Сабан туе елга бер килә,
Күңел ачыйк әле җырлап-биеп бер,
Ямьле милли Сабан туебызда
Бәйрәм итү — үзе бер гомер!
Быел Идел һәм Жигули таулары итәгендә үсеп чыккан мәһабәт Тольятти шәһәренә 288 яшь тула. Татар милли мохтарияте эшчәнлегенә 24 ел гына булса да, Сабан туе биредә инде 37нче мәртәбә узды. Әлбәттә, иганәчеләр ярдәме белән. Чөнки сәхнә урнаштыру гына да бит ат бәясенә төшә. Калган чыгымнарны санап та торасы юк инде. Шуңа да карамастан, бәйрәм иң югары дәрәҗәдә узды дисәм дә, ялгышмам.
Сабан туе сәхнәсендә Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Идел” жыр һәм бию ансамбленең яңа буын балалары, Тольяттиның һәвәскәр артистлары, ерактагы якын дусларыбыз — Татарстанның Балык бистәсеннән килгән үзешчән артистлар чыгыш ясадылар. Татарстанның атказанган һәм халык артисты Раяз Фасыйхов, популяр җырчы Нияз Җәләлев чыгышлары күңелебезгә аеруча хуш килде. Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова, популяр җырчы Фәрит Таишев, чагыштыргысыз Ләйлә Таишева сәхнәбезнең йөзек кашы булып ялтырадылар.
Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров бәйрәмне ачып җибәргәч, сәхнәгә мәртәбәле кунакларыбыз — шәһәр башлыгы Илья Сухих, Губерна Думасы рәисе урынбасары Екатерина Кузьмичева, депутат Владимир Бокк, шәһәр Думасы рәисе Сергей Рузанов, депутатлар Руслан Әмитов, Дмитрий Лаврусь чыктылар. Төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, шәһәр халкына матур теләкләрен җиткереп, Сабан туе бәйрәменә хәер-фатихасын бирде.
Мәкалә тулысынча газетабызның 7 июнь санында басылып чыкты.
Зөлфия ГАЛИХАНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 375