Cоциаль хезмәткәрләр көне белән!

день социального работникаХөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм һәм катлаулы хезмәтегез, шәфкатьлегегез һәм риясызлыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм!
Социаль яклау хезмәткәрләре көне — кешеләрнең моң зарларын тыңлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучыларның һөнәри бәйрәме. Яклауга мохтажларның, авыр хәллеләрнең проблемаларына беркайчан да битараф калмыйча, тәҗрибәгезне һәм җан җылыгызны кушып, ярдәмгә килерсез дип өметләнеп калабыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр, әмма кирәкле хезмәтегездә уңышлар телим. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт һәрвакыт фидакарь хезмәтегезгә лаеклы бүләк булыр.
И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1358

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>