белән өр-яңа җырларны янәшә кую – оештыручыларның зур батырлыгы. Әле бит ул яңа җырларның шобага аша берләшкән команда тарафыннан язылган булуы да кызыклы. Әмма яшьләр бу адымга барды, афәрин! Бу инде – халык күңеленә сеңеп беткән җырларны яңартып җырлап үз бонусларыңны җыю гына түгел, җәмәгать! «Үзгәреш җиле» дә, эстрада җырчыларының элекке җырларны бүлешүе дә түгел, үз җырыңны язып, аны танылган җырлар янәшәсенә куярга курыкмау – чыннан батыр адым.
Әлбәттә, Илһам абыйның «Идел буе каеннары»н, «Җиз кыңгырау моңнары»н, «Син сазымңны уйнадың»ны тыңлаганда, таныш җыр дулкынында тирбәләсең. Яңа җыр яңгыраганда аларның кайсыберләрендә ул дулкыннар каядыр югалып, «дөп» итеп коры яр буена барып төшкәндәй буласың, кайсысында дулкын иркәләвен дәвам итә.
Сәхнәдән Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Гөлназ Закирова, Айгөл Гардисламова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов башкаруында җырлар яңгырады. Алмас Хөсәенов та булырга тиеш булган, Мәскәүдә «Новая волна»да булып кына катнаша алмый калган. Рөстәм Хөсәенов дигән яшь егет – улымы әллә, дисәм, түгел икән, фамилиядәш кенә булып чыкты. Һәм тенордаш.
«Без Рөстәмне «Шаян ТВ»дагы бер конкурста күреп алдык һәм биредә «Калеб»нең яшь буыны буларак тәкъдим иттек. Ул уникаль бала Илһам Шакиров репертуарында үсә. Концертта «Китмә, сандугач» җырын Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов белән бергә трио булып җырладылар», – диде яшь җырчы егет турында «Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.
Җырлар Тинчурин театры оркестрына кушылып башкарылды. Оркестрның җитәкчесе – Ильяс Камал.
Минем «Калеб»леләр иҗатыннан иң яраткан җырларымның берсе – Азат Кәримов башкаруында «Егет җыры» (Гөлүсә Батталова шигыре, Илдар Камалов көе) да яңгырады.
Татьяна Ефремованың «Ак калфак» җыры һәм, гомумән, үзе дә, кайбер тамашачы өчен яңалык булган икән. Илһам абый үзе нәрсә дип әйткән булыр иде икән «Ак калфак»ны хатын-кыз башкаруында тыңлагач? Аны бернинди сүзләр белән дә тасвирлап бетереп булмый, аны тыңларга гына була. Шушы җырдан соң «Композитор егеткә» дигән җиңел җырга күчүе дә кызыклы. Әлеге җырны «Калеб» лабораториясе кысаларында Эльмир Низамов белән Йолдыз Миңнуллина язган. Исеменнән күренгәнчә, Эльмирның үзенә багышланган инде, әлбәттә.
Филүс Каһиров башкаруында «Җиз кыңгырау моңнары»н һәм Алинә Шәрипҗанова башкаруында «Син сазыңны уйнадың» җырларын онытылып тыңладым. Әти мәрхүм җырлый иде, дип, әтиемне дә искә алдым. Мөгаен, күпләрне истәлекләр биләп алгандыр бу җырларны тыңлаганда. Чыннан да, Илһам абый репертуарындагы җырлар күпләр өчен җыр гына түгел ләбаса, чор тавышы да, ниндидер вакыйгалар, шәхесләр белән бәйле хатирәләр дә.
ххх
Концерт дибез икән, төп урынны ике чор, ике гасыр җырлары алып торса, ул җырларны шагыйрьләрнең Илһам Шакиров тәэсирендә туган шигырь-багышлаулары һәм ясалма фәһем (ансыз буламыни бу заманда, мода бит) ярдәмендә яңгыраган Илһам абый тавышы һәм, әлбәттә, алып баручыларның шаяртулы текстлары да тоташтырды.
Шагыйрьләрдән – Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Эльвира Һадиева, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, Булат Ибраһим үз шигырьләрен яңгыратты. Төп тема Илһам Шакировның рухы булса да, шигырьләрнең һәрберсе үзенчәлекле. Аларны тамашачы игътибарына шагыйрьләрнең үзләре тәкъдим итүе яхшы. Ул шагыйрьләрнең һәрберсе шигыре белән сәхнә тота ала. Концерт карарга килгән тамашачыны җитди шигырь тыңларга өйрәтү – яхшы гамәл.
