Камышлы авылының 204нче мәхәллә имам-хатыйбы Минсәхи Минәхмәт улы БӘДРЕТДИНОВка — 70 яшь!

4eVki7a0RF0Хөрмәтле Минсәхи хәзрәт!

Сезне - Камышлыда яшәүче милләттәшләребезгә, дин кардәшләребезгә армый-талмый ярдәм итеп яшәүче дин әһелен — ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбриклибез! Ислам диненең асыл кыйммәтләрен таратуда куйган тырышлыкларыгыз, милләтебез файдасына китергән игелекләрегез өчен  ихластан рәхмәтебезне белдерәбез.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә корычтай нык исәнлек-саулык, хәерле гомерләр муафык кылсын иде. Киләчәктә дә игелекле эшчәнлегездә уңышлар телибез.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 260

Комментирование запрещено