Чишмәгә – яңа сулыш

25Яңа Ярмәк авылы халкы “Бүләнтәй” чишмәсен төзекләндереп, зур бәйрәм оештырды

Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Җирнең җаны булган су чыганаклары барыбызга да газиз, кадерле. Чишмәнең суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт, көч-куәт бирә. Кадерле нигъмәттән учларыңа алып су эчәсең икән, бар борчулар онытыла, иңнәреңнән авыр йөк төшкән сыман була… Шуңа күрә һәммәбез дә чишмәләрне тәртиптә тотарга, сакларга бурычлыбыз.

Яңа Ярмәк авылындагы “Бүләнтәй” чишмәсе инде күптән чистартуга һәм төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Дүрт ел элек авыл депутатлары Эдуард Кәрәм улы Зәйдуллин (2023 елда мәрхүм булды, урыны җәннәт түрләрендә булсын) һәм Рузалия Мөхтәр кызы Гафурова инициативалары белән төзекләндерү эшләре башланды, изге чишмәгә яңа сулыш өрелде. Авыл халкы да аларның бу идеясен хуплап, дәррәү килеп ярдәм итәргә ашыкты, яңа чишмәне ачу көнен якынлаштыруга зур көч салды.

- Чишмәбезне төзекләндерү дүрт елга сузылды.  Тормыш бит, төрле мәшәкатьләр чыгып кына тора. Инде башлап йөрүчебез булган Эдуардыбыз да юк инде… Бирегә килгән саен, аны искә алмыйча калмыйбыз. И-и-ий, бигрәкләр дә игелекле, булдыклы, мәрхәмәтле иде бит ул…

Чишмә тирәсе чатырманлык, чүп оясына әйләнгән иде. Шөкер, Ходай ярдәмен бирде… Күп өмәләр узды, авыл халкы бик теләп катнашты, рәхмәт яусын барысына да. Менә ничек ялт иттереп чистартып куйдык, ял итү өчен уңайлы урын булдырдык. Иркен беседка бар, тирә-як матур итеп төзекләндерелде.

Әйтеп бетергесез ярдәм булды авылдашларымнан. Халык акчалата да күп ярдәм күрсәтте. Бигрәк тә Эдуард белән Розалиянең балалары, әтиләренең хыялын тормышка ашыру өчен, зур өлеш кертеләр, - дип искә ала Рузалия ханым Гафурова.

Гүзәл табигать кочагында урнашкан “Бүләнтәй” чишмәсен ачу тантанасын авылның имамы Рәис хәзрәт Вәлиәхмәтов Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Аннан соң сүз Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшинага, Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдиновка, авыл депутаты Рузалия Мөхтәр кызы Гафуровага бирелде. Алар үз чыгышларында төзелеш эшләренә ярдәм күрсәткән барлык авыл халкына рәхмәтләрен белдерделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Чишмәне төзекләндерүдә зур ярдәм кулы сузучыларга  авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

12 3 4 5 6710 9

111213 14 15 16

Авыл клубы мөдире Алия Хәмидуллина, Исаклыдан кайтып йөрүче талантлы авылдашыбыз Флера Хәлиуллина туган җир, туган авыл, аның гүзәл табигате, салкын сулы йөгерек чишмәләренә соклану хисләре белән сугарылган бәйрәмне эчтәлекле итеп алып бардылар. Әйе, сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләп каршы алган чишмә җыры, талларда өздереп сайраган кошлар моңы – кемне генә сокландырмый да, кемнең генә күңел кылларын тибрәндерми…

Бәйрәм җыр-моңга бик бай булды. Күрше авылның үзешчән артистлары — атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наил әфәнде һәм аның тормыш иптәше Оркыя ханым Галимуллиннар, Иске Ярмәкнең мәдәният йорты аккомпониаторы Динар Гарипов, шулай ук үзебезнең авыл үзешчәннәре Гөлсинур Гафурова, Рәмзия Мифтахова, Кәүсәр Фәйзуллина, Әлфинур Әһлиуллина, читтә яшәүче авылдашларыбыз Флера Хәлиуллина, Сәмига  Әсәдуллина һәм башкалар моңлы җырларын суздылар, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Шагыйрәләребез Галия Сабитова, Гөлсинур Гафурова «Бүләнтәй» чишмәсенә багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, яшь кызлар рәхәтләнеп биеделәр.

22 17 18 19 20 21 24 25 26 27 28 29

Матур концерт караганнан соң, авылдашлар бәйрәмне  тәмле чишмә суыннан кайнатылган чәй табыны янында тәмамладылар. Биредә аларны шулай ук учакта пешкән пылау, шашлык һәм башка тәм-томнар белән дә сыйладылар.

Ризык тулы табын тирәли якын кешеләрең — авылдашларың — белән җыелышып утыру, бер-береңнең күңел җылысын, бер-береңә кирәк булуыңны тою — үзе бер илаһи бәхет, билгеле. Көч, дәрт алырлык туган җире һәм якын кешеләре булганнар, чыннан да, бәхетле. Авылда бу хисләрне аермачык тоясың. Авыл – ул бит үзе бер гаилә…

Апа-абыйлар сыйланган вакытта ветеран укытучы Сания Нуретдинова балаларны җыеп, кызыклы уеннар оештырды, катнашучыларга үзе алган күчтәнәчләрен дә тапшырды. Балалар бик тә канәгать булып калдылар. 

33

31

30

«Бер очрашу – үзе бер гомер», диләр. Чыннан да, матур чара күңелләрне нечкәртеп, сафландырып җибәрде. Йөрәккә дәрт, тәнгә дәрман алдык, гомергә җитәрлек бер хатирә итеп сакларлык бәйрәмдә катнаштык.

“Бүләнтәй” чишмәсе яңаярмәклеләргә тән һәм акыл сихәтлеге биреп, мәңге челтерәп аксын!..

Чишмә бәйрәменнән видеорепортаж:

Римма НУРЕТДИНОВА.

Автор фотосурәтләре һәм видеоязмасы.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 726

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>