Илһам Шакировның әңгәмәләреннән җыелган фикерләрне легендар җырчының ясалма фәһем аша үткәрелгән тавышы яңгыратты. Ясалма фәһемнән тавыш ясатып тормасагыз да ачуланмас идек, егетләр-кызлар, Илһам абый тавышын язмада түгел, тереләй ишеткән буын бит без, ясалма фәһемегез ясаган тавышы Илһам абый тавышына якын да килми, дисәм, үпкәләмәгез, яме.
«Юк инде, юк, кая охшасын инде?! Илһам абый Шакировны бернинди ясалма фәһем дә алыштыра алмый. Илһам абый ул – кабатланмас», – диде алып баручылар үзләре дә.
Алып баручылар дигәннән, әлеге вазифага Камал театрыннан Эмиль Талипов белән Тинчурин театрыннан Резеда Сәлахова сайланган. Аларның үзара диалоглары концертның күңелле һәм актуаль өлеше булды:
«– Менә бит, «Калеб»леләр артистларга да гимн язганнар. Сәрвәр булам, ди, ә!
Әйе, үзем турында тыңлаган кебек булдым. Карале, гимн дигәннән, «Калеб»леләр театр артистлары турында чыгарса, сезнең театр бөек җырчыларга карата спектакльләр чыгара башлады. Әлфия Авзаловага багышланган спектакльне карадык инде. Ә Илһам Шакировка багышланганы кайчан чыга?
Шәхесләргә багышланган спектакльләрне бит безнең Айдар Җаббаров куя…
Шуннан?
Аны сезгә китә, дип сөйлиләр, Кәрим Тинчурин театрына. Илһам абыйны Пискунов уйнар инде.
Амин, шулай булсын!
Ничек күтәрермен инде, малай…
Ничек тә күтәрерсең инде, малай! Көнләшмә, яме! Без риза! Биш куллап риза!
Сез ризадыр да, безнең җибәрәсе килми шул… Алар риза… Ярар, бу – гайбәт кенәдер инде, иншаллаһ! Талантлы кешеләр тирәсендә гайбәт күп була инде ул. Илһам абый әйтмешли, сөйләсеннәр, сез сөйләгәннән курыкмагыз, сөйләмәгәннән куркыгыз! «Килер бер вакыт – сезне искә дә алучы булмас», – дигән Илһам абый.
Диалогы күңелле иде. Диалог алдыннан башкарылган җыр гына… ничек йомшак әйтим икән… кыскасы, руслар әйтмешли, «так себе». Алинә Шәрипҗанова Эльмир Низамов белән Луиза Янсуар Кариев театры артисты Алсу Фәйзуллина өчен язган «Мин яшим сәхнәдә» дигән җырны башкарды. Казан консерваториясен тәмамлап Кариев театрында эшли торган драма артисты Алсу Фәйзуллина өчен махсус язылган җырны хәзер Алинә башкара, ни кызганыч. Сыгылып-бөгелеп, бик каты кычкырып башкарды ул аны. Ул – начар драма артистының сәхнәдә шулайрак уйнавын күрсәтте булса кирәк. Ә Алсу Фәйзуллина үзе башка җырны – үзе өчен Лилия Гыйбадуллина һәм Гөлназ Закирова язган «Балам» җырын башкарды. Затлы вокалы булган талантлы драма артисты шул ул. Әрсезлеге генә юк.
ххх
Ике бүлектән торган концерт ялыктырмый-нитми генә озак барды. Шыгрым тулы зал азакка кадәр тулы булып калды.
Финалга тагын бер диалог. Дөрес, ул диалог финалда түгел иде. Ни өчендер оештыручылар финалга Артур Исламовны (Эльза Исламова-Заяри белән бергә) чыгарырга карар иткән. Филүс Каһировның китәсе җире булгандыр, бәлки… Әллә хәзер иң популярлар азактан җырламыймы?.. Белмим тагын. Хәер, җыр «Казан» (Миләүшә Хәйруллина көе, Гөлүсә Батталова шигыре) дип аталганга азакка куелгандыр.
Гафу итегез, читкәрәк киттем, ә диалог, дөресрәге, монолог болайрак:
«– Алла, бигрәк матур күлмәк киеп чыккан, минем һаман шул кәчтүм. Безнең яңа бина кебек елтыр-елтыр килә, малай.
– …
– Уйламагыз да, яңа бинаны сезгә бирмибез. Режиссерын да бир, театрын да… Әле бу бинага да кызыгып йөриләр, дип сөйлиләр, дөрес булса…
– Шәхсән мин кызыкмыйм. Күлмәгем матур. Рәхмәт!»
Просмотров: 381
Ильгам Шакировның моңлы тавышы үзәккә үтеп керә иде. Самарада соңгы концертын карарга да насыйп булды. Урыны җәннәттә булсын.